Җәмил Зәйнәгов

Җәмил Җәмил Сирай улы Зәйнәгов (рус. Зямиль Сираевич Зайнагов, 20 май 1926, Сугышлы, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР12 декабрь 1999, Казан) — нефть сәнәгате хезмәткәре, нефть кудыру станциясе машинисты. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Социалистик Хезмәт Герое (1966)[1].

Тормыш юлы

1926 елның 20 майында ТАССРның Бөгелмә кантоны, Сугышлы авылында туган[2][3].

1941–1943 елларда Лениногорск районының Калинин исемендәге колхозында эшли[4].

Бөек Ватан сугышында катнашуы

1943 елда Кызыл Армия сафларына алына. Сержант, взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Ерак Көнчыгыштагы хәрби хәрәкәтләрдә, шул исәптән Япония белән сугышта катнаша. «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә[5].

Хезмәт эшчәнлеге

Тимиш мәктәбен тәмамлап[6] һәм Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, 1951 елда Ромашкино район нефтьүткәргеч идарәсенең нефть кудыру станциясенә эшкә килә. Эшчәнлеген машинист булып башлый, соңрак кудыру станциясенең өлкән машинисты була. Эшләү елларында үзен югары квалификацияле белгеч итеп таныта, насос станциясе механизмнары эшен оста оештыра, җиһазларның өзлексез эшләвен тәэмин итә[7][4].

1988 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр нефтьүткәргеч транспорты системасында хезмәтен дәвам итә. 1986 елдан — союздаш әһәмиятендәге персональ пенсионер[5].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Җәмил Сираҗ улы актив иҗтимагый эш алып бара: остазлар советына керә, яшь эшчеләргә тәҗрибәсен тапшыра, Әлмәт шәһәр халык депутатлары Советы депутаты итеп сайлана[4].

1999 елның 12 декабрендә вафат була, Казан шәһәрендә җирләнгән[3].

Гаиләсе

Хатыны һәм балалары (өч улы, ике кызы) да тормышларын нефть сәнәгате белән бәйлиләр[5].

Бүләкләре һәм исемнәре

Искәрмәләр

  1. Зайнагов Зямиль Сираевич (рус.). veterans.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  2. История села Сугушла (Сугышлы). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2014. Архивировано 4 март 2016 года.
  3. 1 2 Зайнагов Зямиль Сираевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  4. 1 2 3 Зайнагов Зямиль Сираевич. Millattashlar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  5. 1 2 3 Зайнагов Зямиль Сираевич. nailtimler.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  6. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тимяшевская средняя общеобразовательная школа». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2014. Архивировано 4 март 2016 года.
  7. Зайнагов Зямиль Сираевич | Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  8. Зәйнагов Зәмил Сирай улы. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.

Әдәбият