Хәдичә Ямашева

Хәдичә Ямашева (Хәдичә Зариф кызы Ямашева (кыз фамилиясе Бадәмшина, икенче ире буенча Таначева), 1881[1]сентябрь 1950[1]) — инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы, табибә. Ире Хөсәен Ямашев белән бергә «Урал» гәҗитен нәшер итә, аның рәсми мөхәррире була. 1912-1937 елларда Казанда, Мәскәүдә һәм Урта Азиядә теш табибәсе. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-1918).

1939 елда «инкыйлабка каршы оешма әгъзасы» дип 8 ел лагерьгә (Ухтижемлаг) хөкем ителә. 1949 елда кабат кулга алынып, сөргенгә хөкем ителә; сөргендә вафат була. Кабере Эстәрлетамак авылы зиратында.[3]

1957 елның 7 декабрендә аклана.

Шулай ук карагыз

Җиян (баш. ейән, үзб. җиян, сах. сиэн) — урысча: племянник[5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Татар энциклопедиясе — 2002.
  2. 1 2 https://www.business-gazeta.ru/article/533114
  3. http://moyaokruga.ru/krasnoeznamia/Articles.aspx?articleId=82571
  4. 1 2 https://www.business-gazeta.ru/article/533114.
  5. Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.:ТКН, 2001, 72нче биттә. ISBN 5-298-01004-0