Хәсән Әхтәмов

Хәсән Бәдыйг улы Әхтәмов (10 июль 1925, Стәрлетамак райуны30 май 1944, Редиу-Алдей, Яссы[d][1][2][3][1]) — СССР хәрбие, II Украина фронтының 52 нче армиясе, 294 нче укчылар дивизиясенең 857 нче укчылар полкы рядовое, Советлар Союзы Герое (1944, вафатыннан соң)[4].

Тәрҗемәи хәле

Хәсән Әхтәмов 1925 елның 10 июлендә[1] БАССРның Стәрлетамак районы, Аллагуат авылында (хәзерге вакытта юкка чыккан: Салават нефтехимия комбинатын төзү сәбәпле, авыл кешеләре башка җиргә күчерелә, 1977 елның октябрендә ул рәсми рәвештә бетерелә[5]) туа . Милләте — татар.

Ул Олы Аллагуат авылында җиде сыйныф тәмамлый. Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкта эшли.

Бөек Ватан сугышында катнашуы

Кызыл Армия сафларына 1943 елның 1 февралендә алына, фронтта 1944 елның февраленнән[6]. 1944 елның 30 маенда 857 нче укчылар полкының 1 нче ротасы Икушень авылыннан көньяктарак урнашкан 185,0 биеклеге районында оборона тота.

857 нче укчылар полкының (294 нче укчылар дивизиясе, 52 нче армия, II Украина фронты) 1 нче ротасы рядовое Хәсән Әхтәмовның бүләкләү кәгазеннән:

«Иптәш Әхтәмов сугышкан 1 нче укчы ротага каршы (1944 елның 30 мае) дошман бер батальоннан артык җәяүле гаскәр һәм сигез танк ташлый. Дошман танклары 1 нче укчы рота траншеясына торган саен якынлаша, рота фронты буенча траншеялар буйлап хәрәкәт итәргә һәм андагы сугышчыларыбызны атып үтерергә омтыла. Алдан килгән беренче танк рота фронты буйлап юнәлә, танк эчендәге немец автоматчылары, манара люкларын ачып, безнең сугышчыларны якыннан ата башлый. Иптәш Әхтәмов беренче булып траншеядан сикереп чыга һәм, танкка каршы граната белән танк астына ташланып, аны шартлата. Моның нәтиҗәсендә танклар юнәлешен үзгәртә, траншеялар аша чыгып, оборонабызның төпкеленә таба юнәлә. Сугышчылар дошманның җәяүле гаскәрен танклардан аерып калдыра һәм аның һөҗүмен тоткарлый. Шулай итеп, иптәш Әхтәмов үзенең каһарманнарча батырлыгы белән берничә дистә сугышчының гомерен саклап кала».

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы белән Хәсән Бәдыйг улы Әхтәмовка, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[7].

Башта Икушень авылы (Румыния) зиратында, соңрак Яссы шәһәрендәге (Этернитате урамы) хәрби мемориаль зиратка яңадан җирләнгән[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Исемен мәңгеләштерү

  • Салават шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда Хәсән Әхтәмов батырлыгына багышланган бүлек ачыла;
  • Салаваттагы «Мәңгелек ут» мемориаль комплексында Хәсән Әхтәмовка истәлек тактасы эленә;
  • Васильевка авылында мәктәп бинасына мемориаль такта урнаштырыла. Аның исемен мәктәпнең пионер отрядына бирелә;
  • 1973 елның 9 маенда Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкның үзәк утары булган Наумовка авылында Хәсән Әхтәмовка һәйкәл ачыла;
  • Салаватта геройгака һәйкәл куела[8] (һәйкәл авторы — Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы — Мәүлетбай Халилов);
  • Киевтагы мемориаль комплекс залы диварында һәм Мәскәүдәге Поклонная тавында аның фамилиясе уеп язылган[9];
  • Шәһәр янындагы Желанный бистәсендә аның исемендәге урам бар;
  • Герой исеме Кантюковка авылындагы урамга һәм 2019 елда Салават шәһәренең 11 нче урта мәктәбенә бирелә[10];
  • 2008 елның 8 маенда «Юрматы җире» мемориаль комплексында скульптор М. Халилов иҗат иткән Хәсән Әхтәмов бюсты ачыла[11][12];
  • «Юрматы җире» мемориаль комплексында батырлыкка 80 ел (2024) һәм геройның тууына 100 ел (2025) тулуга багышланган тантаналы митинглар уза[13].

Гаиләсе

Әнисе — Мәгърифә Нигъмәтулла кызы. Ул өч кызын һәм ике улын ялгызы үстерә.

Әтисе Беренче бөтендөнья сугышыннан аякларын өшетеп кайтып, 1934 елда вафат була.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Хәсән Әхтәмов  [Тикшерелгән 21 апрель 2018]
  2. Аллагуват. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  3. Ахтямов Хасан Багдеевич. Наградной лист. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  4. Биография Хасана Ахтямова. axtyamovhasan.tilda.ws. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  5. Аллагуват. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  6. Хасан Багдеевич Ахтямов. Союз поисковых отрядов. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  7. Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (архивные материалы Центральный архив Министерства обороны Российской Федерации. Ф. 33. Оп. 793756. Д. 3. Л. 382, 383).
  8. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2013. Архивировано из оригинала 30 декабрь 2013 года.
  9. Республика Башкортостан//Память :Герой вернулся на родину. В мемориальном комплексе «Земля Юрматы» в городе Салавате установлен бюст Героя Советского Союза Хасана Ахтямова. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2013. Архивировано 12 февраль 2013 года.
  10. Памятный след Хасана Ахтямова. Сельские нивы (15 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  11. Мемориальный комплекс «Земля Юрматы». Наследие Салавата. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  12. Память. Ахтямов Хасан Багдеевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.
  13. В Салавате прошел митинг, посвященный Герою Советского Союза Хасану Ахтямову. Газета Выбор (31 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2026.

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998—703 с.
  • Газета «Выбор» № 35-36, 2015 г. статья «Пал смертью храбрых».