Фәрит Гыйльми
Фәрит Гыйльметдинов | |
---|---|
Файл:Ф.Г.Гыйльметдинов.jpg | |
Тугач бирелгән исеме: | Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов |
Псевдонимнар: | Фәрит Гыйльми |
Туу датасы: | 14.04.1947 |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Үрәзмәт |
Үлем датасы: | 12.10.1993 |
Үлем урыны: | РФ, ТР, Әлмәт |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | укытучы, язучы |
Иҗат итү еллары: | 1967-1993 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Салават күпере» (1967, Кызыл таң) |
Фәрит Гыйльми (псевдоним, тулы исеме Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльметдинов, 1947 елның 14 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Үрәзмәт — 1993 елның 12 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) — татар язучысы, прозаик. 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 14 апрелендә Татарстан АССР Мөслим районы Үрәзмәт авылында туган. Үрәзмәт урта мәктәбен (1965), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1970) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1970—1972 елларда Тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау җәмгыятенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркатип.
1972—1974 елларда Ырынбур өлкәсенең Тук районында хәрби хезмәттә.
1974—1978 елларда 1нче номерлы Әлмәт татар урта мәктәбендә тарих һәм әдәбият укыта.
1978—1983 елларда Әлмәт батырма электр насослары заводында хезмәтне фәнни оештыру бюросы башлыгы.
1983—1985 елларда «Оргтехстрой» трестында инженер.
1985—1987 елларда Мәскәүдә ССРБ Язучылар берлегенең Югары әдәби курслары тыңлаучысы.
1988—1993 елларда Әлмәт язучылар оешмасы каршындагы яшь һәм башлап язучылар консультанты.
Иҗаты
Шагыйрь Рәдиф Гаташның Үрәзмәт мәктәбенә практика үтәргә килүе Фәритне әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук кызыксына башлауга этәрә[1]. 1967 елда «Салават күпере» исемле беренче хикәясе «Кызыл таң» газетасында (Уфа) дөнья күрә. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) һәм яшь язучыларның «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыгында (ТКН, 1971) унлап хикәясе урнаштырыла. «Урсай тау итәгендә» повесте (1977 елда «Казан утлары» журналында басылган) һәм «Елганың борылган төшендә» повесте (1980) белән 1982 елда ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлегенә кабул ителә. 1984 елда 12 хикәяне эченә алган «Су өстендә чәчәкләр» хикәяләр җыентыгы чыга.
1993 елның 12 октябрендә вафат. Зәй районының Бигеш авылы зиратында җирләнгән.
Гаиләсе
Хатыны Рәсимә, ике кызы, бер малай.
Хәтер
2005 елда Әлмәт районы Урсала авылындагы (2008 елдан Әлмәт шәһәренең микрорайоны) урамга язучының исеме бирелгән[2].
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997.
Әдәбият
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.
- Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
- Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
Сылтамалар
- Татарстан Язучылар берлеге сайты(үле сылтама)
- Зөфәр Дәүләтов. Фәрит Гыйльми. Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе
- Фәнисә Фатыйхова. Фәрит Гыйльми(үле сылтама). infourok.ru сайты
Искәрмәләр
- ↑ Рәдиф Гаташ: «Йөрәгемнән башка бернәрсәм юк!» «Ирек мәйданы», 20.11.2012, archived from the original on 2016-07-06, retrieved 2017-09-24
- ↑ Постановление Главы администрации г. Альметьевска № 1987 от 30.06.2005