Фәнүр Шәйхисламов
Фәнүр Шәйхисламов (14 ноябрь 1980) — дәүләт эшлеклесе. Башкортстан Республикасы Тәтешле районы хакимияте башлыгы (2020 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы 1980 елның 14 ноябрендә Башкортстан Республикасы Мәчетле районы Әюп авылында туган.
Туган авылындагы мәктәптә башлангыч һәм төп белем алганнан соң, Уфадагы Рәми Гарипов исемендәге 1 нче Башкорт гимназия-интернатында белем ала.
2003 елда Башкорт дәүләт университетының Хокук институтын тәмамлый.
Хезмәт юлы
2003—2005 елларда «Толпар» Башкорт җәмәгать фондында юрист-консультант булып хезмәт юлын башлый.
2005—2006 елларда — «Кинг» ҖЧҖ юристы; «Студия Vista Vision» ҖЧҖ юристы; «Килич Текстиль» ҖЧҖ директоры урынбасары.
2006 елдан бирле дәүләт хезмәтендә.
2006—2007 елларда — Башкортстан Мәгариф министрлыгы юридик секторының әйдәүче белгече.
2007—2009 елларда — Башкортстан Республикасының Тышкы икътисад әйләнеше, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгының хокукый эш бүлегенең баш белгеч-эксперты, хокукый эш бүлегенең белгеч-эксперты.
2009—2010 елларда Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм сәүдә буенча Дәүләт комитетының финанс ярдәм бүлеге начальнигы урынбасары вазифасын били.
2010—2011 — Башкортстан Республикасы буенча Федераль казначейство идарәсе юридик бүлегенең баш белгеч-эксперты.
2011—2016 — Башкортстан Президенты Хакимиятенең Контроль-аналитик идарәсе аналитик бүлегенең баш консультанты, мониторинг бүлегенең баш консультанты; Башкортстан Республикасы Башлыгының Эксперт-контроль идарәсенең контроль чаралар бүлеге мөдире, контроль чаралар бүлеге мөдиренең урынбасары.
2016 елдан — Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары вазыйфасында[1].
2020 елның 22 сентябрендә Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы Башкортстан Республикасы Тәтешле районы хакимияте башлыгы вазифасына билгеләнде. Карар муниципалитет утырышында кабул ителде.
Җыелышта Башкортстан Республикасының Торак-коммуналь министры Борис Беляев һәм Башкортстан Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара эш итү буенча идарә начальнигы Юрий Коземаслов катнашты[2].
Гаиләсе
Өйләнгән, өч бала тәрбияли[3].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Почёт грамотасы
- Башкортстан Республикасының Почёт грамотасы.
Искәрмәләр
- ↑ https://globalufa.ru/person/id/82 Шәйхисламов Фәнүр Рәфис улы
- ↑ https://www.ufa.kp.ru/online/news/4022826/ КП Бывший заместитель министра труда возглавил башкирский район
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2021-09-28, retrieved 2021-09-28