Җаһит Зарифоглу
Җаһит Зарифоглу, Габдрахман Җаһит Зарифоглу (төр. Cahit Zarifoğlu, Abdurrahman Cahit Zarifoğlu, 1940 елның 1 июле, Төркия, Әнкара — 1987 елның 7 июне, Төркия, Истанбул) — төрек шагыйре, балалар язучысы. Заманча төрек әдәбиятының күренекле вәкиле. Төркия язучылар берлеге балалар әдәбияты бүләге лауреаты (1984).
Тәрҗемәи хәле
1940 елның 1 июлендә Төркиянең Әнкара шәһәрендә дәүләт хезмәткәре гаиләсендә туган. Борынгы бабалары (өч бертуган, берсе — Зариф) 300 ел элек Кавказдан Төркиягә күчеп килгән булган. Әтисе Ниязи бәй Әнкара университетының юридик факультетын тәмамлап, казый һәм адвокат булып эшли. Әнисе Шәрифә ханым Әүлиязадә. Гаилә әтисенең хезмәтенә бәйле күченеп йөргән. Җаһит 10 яшеннән Каһраманмараш шәһәрендә үскән, урта мәктәп тәмамлаган. Истанбул университетының алман теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Студент чагында төрле гәҗит мөхәрририятләрендә сәркатип булып эшләргә туры килә. 1973 елда Сарыкамышта башлангыч мәктәп укытучысы, алман теле укытучысы булып эшли. 1974 елда төрек гаскәре составында Кипрның төньягына керүдә катнаша. 1976-1983 елларда Төркия радио-телевидениесендә (TRT) тәрҗемәче сәркатип (төр. mütercim sekreter) вазифасында. 1983-1987 елларда İstanbul Radyosu (тат. Истанбул радиосы)нда эшли. Радио өчен уеннар яза.
Иҗаты
Әдәби иҗат белән яшьтән үк шөгыльләнә. Әсәрләре 1965 елдан Diriliş (тат. Терелү, Яңадан туу) журналында чыга башлый. Шигырьләре төрек әдәбиятында үзенчәлекле урын били. Хикәя, көнлек, роман, эссе жанрларында язу белән бергә, 1980 еллар башында балалар өчен дә әсәрләр иҗат итә. Коры үгет-нәсихәтсез тәрбияли, акыл сатмыйча гына белем бирә. Балалар турында язган әсәрләренең күпчелек каһарманнары — хайваннар, алар һәммәсе дә кеше кебек уйлый, сөйләшә. Әлеге язу стиле белән Зарифоглу төрек балалар әдәбиятында яңа сукмак сала.
1976 елда иптәшләре (Эрдем Баязит, Рәсим Өзденөрен, Акиф Инан, Назиф Гүрдоган) белән «Mavera» (Мавера) исемле журнал нәшер итә башлый[1]. «Заман» гәҗитенда һәм «Мавера» журналында «Укучылар белән» исемле язмалары басылгач, исеме билгеле була. 1980 еллардагы Әфганстандагы сугышка каршы шигырьләр яза. Күп әсәрләрендә мөселманнарны җиһадка өндәү урын ала.
Каһраманмараш лицеенда укыган еллары һәи иптәшләре турында Төркиядә «Yedi Güzel Adam» (Җиде гүзәл адәм) фильмы төшерелгән[2].
Әсәрләрен татарчага ТР язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Фатыйх Котлы (Fatih Kutlu) тәрҗемә иткән.
Әсәрләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Сәет Касыйм Арваси кызы Берат ханымга өйләнгән, әлеге никахтан өч кызы, бер улы бар.
Әдәбият
- Җаһит Зарифоглу. Йөрәк бабай һәм падишаһ (Х. Миңнегулов кереш сүзе белән). К.: «Ихлас», 2010. ISBN 978-5-904735-41-8
- Җаһит Зарифоглу. Йөрәк бабай һәм падишаһ. «Казан утлары», 2007 ел, октябрь.