Щелкунчик (балет)

Щелкунчик (рус. Щелку́нчик) — Э. Т. А. Гофманның «Щелкунчик һәм тычканнар патшасы» әкият мотивлары буенча Мариус Петит либреттасына Петр Чайковскийның ике акттан торган балеты, балетмейстер-сәхнәгә куючы Лев Иванов.

undefined
undefined

Барлыкка килү тарихы

Либретто нигезенә 1844 елда Александр Дюма-ата[2] тарафыннан эшләнгән (театр энциклопедиясе хаталы рәвештә[3] Дюма-улын[4] тәрҗемә авторы дип атый) һәм шул ук елда «Щелкунчик тарихы» исеме белән нәшер ителгән әкиятне күчерү салына[5]. Әкиятнең төп сюжет нигезен саклап калуга карамастан, Дюма тәрҗемәсе әсәрнең оригиналыннан аерылып торган яңа варианты. Гофман әкиятенең сюжеты өлешчә үзгәрү сәбәпле, либреттоның сюжеты йомшаграк, әкияти-символик рәвештә барлыкка килә[6].

Лев Иванов куелышында балет премьерасы 1892 елның 6 (18) декабрендә Санкт-Петербургның Мариин театрында Чайковскийның «Иоланта» операсы белән бер кичтә була. Премьераның дирижеры — Риккардо, сәхнә бизәлеше — Михаил Бочаров һәм К. Иванов, костюмнар Император театрлары директоры Иван Всеволожский һәм Евгений Пономарев эскизлары буенча эшләнә. Төп рольләрне башкаручылар: Щелкунчик — Сергей Легат, фея Драже — Антониетта дель-Эра, принц Коклюш — Павел Гердт, Дроссельмейер — Тимофей Стуколкин, туганнан туган сеңлесе Марианна — Лидия Рубцова. Клара һәм Фриц рольләрен балалар, Петербург театр училищесының кече сыйныф укучылары Станислава Белинская һәм Василий Стуколкин башкаралар (алар уку йортын 1899 елда тәмамлый)[7]. Шул ук 1892 елда Антон Степан улы Аренскийның фортепиано өчен «Щелкунчик» балетыннан сюита басылып чыга, ике елдан соң аның балетның партитурасы тәрҗемә ителә[8]. Тикшеренүчеләр балет сюжетын һәм катнашучыларның образларын гаилә тормышы вакыйгалары һәм Чайковскийның якын туганнары — Давыдовларның шәхесләре белән чагыштырырга омтылалар. Беренче чиратта композиторның апасы Александра һәм аның балалары — Владимир һәм Татьяна.

«Щелкунчик» Пётр Чайковскийның соңрак иҗат ителгән әсәрләре арасында аерым урын алып тора: ул балет жанры традицияләреннән аерым тора, анда музыкаль образлар новаторларча кулланыла. Балетта беренче тапкыр композитор үтенече буенча Париждан китерелгән музыка коралы — челеста тавышы ишетелә. «Щелкунчик» музыкасын «балет өчен артык җитди һәм җанәрнеткеч» дип атыйлар[9].

Катнашучылар

Төрле нәшерләрдә төп геройның исеме төрлечә укыла — Клара һәм Мари. Гофманның оригинал китабында төп каһарманның исеме — Мари, Клара аның яраткан курчагы. Россиядә Беренче бөтендөнья сугышы башлану (1914 ел) һәм патриотлык хисенең үсүе белән балет сюжеты руслаштырыла һәм төп каһарман Маша дип атала башлый. Фриц исеме үзгәртелми, чөнки ул — тискәре персонаж. Бу традиция әлегә кадәр сакланып калган.

  • Штальбаум;
  • Аның хатыны;
Балалары:
  • Мари (Маша, кайвакыт — Клара), принцесса;
  • Фриц (Миша);
  • Марианна, туганнан туган сеңлесе;
  • Бала караучы;
  • Дроссельмейер;
  • Щелкунчик, принц;
  • Фея Драже;
  • Принц Коклюш;
  • Курчак;
  • Паяц (шут);
  • Тычканнар патшасы;
  • Кордебалет: кунаклар, туганнар, хезмәтчеләр, битлекләр, чәчәкләр, уенчыклар, солдатлар һәм башкалар.

Либретто

Балет пролог һәм ике акттан тора.

Раштуа бәйрәме алдыннан табиб Штальбаум өенә кунаклар җыела. Олылар белән курчак тоткан кызлар бара һәм кылыч тоткан малайлар марш йөри.

I акт

Табиб Штальбаумның балалары Мари белән Фриц бүләкләрне түземсезлек белән көтәләр. Кунакларның соңгысы — Дроссельмейер. Аның уенчыкларны җанландыру сәләте балаларны кызыктырып кына калмый, аларны куркыта да. Дроссельмейер битлеген сала. Мари белән Фриц үзләренең яраткан исем атасын таныйлар. Мари курчаклар белән уйнарга тели, әмма аларның барысының да алып куелганлыгын белеп, борчыла.

Кызны тынычландырыр өчен исем атасы аңа «Щелкунчик» курчагы бүләк итә. Уенчыкның сәер йөзе аны кызыктыра. Фриц ялгыш курчакны вата, бу Мариның кәефен төшерә. Ул яраткан курчагын йокларга яткыра. Фриц дуслары белән бергә тычкан битлекләре кия һәм Марины үчекли башлый. Бәйрәм тәмамлана һәм кунаклар традицион гроссфатер биюен бииләр, шуннан соң барысы да өйләренә тарала. Төн җитә, чыршы урнашкан бүлмәне ай яктырта.

Мари бүлмәгә кире керә һәм Щелкунчикны кочаклап ала. Шул вакытта Дроссельмейер пәйда була, бу вакытта ул исем атасы түгел, яхшы тылсымчы. Ул кулын селти һәм бүлмәдә бөтен нәрсә үзгәрә башлый: диварлар ачыла, чыршы үсә башлый, чыршы уенчыклары җанлана һәм алар солдатларга әвереләләр. Кинәт Тычкан патшасы җитәкчелегендә тычканнар барлыкка килә. Батыр Щелкунчик солдатларны сугышка алып бара.

Щелкунчик белән Тычкан патшасы үлем сугышында очрашалар. Мари тычканнар армиясенең солдатлар армиясеннән өстен булуын күрә. Ул, нишләргә белмичә, туфлиен салып Тычканнар патшасына ыргыта. Ул куркып, гаскәре белән кача. Солдатлар армиясе җиңә. Алар Марины җилкәләрендә триумфаль рәвештә Щелкунчикга алып баралар. Кинәт соңгысының йөзе үзгәрә башлый һәм ул матур принцка әверелә. Мари һәм терелгән курчаклар йолдызлы күк һәм тылсымлы матур чыршы астында калалар. Тирә-якта кар бөртекләре әйләнә.

II акт

Мари белән Принц йолдызлы күкнең матурлыгына сокланалар, тычканнар һөҗүм иткәнен һәм Принц аларны ничек тар-мар иткәнен искә төшерәләр. Барысы да бииләр, күңел ачалар һәм тычкан гаскәрен җиңүне бәйрәм итәләр. Испан, Гарәп, Кытай һәм рус курчаклары Марига аларның гомерләрен саклап калганы өчен рәхмәт белдерә. Тирә-якта феялар һәм пажлар бии. Дроссельмейер барлыкка килә һәм яңадан тирә-юньдәге бөтен нәрсәне үзгәртә. Барысы да Мари белән Принц туена әзерләнә. Мари уяна, Чикләвек патшасы һаман аның кулында.

Интерпретация

Рудольф Нуриев тарафыннан эшләнгән балетның фрейдизм варианты бар[10]. Аның нигезендә принц белән биюдән соң Мари уяна һәм Щелкунчик яшәргән Дроссельмейер була. Мэтью Борн куелышында Клара — сөйгән егете — Щелкунчик янында була алмаудан интегүче һәм сөйгәненең биюен читтән карап торучы мескен ятим кыз. Аерылышу темасына басымны Морис Бежар тудырган балет вариантында да күрергә мөмкин, анда үзәк персонаж — әнисен иртә югалткан малай Бим[9].

Музыкаль драматургиянең һәм либреттоның нисбәте

Хореографлар традицион рәвештә икенче акттагы вальс музыкасында кәеф алмашынуын игътибарсыз калдыра, анда кинәт ачы фаҗигале пассаж яңгырый, әмма «биючеләр гадәти ритмда әйләнүләрен дәвам итәләр»[9].

Балетның эчтәлеге

Эчтәлек[11]:

  1. Увертюра (башлангыч).
  2. Беренче күренеш.
    1. Беренче картина.
      1. Чыршыны бизәү һәм кабызу.
      2. Марш.
      3. Балалар сикереше һәм ата-аналар чыгышы.
      4. Биюләр белән күренеш.
        1. Дроссельмейерның чыгышы.
        2. Борып хәрәкәтләндерелгән курчакларның биюе.
        3. Иблис биюе.
      5. Сәхнә һәм Гросфатер.
        1. Курчак-Щелкунчикның барлыкка килүе.
        2. Щелкунчикның биюе.
        3. Мариның бишек җыры һәм Фриц уеннары.
        4. Ата-аналар һәм кунакларның биюләре.
      6. Сәхнә (Мари һәм Щелкунчик).
        1. Бишек җыры.
        2. Балалар бүлмәсен үзгәртү.
        3. Чыршының үсүе.
      7. Тычканнарның барлыкка килүе һәм сугышы.
    2. Икенче картина.
      1. Кыш көне чыршы урманы.
      2. Кар бөртекләре вальсы (кар бөртекләре биюе).
  3. Икенче күренеш.
    1. Конфитюренбург тәм-томнары сарае.
    2. Мари белән Щелкунчикның килүе.
    3. Дивертисмент.
      1. Шоколад (испан биюе).
      2. Каһвә (гарәп биюе).
      3. Чәй (кытай биюе).
      4. Трепак (рус биюе; карамель таягы).
    4. Чәчәкләр вальсы.
    5. Па-де-де.
      1. Фея Драже и принц Оршад.
      2. I вариация: тарантелла.
      3. II вариация: Фея Драженың биюе.
      4. Кода.
    6. Соңгы бию.
    7. Соңгы тантаналы тамаша.

Уен кораллары

  • Агач тынлы уен кораллары:
    • 3 флейта (3-я флейта = кече флейта);
    • 2 гобоя;
    • 1 альт гобое;
    • 2 кларнет;
    • 1 бас-кларнет;
    • 2 фагота.
  • Бакыр тынлы уен кораллары:
    • 4 валторна;
    • 2 торба;
    • 2 тенор-тромбон;
    • 1 бас-тромбон;
    • 1 туба.
  • Кагып уйнала торган уен кораллары:
    • литавра;
    • кечкенә барабан;
    • тәлинкә;
    • зур барабан;
    • бубен;
    • бармакларга киелә торган агач шакылдавыклар;
    • гонг;
    • кыңгыраулар;
    • «уенчык уен кораллары» (мәсәлән, күке-сыбызгы).
  • Челеста.
  • 2 арфа.
  • Балалар хоры.
  • Кыллы уен кораллары:
    • I скрипка;
    • II скрипка;
    • альты;
    • виолончель;
    • контрабас.

Танылган аудиоязмалар

[Д 06583-6; С 06977-80; СМ 0169-72; MEL CD 1000665]

  • 1986 — дирижёр Владимир Федосеев, «Весна» балалар хор мәктәбе, Үзәк телевидение һәм Бөтенсоюз радиосының зур симфоник оркестры.

[А10 00347 005]

  • 1988 — дирижёр Евгений Светланов, «Весна» балалар хор мәктәбе, Россиянең дәүләт академия симфоник оркестры.

[А10 00605-8; MEL CD 1000409]

Искәрмәләр

  1. Лев Иванов на belcanto.ru
  2. http://fr.wikisource.org/wiki/Histoire_d%E2%80%99un_casse-noisette «Histoire d’un casse-noisette» [фр.]
  3. Балет «Щелкунчик» | Центр Дягилева. 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  4. ТЭ, 1967
  5. Дюма, Александр. Сказки // Собрание сочинений. — М.: Арт-Бизнес-Центр, 2005. — Т. 61. — С. 621. — 636 с. — ISBN 5-7287-0254-6.
  6. Скворцова И. А. Балет П. И. Чайковского «Щелкунчик»: опыт характеристики // Учебное пособие. — М.: Научно-издательский центр «Московская консерватория», 2011. — 68 с. — С. 10—14. ISBN 978-5-89598-264-8
  7. Академия русского балета им. А. Я. Вагановой. Списки выпускников. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2010. Архивировано из оригинала 22 ноябрь 2009 года.
  8. П. И. Чайковский. Полное собрание сочинений. Литературные произведения и переписка. — М.: Музыка, 1978. — Т. XVI-A. — С. 313. — 376 с. — 6000 экз.
  9. 1 2 3 Ирина Удянская, Наталья Шастик. Страсти по Щелкунчику // Серебряный город : книга-альманах. — Юнимедиа, 2023. — Т. 4. — С. 112—125. — ISBN 978-5-6050659-4-4.
  10. «Бриллиант в короне»: как Рудольф Нуреев изменил балет. 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
  11. Чайковский. Балет «Щелкунчик». Belcanto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2024.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә