Тимур Хафизов
Тимур Рамил улы Хафизов (1998 елның 20 июне, Казан, Татарстан) — Россия хоккейчысы, Мәскәү «Спартагы» һөҗүмчесе.
Карьера
Тимур Хафизов 1998 елның 20 июнендә Казанда туа. Хоккей белән биш яшендә Казанның «Ак Барс» командасы мәктәбендә шөгыльләнә башлый[1]. Беренче тренерлары — Андрей Жаренков һәм Олег Яшин. 2013 елда Түбән Кама «Нефтехимик»ына күчә, ә 2015 елдан Яшьләр хоккей лигасында «Реактор» составында чыгыш ясый башлый. 2015 елның 11 сентябрендә МХЛда «Снежные Барсы»га каршы матчта (1:7) дебют ясый[2]. 2015 елның 26 сентябрендә «Авто»га каршы матчта «Реактор» өчен беренче алканы кертә (6:2)[3]. Барлыгы МХЛда 2019 елга кадәр чыгыш ясый, 196 матч уздыра һәм 132 (49+83) очко җыя[4].
2018 елдан башлап «Нефтехимик» Кыйтга хоккей лигасы командасына җәлеп ителә башлый. 2018 елның 1 мартында Магнитогорскның «Металлург» командасына каршы матчта (2:3), мәйданда 50 секунд уздырып, КХЛда дебют ясый[5]. 2018/19 сезонын ЦСК ВВС югары хоккей лигасы командасы составында уздыра. 2018 елның 6 сентябрендә «Лада»га каршы матчта (2:4) ЮХЛда дебют ясый[6]. ЦСК ВВС өчен беренче алканы 2018 елның 4 ноябрендә «Ермак»ка каршы матчта кертә (4:1)[7]. Дебют сезонында ЮХЛда 37 матч уздыра һәм 12 (2+10) очко җыя. 2009/20 сезоныннан КХЛда «Нефтехимик» өчен даими рәвештә чыгыш ясый башлый, 98 матч үткәреп, 20 (11+9) очко җыя.
2021 елның 6 декабрендә Эдуард Гыйматовка алмаштыру нәтиҗәсендә Мәскәү «Спартагы»на күчә[8].
2022 елның 28 октябрендә «Сочи» хоккей клубына күчә[9]. 2024 елның декабрендә клуб белән контрактын 2027 елга кадәр озайта[10].
Җыелма команда карьерасы
2014 елның декабрендә Россиянең 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командасына чакырыла, аның өчен 4 матч уздыра һәм 1 (0+1) очко җыя. 2017 елда 6 матч уздыра һәм Россия яшьләр җыелма командасы өчен 1 (0+1) очко җыя.
Казанышлар
- Яшьләр хоккей лигасы чемпионатында катнаша, 2018 ел;
- Яшьләр хоккей лигасы чемпионаты — плей-оффның иң нәтиҗәле һөҗүмчесе, 2018 ел;
- Континенталь хоккей лигасының йолдызлар уенында катнаша, 2025 ел.
Искәрмәләр
- ↑ Тимур Хафизов: «Прошедший сезон стал для меня хорошим испытанием». hcnh.ru (20 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ Реактор — Снежные Барсы. mhl.khl.ru (11 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ Авто — Реактор. mhl.khl.ru (26 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ Хафизов Тимур. mhl.khl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ Протокол игры: Металлург Мг — Нефтехимик. www.khl.ru (1 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ ЦСК ВВС — Лада. vhlru.ru (6 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ ЦСК ВВС — Ермак. vhlru.ru (4 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ Нападающий Тимур Хафизов перешёл в «Спартак». Официальный сайт ХК «Спартак» (6 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 декабрь 2021.
- ↑ Лаевский, Владимир «Спартак» выменял из «Сочи» нападающего системы «Сент-Луиса» (рус.). www.championat.com (28 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2022.
- ↑ «Сочи» продлил контракт с капитаном команды Хафизовым (2024-12-26). 8 сентябрь 2025 тикшерелде.