Түбән Чулман (милли парк)

«Түбән Кама» милли паркы (рус. Нациаональный парк «Нижняя Кама») — Татарстан территориясендә урнашкан тыюлык. Ул 1991 елның 20 апрелендә ачылган.

Мәйданы — 26 458 га[1]. Парк территориясе түбәндәге функциональ зоналарга бүленә:

  • тыюлык зонасы — 1836 га (6,9 %);
  • аеруча сакланулы зона — 12 995 га (48,9 %);
  • танып-белү туризмы зонасы — 5061 га (19,1 %).

Тарихы

«Түбән Кама» милли паркын төзү

Милли парк 1991 елда РСФСР Министрлар Советының 1991 елның 20 апрелендәге 223 санлы һәм ТАССР Министрлар Кабинетының 1991 елның 19 сентябрендәге 410 санлы карарлары нигезендә оештырыла.

26 мең гектардан артык мәйданны биләгән уникаль табигать җирләре аеруча саклана торган территория статусын алган. Территория Чулман елгасының түбән агымында урнашкан, шул сәбәпле милли паркка «Түбән Кама» исеме бирелгән. Парк территориясе Тукай, Алабуга, Түбән Кама һәм Менделеевск районнары чикләрендә урнашкан.

Гидрографиясе

undefined

Милли парк территориясе Чулман елгасының уң һәм сулъяк ярларында (Түбән Кама сусаклагычының түбәнге сул ярында), Чулман һәм аның кушылдыклары (Туйма, Криуша, Танай, Шилнә) буенда урнашкан. Тугайда грунт суларының дәрәҗәсе 0,5 метрдан 17 метрга кадәр җитә. Елга, күл һәм чишмәләрнең суы гидрокарбонат классына керә.

Түбән Кама су электр станциясе буасыннан түбәнрәк уникаль тугайлар сакланып калган, биредә йөздән күбрәк борынгы күл бар. Аларның иң зурлары — Бока күле (49 га), Брод күле (23 га), Зур күл (22 га), Запесочье күле (20 га), Пурговское күле (14 га), Ике агымлы күле (13 га), Озын (10 га) күл. Күпчелек тугай күлләренең тирәнлеге — 1,5-7 метр.

Зур Наратлыкның төньяк-көнчыгыш өлешендә сай урман күлләре бар. Кече Наратлыктагы торфлы сазлык 38,3 гектар мәйданны били. Боровецк урманының көнбатыш өлешендә чагыштырмача ике зур күл — Кара (1,22 га) һәм Исемсез (1,3 га) урнашкан. Белоус бистәсе янында тегермәнле буа (0,4 га) бар .

Милли парк территориясендә дистәгә якын чишмә ага. Алар арасында иң билгелеләре: Изге шифачы Пантелеймон чишмәсе, Алла Анасының Казан иконасы чишмәсе, Изге Параскева Җомга чишмәсе, «Толкушка», «Урман әкияте», «Чертогорский».

Климаты

Климаты уртача-континенталь. Җәй җылы, кайчакта эссе була. Кыш уртача салкын. Иң җылы ай — июль, уртача айлык һава температурасы +19,6 °С, иң салкын ай — гыйнвар, уртача температура −13,8 °С…-14,0 °С

Еллык явым-төшем күләме — 480—500 мм. Явым-төшемнәрнең 70 % ына якыны елның җылы вакытына туры килә. Кышкы явым-төшем күләме — 160 мм. Кар капламының максималь биеклеге — 74 см, минималь биеклеге — 22 см. Уртача еллык җил тизлеге 3,3-5,0 м/с тәшкил итә. Түбән Кама сусаклагычы йогынтысында су өслегендә һәм яр буе зонасында җил тизлегенең артуы күзәтелә.

Рельефы

«Түбән Кама» милли паркы Көнчыгыш Европа (Рус) тигезлегенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Аның рельефы, нигездә, тигезлекле. Космик зондировка мәгълүматлары караганда, парк территориясендә минималь биеклек — 39 м, максималь биеклек — 198 м, уртача күрсәткеч 82,1 м тәшкил итә.

Рельефның өч генетик категориясе аерып күрсәтелә: денудацион, аккумулятив, эрозия-денудацион. Денудацион рельеф югары Пермь токымнарыннан торган тигезлектән гыйбарәт, аның абсолют биеклеге — 120—160 метр. Су бүленешләре уңай неотектоник хәрәкәтләр нәтиҗәсендә формалашкан. Борынгы һәм хәзерге елга үзәннәре тектоник түбәнлекләргә туры килә.

Махсус сакланыла торган табигый территорияләрнең калган өлешенә геоморфологик яктан елга террасалары комплексы үсеше хас. Чулман тугаеның биеклеге — 58-62 м.

Боровецк урманының төньяк-көнбатыш өлешендә, Чулман елгасы яры буенда рельефның карст формалары үсеш алган. Алар, нигездә, диаметры һәм тирәнлеге аз булмаган бүрәнкәсыман казанлыклардан гыйбарәт.

Хайваннар дөньясының үзенчәлекләре

undefined

Милли паркта имезүчеләрнең 41 (поши, коралай, кабан, селәүсен, бурсык, урман сусары, тиен, ләтчә, кондыз, ондатра, кама, янутсыман эт, һ.б.), кошларның 180 (кара тилгән, көртлекче карчыга, кыр үрдәге, соры челән, зур чуар тукран, тәлләтәвеч, күл акчарлагы, соры ябалак, күкшә), җир-су хайваннарының 10, сөйрәлүчеләрнең 6 (кара елан, бакыр елан, һ.б.), балыкларның 16 (чуртан, сыла балыгы, бөрш, сазан, чөгә, корбан балыгы, шамбы, җәен, синец, этләч, каспий энә балыгы, һ.б.), умырткасызларның 1000 нән артык төре яши.

Искәрмәләр

  1. О парке (рус.). Национальный парк "Нижняя Кама". nkama-park.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2025. [Тикшерелгән 3 апрель 2025]

Әдәбият

  • Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия. — Казань: Ин-т татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2017. — 338—340 с.