Фәнүзә Нуриева

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Нуриев.

Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева (кыз фамилиясе — Зыязиева, рус. Фануза Шакуровна Нуриева, 8 март 1956, Иске Чүте, Баулы районы) — төрки тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Россия  Федерациясе югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2020), Россия тюркологлар комитеты әгъзасы, Казан федераль университетының докторлык һәм кандидатлык  диссертацияләре яклау советы әгъзасы[1].

Фәнни карашлары укытучысы, төрки әдәби телләр теориясенә нигез салучы, РФ Фәннәр академиясенең корреспондент-әгъзасы Ә. Р. Тенишев йогынтысында формалаша[2].

Тормыш юлы

undefined

1956 елның 8 мартында Татарстан Республикасының Баулы районы, Иске Чүте авылында туа.

Баулы районының Кызылъяр урта мәктәбен тәмамлый.

19741979 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында, татар филологиясе бүлегендә белем ала. Д. Г. Тумашева җитәкчелегендә индивидуаль уку планы буенча шөгыльләнә, чагыштырма-тарихи юнәлештә тикшеренү эшләре башкара.

Хезмәт юлын Буа районының Бәйрәкә-Тамак мәктәбендә татар теле укытучысы вазифасында башлый.

1983 елда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага укырга керә.

1193 елда РФ ФА Тел белеме институтының тюркология һәм монголистика лабораториясе мөдире Ә. Р. Тенишев һәм филология фәннәре докторы Ф. С. Хәкимҗанов җитәкчелегендә «Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358)  әсәренең тел үзенчәлекләре» дигән темага кандидатлык диссертациясен язып яклый.

Соңрак әлеге рухи мирасны таныту юнәлешендә зур эш башкара: «Нәһҗел-фәрадис» әсәренең барлык табылган кулъязмаларын барлап, иң тулы нөсхә нигезендә аны гамәлдәге язуга күчереп, тәрҗемәләр белән нәшер итә. 2019 елда әлеге текстның фәнни транскрипциясе хәзерләнә, рус теленә тәрҗемәсе белән бер китапка берләштереп басыла[3].

1989 елдан Казан дәүләт университетының көнчыгыш телләр кафедрасында эшли башлый, соңрак Татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле кафедрасына күчә.

2008 елдан Казан дәүләт университетының Татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы мөдире.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар тел гыйлеме кафедрасында эшләвен дәвам итә. Тел тарихы, хәзерге татар теле морфологиясе һәм сүз ясалышы фәннәреннән лекцияләр укый[2].

Гыйльми эшчәнлеге

undefined

Фәнүзә Шәкүр кызының киңкырлы фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — әдәби тел тарихын өйрәнү өлкәсе — аңа халыкара абруй алып килә.

2004 елда Казан дәүләт университеты нәшриятында «Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода» фундаменталь хезмәте дөнья күрә. Ул галимәнең докторлык диссертациясенең нигезе булып тора. Хезмәттә Алтын Урданың ике йөз еллык әдәби-мәдәни мирасы туплап өйрәнелә. Күрсәтелгән чорның әдәби текстларын анализлап, Ф. Ш. Нуриева XIV гасыр башыннан Алтын Урданың мәдәни үзәкләрендә төрки-татар әдәби теленең төбәк варианты формалаша башлый дигән нәтиҗәгә килә; төрки тел белемендә кабул ителгән «катнаш тел» термины урынына «норма һәм вариантлык» төшенчәләрен тәкъдим итә[4].

Күпсанлы хезмәтләре төрле ил басмаларында дөнья күрә. Галимә тарафыннан әзерләнгән материаллар «Татар әдәби теле тарихы» (2003), «Татар тарихы» (2004), «Татар әдәбияты» (2015), «The Golden Horde in World History» (2017), «Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр-XX йөз башы)» (2015, 2017) кебек күптомлы хезмәтләрдә урын алган.

Казакъстан Төрки академиясе галимәнең «Атрибуция языка письменных памятников золотоордынского периода» китабы Нурсолтан Назарбаевның кереш сүзе белән 2012 елда Астана шәһәрендә нәшер ителә (2011), гарәп графикасында язылган 1360 нчы елгы кульязмага нигезләнеп әзерләнгән «Мәхмүд әл-Болгари. Нәһҗел Фарадис. Җәннәткә юл» китабын (2002, 2019) бастырып чыгара[5].

Мәхмүд әл-Болгари тормышын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре Болгар ислам академиясендә ачылган Мәхмүд әл-Болгари музеен оештыруга да зур өлеш кертә. 2017 елда Оксфордта басылып чыккан «Татарлар тарихы» («История татар», «The Golden Horde in World History», Oxford, 2017) хезмәтендә Алтын Урда чоры истәлекләренә багышланган шактый күләмле өлеше Фәнүзә Шәкүр кызы тарафыннан языла һәм гомумдөнья галимнәре арасында югары бәяләнә. 2005 елда Берлинда Идел буенда табылган VIII – XIII гасыр рун язмаларын өйрәнүгә багышланган галимәнең хезмәте дөнья күрә («Old Turkic Runic Monuments of the Volga Area», Berlin, 2015).

XVII гасырда төрки халыкларның дөньякүләм тарихтагы урынын, дәрәҗәсен ачыклау өчен яңа материал буларак зур әһәмияткә ия булган, 1612 елда Лейпцигта нәшер ителгән Иероним Мегизерның төрки-латин телендә язылган «Institutiones linguae Turcicae libri quator» грамматикасын Ф. Ш. Нуриева җитәкчелегендә авторлар коллективы татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, 2012 елда киң фәнни җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә.

Фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәләре галимәнең 300 дән артык китап һәм мәкаләләрендә, РГНФ, РФФИ грантлары ярдәмендә башкарылган тикшеренүләрендә урын алган. 

9 фән кандидаты, йөзләгән югары квалификацияле белгеч әзерли[2].

Мактаулы исемнәре, дәрәҗәләре

Хезмәтләре

Искәрмәләр

  1. Лейсан Галимова. Уроженка Бавлинского района удостоилась высокой награды (рус.). Бавлинский муниципальный район (22 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2026.
  2. 1 2 3 Через тернии к звездам: юбилей заслуженного деятеля науки Республики Татарстан (рус.). media.kpfu.ru (8 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2026.
  3. Нуриева Ф. Ш. Махмуд ал-Булгари. Нахдж ал-Фарадис. Путь в рай. Перевод. Транскрипция. — М.: Исламская книга, 2019. — 320 с.
  4. Галиуллина Г. Р., Хадиева Г. К. Преданность науке (к юбилею профессора Ф. Ш. Нуриевой) // Филология и культура. Philology and culture : журнал. — 2016. — № 1 (43). — С. 348—349.
  5. Кадирова Э. Х.  Фануза Шакуровна Нуриева (к юбилею ученого) // Российская тюркология : журнал. — 2021. — № 3—4. — С. 182−187.
  6. Нуриева Фануза Шакуровна. Общие сведения. Персональная страница сотрудника КФУ. Казанский (Приволжский) федеральный университет. (рус.). kpfu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2026.

Әдәбият

  • Кадыйрова Э. Х. Тынгысыз галимә // Фәнни Татарстан. — Казан, 2016. — № 1. — С. 132 −136.
  • Казанская лингвистическая школа. Книга первая: Казанская тюркская лингвистическая школа / Сост. М. З. Закиев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. — 424 с.