Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте

Хорезм Халык Совет Җөмһүрияте, Харәзем Халык Совет Республикасы (ХХСР) — Урта Азиядәге 19201924 елларда бәйсез дәүләт булып яшәп алган җөмһүрият.

undefined

Башкаласы — Хивә.

Тарих

Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте 1920 елда халык инкыйлабы һәм Хивә ханы хакимиятен бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1920 елның 27 апрелендә 1нче Бөтенхарәзем Корылтае Харәзем Халык Социалистик Җөмһүриятен игълан итә.

ХХСР бәйсез дәүләт булып тора, РСФСР, Төркистан АССР, соңрак ССРБ составына керми. Совет җөмһүриятләре белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында халыкара килешүләр аша бәйләнештә тора.

1921 елда 2нче Бөтенхарәзем Корылтае илнең исемен Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте итеп үзгәртә.

ХХСР составына Казакъ-Каракалпак өлкәсе, Ташауз өлкәсе, Яңа Үргән өлкәсе һәм Хивә районы керә. Соңрак әлеге өлкәләр вилаять дип атала башлый. ХХСР ҮБК карары белән әлеге өлкәләрдә иң югары хакимият органы булган өлкә инкыйлаб комитетлары төзелә. Өлкә инкыйлаб комитетларына хакимиятнең өяз органнары булган шуролар буйсына. Үз чиратында шуроларга аксакаллыклар буйсына. Аксакаллыклар 5-6 мәчет-мәхәлләне берләштерә. РСФСРда аксакаллыкка волость шурасы тәңгәл килә.

4нче Бөтенхарәзем Корылтае илнең исемен Харәзем Социалистик Совет Республикасы итеп үзгәртә, 1923 елның 23 октябрендә яңа Конституция кабул итә, илнең 3 мохтари өлкәдән: Үзбәк АӨ, Төрекмән АӨ, Кыргыз-Караклпак АӨ торуын раслый

1924 елның ноябрендә Урта Азияне милли яктан бүлгәләү карары буенча ХХСР юкка чыгарыла. Территориясенең зуррак өлеше Үзбәк ССР составына, калган өлешләре яңа оешкан Каракалпак автономияле өлкәсенә керә[1].

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә