Федорова Валентина Павловна

Валентина Павловна Федорова (кыз фамилиясе — Поспелова, 29 гыйнвар 1923, Рус Сарсазы, Татарстан АССР) — йөзьяшәр, Бөек Ватан сугышынада катнашучы, сугышта — рядовой, санитар. Йошкар-Ола шәһәренең мактаулы гражданины (2025)[2][1][3] }}. 2023 елда 100 яшьлек юбилеен билгели[4].

Тормыш юлы

1923 елның 29 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Менделеевск районы, Рус Сарсазы авылында күпбалалы гаиләдә туа[2].

undefined

Сугышка кадәр гаилә Бондюга авылында яши, мәктәптә укый һәм тегү производствосында эшли[5].

1942 елның февралендә санинструкторлар әзерләү курсларын тәмамлый[5]. Рәсми хәрби документларда 1943 елның 19 февралендә Бондюга РХК тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла, кызылармеец, 382 запастагы санитария полкының санитария ротасы сугышчысы[2][6]. Ленинград өлкәсендә сортировка пунктында яралыларны кабул итү, документларын рәсмиләштерү, яраларын бәйләү, аларны карау һәм госпитальләргә озату белән шөгыльләнә[1]. 1943 елның 20 июлендә В. В. Куйбышев исемендәге хастаханәгә, ЭГ-2222 госпиталенә җибәрелә[2].

Җиңүне Ерак Көнчыгышта каршылый. 1945 елның 3 июнендә Ерак Көнчыгыш фронтның 6 аерым разведка батальонында, 2 санитария ротасында хезмәт итә. Мурманск өлкәсендә, Ерак Көнчыгышта сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Сугыштан 1945 елның ноябрендә кайта[7].

Булачак тормыш иптәше, элеккеге танкист Евгений Федоров белән Ленинград өлкәсендә очрашалар. Кызлары туа, ул да, әти-әнисе эзләре буенча, хәрби хезмәтне сайлый[8].

Валентина Павловна, лаеклы ялга чыккач, 20 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Астана шәһәрендә яши. Кызы Ирина Евгеньевна Александрованы хезмәт буенча Екатеринбургка җибәргәч, 2021 елга кадәр шунда яши. Хәзерге вакытта кызы белән кияве тәрбиясендә Йошкар-Олада көн күрә.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[9];
  • Жуков медале[1];
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале.[1];
  • «Японияне җиңгән өчен» медале[1];
  • Йошкар-Ола шәһәренең мактаулы гражданины (2025)[3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Валентина Павловна из Йошкар-Олы отметила 100-летний юбилей (рус.). Герои Отечества (31 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  2. 1 2 3 4 Поспелова Валентина Павловна (рус.). Память народа. Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  3. 1 2 Почетные граждане города Йошкар-Олы (рус.). Собрание депутатов городского округа «Город Йошкар-Ола». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  4. Ямщикова, Инна. В Йошкар-Оле отметила 100-летний юбилей ветеран Великой Отечественной войны Валентина Федорова (рус.). Марийская правда (30 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  5. 1 2 Санинструктор лийын [неопр.]. Кугарня. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
  6. Валентина Павловна из Йошкар-Олы отметила 100-летний юбилей. www.героипфо.рф (31 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2025.
  7. Ямщикова Инна. В Йошкар-Оле отметила 100-летний юбилей ветеран Великой Отечественной войны Валентина Федорова. www.marpravda.ru (30 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2025.
  8. Человек удивительной судьбы. www.чкаловский.екатеринбург.рф (3 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2025.
  9. Федорова Валентина Павловна. Орден Отечественной войны II степени (рус.). Память народа. Министерство обороны Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.