Euronews
EuroNews (инглизчәдән — Европа хәбәрләре, рәсми француз атамасы — la Chaîne Européenne Multilingue d’Information euronews) — тәүлек буена 24 сәгать эшләүче Европа мәгълүмати телеканалы. Дөнья вакыйгалар видеотасмасын 10 тел комментарийлары белән бирә. Барлыгы 150 илдә карала (кабель, иярчен һәм эфир тапшыру).
1992 елда, Гыйрактагы сугышны нейтраль булмаган караш белән тапшыру вакытында, Европаның үзенең мәгълүмати каналын булдыру карар ителгән. Телевизион тапшыру 1993 елның 1 гыйнварында башлана.
Тапшыру телләре
2010 ел халәте буенча Евроньюс 10 телдә даими тапшырулар алып бара:
- 1993 елның 1 гыйнварыннан: инглиз, француз, испан, алман, итальян.
- 1999 елда алтынчы тел өстәлгән: португаль.
- 2001 ел сентябреннән: рус.
- 2008 елдан: гарәп.
- 2010 елдан: төрек һәм фарсы.
Шулай ук украин һәм румын телләрендә кыска хәбәрләр чыгарылышлары бар.
No Comment Tv
No Comment рубрикасы — каналның бренды. Аның кысаларында «үз үзе өчен сөйләгән» кыска роликлар чыга.
Сылтамалар
- Рәсми сайт 2021 елның 6 май көнендә архивланган. [ингл.]
- Рәсми сайт 2011 елның 23 апрель көнендә архивланган. [рус.]
- Youtube.com сайтында EuroNews агымы