Үзбәк Госманов
Үзбәк Гомәр улы Госманов (баш. Үзбәк Ғосман улы Ғосманов, рус. Узбе́к Гусманович Гусманов; 13 август 1935, Тумырҗа, Дүртөйле районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 25 сентябрь 2016, Дүртөйле, Башкортстан, Россия) — совет һәм Россия икътисадчысы, икътисад фәннәре докторы (1988), профессор (1991), Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе (РАСХН, 1997) һәм Россия фәннәр академиясе (2014) мөхбир әгъзасы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (1991)[2].
Тормыш юлы
1935 елның 13 августында БАССРның Дүртөйле районы Тумырҗа авылында туган[3]. Мәктәпне тәмамлагач, Свердловск шәһәренә китә, анда машиналар төзү заводына йөкче-экспедитор булып эшкә урнаша, бер үк вакытта югары уку йортының әзерлек бүлегендә укый.
«Гаиләбезнең шигаре — үз хезмәтең белән яшәү! Хезмәт — безнең байлыгыбызның нигезе, ә байлыгыбыз исә — ул белемебез, квалификациябез, компетентлылыгыбыз һәм кирәкле булуыбыз».
Ү. Г. Госманов[4]
1959 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1959—1962 елларда БАССРның Дүртөйле районы, Ленин исемендәге колхозда зоотехник һәм бер үк вакытта колхоз рәисе урынбасары булып эшли[4].
1962 елда СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы аспирантурасына укырга керә (фәнни җитәкчесе — профессор М. И. Такумбетов).
1966 елда СССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1965 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы икътисади тикшеренүләр бүлеген дә эшли башлый: 1968 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, 1971 елдан —хуҗалык итү механизмы секторы мөдире; 1989—1997 елларда — Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасы мөдире; бер үк вакытта (1991 елдан) Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе[2].
1998 елдан — РАСХН Башкортстан фәнни үзәге рәисе, бер үк вакытта — Башкорт дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы икътисады кафедрасы профессоры.
БР ФА Авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе (1991—2006), БР ФА Биология, медицина һәм авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе (2006 елдан) вазифаларын били[5].
2016 елның 25 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була, туган ягында җирләнгән[6].
Фәнни эшчәнлеге
Ү. Г. Госманов — төбәкләрнең аграр икътисады өлкәсендә әйдәп баручы галим. Аның тарафыннан БАССР күмәк хуҗалыкларында һәм совхозларында хезмәт оештыру һәм аңа түләү буенча нигезләмәләр, базар шартларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне урнаштыруны һәм махсуслаштыруны камилләштерү механизмнары эшләнә. Аның авторлыгында эшләнгән колхозчыларның хезмәтенә түләү турындагы типовой нигезләмә СССРның барлык районнарында таралыш таба[7].
Ул «ахыргы нәтиҗәләр» дигән икътисади категориянең асылын, аны җитештерүнең билгеле бер ысулына хас булган төп икътисади законның чагылыш формасы буларак, ачып бирә. Галим тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ахыргы продукт формалары аерып күрсәтелә; авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларының, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшчәнлек механизмы тикшерелә, дәүләт сатып алулары күләмен районнар һәм хуҗалыклар буенча бүлү, сатып алу бәяләрен дифференциацияләү һәм өстәмәләр билгеләү буенча яңа методик алымнар тәкъдим ителә. Агросәнәгать комплексы (АПК) буенча берничә закон чыгару һәм норматив-методик документлар, төбәк икътисадын структур үзгәртеп кору, табигый-климатик шартларны исәпкә алып агросәнәгать җитештерүен алып бару системасын эшләүдә катнаша[8].
Ү. Г. Госманов җитәкчелегендә һәм аның катнашында башкарылган хезмәтләр СССР Фәннәр академиясенең еллык хисапларында иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге иң мөһим казанышлар рәтенә кертелә. Өч китабы «Елның иң яхшы авыл хуҗалыгы китабы» номинациясендә Бөтенроссия бәйгесе дипломнары белән бүләкләнә[8].
Ү. Г. Госманов икътисадчы-аграрчыларның фәнни мәктәбен булдыра, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең (РАСХН) Икътисад һәм җир мөнәсәбәтләре бүлеге бюросы әгъзасы, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең (БР ФА) Биология, медицина һәм авыл хуҗалыгы фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе, БР ФА Президиумы әгъзасы, «Ватандаш», «Башкорт энциклопедиясе», «Сельские узоры» журналларының редакция коллегиясе әгъзасы була[8][9].
5 фән докторы һәм 38 фән кандидаты әзерли. 400 дән артык (кайбер чыганаклар буенча, 300 дән артык[2]) фәнни хезмәтнең[9], шул исәптән 70 кә якын китап, монография һәм брошюраның, бер уйлап табуның авторы һәм автордашы булып тора[10][2][4].
Төп хезмәтләре
- Гусманов У. Г., Мурасов М. Л. Проблемы экономического стимулирования совхозного производства. — Уфа: Башкнигоиздат, 1976. — 158 с.
- Гусманов У. Г. Стимулирование конечных результатов труда в сельском хозяйстве. — М.: Профиздат, 1984. — 160 с.
- Гусманов У. Г., Губайдуллин М. С. и др. Система ведения агропромышленного производства в Республике Башкортостан. — Уфа: Гилем, 1997. — 415 с. (2012. — 526 с.)
- Производительность труда в сельском хозяйстве и её факторный анализ / АН Респ. Башкортостан. — Уфа, 2000. — 165 с.
- Реформа социальной сферы села (сущность и основные направления). — М.: Колос, 2000. — 88 с.
- Арендные отношения в развитии сельского хозяйства. — Уфа: Гилем, 2001. — 165 с.
- Формирование доходов и мотивация труда работников сельского хозяйства. — Уфа, Гилем, 2002. — 160 с.
- Научно-методические основы оптимизации производства в зерновом хозяйстве и растениеводстве. — М.: РАСХН, 2005 (соавтор).
- Агропромышленный комплекс региона (состояние, проблемы и решения). — М., 2006—2009. — Т. 1. — 2006. — 536 с.; Т. 2. — 2009. — 444 с.
Гаиләсе
1970 елда өйләнгән. Уллары — галим-икътисадчылар, икътисад фәннәре докторлары:
- Рәсүл Үзбәк улы Госманов (1972) — профессор, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты;
- Искәндәр Үзбәк улы Госманов[11].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1984);
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1994);
- Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең М. И. Такумбетов исемендәге премиясе (2006);
- Дуслык ордены (2006)[2];
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (2008)[8];
- Салават Юлаев ордены (2015)[12];
- «Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе (2015);
- Урал авыл хуҗалыгы академиясенең мактаулы профессоры.
Искәрмәләр
- ↑ Ғосманов Үзбәк Ғосман улы
- ↑ 1 2 3 4 5 Гусманов Узбек Гусманович (рус.). www.bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Хабировна, Венера Госманов Үзбәк Госман улы (рус.). enc.durtulicbs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Гусманов Узбек Гусманович (рус.). www.anrb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Академику академии наук РБ Узбеку Гусмановичу Гусманову - 75 лет // Проблемы востоковедения : журнал. — 2010. — № 3 (49). — С. 106—107.
- ↑ Не стало видного ученого-аграрника академика Узбека Гусманова (рус.). www.bashinform.ru (28 сентябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Академик, который всю жизнь болел за село (рус.). Республика Башкортостан (25 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Гусманов Узбек Гусманович (рус.). antat.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ 1 2 Узбек Гусманов — основатель научной школы аграрной экономики (К 80-летию академика) (рус.). Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Гусманов Узбек Гусманович (рус.). http://www.cnshb.ru/. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ 80-летний юбилей видный учёный Узбек Гусманов отмечает в кругу детей и внуков (рус.). Bash.News (13 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.
- ↑ Хабировна, Венера Салавата Юлаева орден (рус.). enc.durtulicbs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2026.