Элен Джонсон-Серлиф

Элен Джонсон-Серлиф (ингл. Ellen Johnson-Sirleaf; 29 октябрь 1938 ел) — сәясәтче һәм 2006 елдан Либерияның 24 нче президенты, «Хатын-кызлар хокуклары һәм хәвефсезлеге өчен көрәштә һәм тынычлык урнаштыруда катнашкан өчен» Тавакуль Карман һәм Лейма Гбови белән тынычлык буенча 2011 елгы Нобель премиясе лауреаты[2]. Африка илләрендә беренче хатын-кыз президент. Джонсон-Серлиф хөкүмәтендә вице-президент — Джозеф Бокай. Үтә катылыгы һәм тәвәккәллеге өчен аны «тимер леди»га тиңлиләр. 2006 елның 16 гыйнварында үтә торган инаугурациясендә АКШның дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән АКШның беренче ханымы Лора Буш катнаша.

Тәрҗемәи хәле

Гарвард университетының дипломын алгач, 1972 елда Джонсон-Серлифны президент Уильям Ричард Толберт хакимияте Либерия хөкүмәтенә финанс министры ярдәмчесе итеп эшкә чакыра, биредә аны 3 миллион доллардан артык акчаны урлауда гаеплиләр. 1980 елда ул финанс министры булып күтәрелә һәм 1985 елга кадәр Сэмюэл Доу хөкүмәтендә шушы вазифада эшли. Җөмһүрият президентын хәрби тәртип урнаштыруда гаепләп парламентта чыгыш ясый һәм моның өчен ун елга төрмәгә хөкем ителә. Ләкин аны озакламый чыгаралар һәм илдән Найробига (Кения) куалар, ул Либериягә тик 1997 елда Дөнья банкы һәм «Citibank» иктисадчысы сыйфатында кайта.

Элек сержант Сэмюэл Доуга каршы көрәшкән Чарльза Тэйлор яклы була, соңыннан 1997 елгы президент сайлауда Элен Джонсон-Серлиф аңа карата оппозицияда була. Сайлауда ул тавышларның 10 процентын гына ала, ә Чарльз Тэйлорга сайлаучыларның 75 проценты тавыш бирә. Тиздән Чарльз Тэйлор аны илгә хыянәттә гаепли, чөнки Элен җөмһүрият президентының абруен какшату буенча киң кампания җәелдерә. Шул рәвешле ул үзенә 2005 елгы сайлауга плацдарм әзерли.

Президент сайлауның икенче турында иң күп тавышны җыя, һәм 2005 елның 11 ноябрендә дәүләт комиссиясе Элен Джонсон-Серлифның җиңүен таный.

2011 елгы президент сайлауда ул бу вазифага кабат сайлана, тавышларның 90 проценттан артыгын ала[3][4].

Элен Джонсон-Серлифның дүрт улы һәм алты оныгы бар, аларның кайсылары АКШның Джорджия штаты Атланта шәһәрендә яши.

Публикацияләр

  • From Disaster to Development (1991) («От катастрофы к развитию»).
  • The Outlook for Commercial Bank Lending to Sub-Saharan Africa (1992) («Перспективы кредитования Центральной Африки»).

Мактаулы бүләкләре

  • Сүз азатлыгы өчен 1988 елгы Рузвельт бүләге (1988 Franklin Delano Roosevelt Freedom of Speech Award).
  • Халыкара мөнәсәбәтләрне үстергән өчен Ральф Бунше бүләге (Ralph Bunche International Leadership Award).
  • Либерияны азат иткән өчен Африка Йолдызы кавалеры (Grand Commander Star of Africa Redemption of Liberia).
  • Того Ордены кавалеры (Commander of the Order of Togo).
  • Тынычлык буенча Нобель премиясе (2011).
  • Казанышлар Ордены (2014, Мальта ордены)[5].

Белеме

Искәрмәләр