Әхмәтрәшит Аширбеков
Әхмәтрәшит Рәшит улы Аширбеков (рус. Ахметраши́т Раши́тович Аширбе́ков; 25 март 1914, Турай, Төмән өязе, Тубыл губернасы — 28 гыйнвар 1944, Бердычив, Житомир өлкәсе) — совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, рядовой, 3 нче гвардия танк армиясенең 737 нче аерым кабель-колга ротасы линия күзәтүчесе. Советлар Союзы Герое (17.11.1943)[1].
Тормыш юлы
1914 елның 25 мартында Турай авылында (хәзерге Төмән өлкәсе Төмән районы) Корбан һәм Мәрикә Йомашевлар гаиләсендә өченче бала булып туган[2][3]. Әтисе иртә вафат була, әнисе алты бала белән кала. Әхмәтрәшитне әтисенең апасы — Хәсимә Йомашева тәрбиягә ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул апасының фамилиясен йөртә башлый[3]. Милләте — татар. Ямбай мәктәбен тәмамлый, тракторчы һөнәрен үзләштерә. «Урал» колхозында Турай авылының кырчылык бригадасында, соңрак М. И. Калинин исемендәге совхозда тракторчы булып эшли[2][4].
1937 елда өйләнә. Хатыны Майкамал Ямбай мәктәбендә пионервожатый булып эшли. Ике балалары — уллары Ришат һәм кызлары Нурдидә туа[2].
Бөек Ватан сугышында катнашуы
1941 елның 19 июлендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Омск шәһәренә, яңа оештырыла торган 714 нче аерым линия элемтә батальонына җибәрелә, соңрак бу батальон аерым кабель-колга, телеграф-төзелеш һәм эксплуатация-телеграф роталары итеп үзгәртеп корыла[3][5].
737 нче аерым кабель-колга ротасы составында 1942 елның августында фронтка китә. Көнбатыш, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк һәм I Украина фронтларында сугыша[4]. Курск сугышында (1943), Украинаны азат итү сугышларында катнаша[6].
1943 елның 24 сентябрендә Сул яр буе Украинада Киевны азат итү өчен барган сугышларда 3 нче гвардия танк армиясенең 737 нче аерым кабель-колга ротасында линия күзәтүчесе рядовой Ә. Аширбеков танк армиясенең команда пунктыннан механикалаштырылган һәм танк корпуслары штабларына Днепр елгасы аша сузылган элемтә линиясен саклый. Дошман уты нәтиҗәсендә армия сәргаскәре генерал П. С. Рыбалконың частьлар белән элемтәсе өзелә. Аширбеков ике тапкыр, Днепрга кереп, өзелгән кабельне ялгый — элемтәнең өзлексезлеген тәэмин итә[4][7].
1943 елның 25 сентябрендә, артиллерия уты линиягә зыян салгач, Аширбеков өзелгән урынга йөзеп бара һәм элемтәнең өзлексезлеген тәэмин итә[7].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 17 ноябрендәге Указы белән Днепр аша элемтәне ялгаганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 3 нче гвардия танк армиясенең 737 нче аерым кабель-колга ротасы линия күзәтүчесе рядовой Әхмәтрәшит Аширбековка, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә[4][3].
1944 елның 28 гыйнварында Бердичевны азат итү сугышлары барышында элемтә кабелен ялгаганда Әхмәтрәшит Аширбеков һәлак була[4][7]. Бердичевтагы хәрби каберлектә җирләнгән[4][3].
Бүләкләре
Хәтер
- 2019 елның 9 декабрендә, Ватан Геройлары көнендә, Турай авылында геройга һәйкәл куелган яңартылган мемориаль комплекс ачыла[8][3];
- 2023 елда Ямбай авылында геройның портреты белән «Үткәннән киләчәккә тәрәзәләр» (рус. «Окна из прошлого в будущее») арт-объекты куела[9];
- Әхмәтрәшит Аширбеков исеме белән Турай һәм Олы Акъяр авылларындагы урамнар аталган[3][8];
- Геройның исеме Ямбай урта мәктәбенә бирелә[10], мәктәп бинасы янында истәлекле обелиск куелган[8];
- Ямбай туган якны өйрәнү музеенда Геройга багышланган экспозиция тәкъдим ителгән[2];
- Совет чорында Бердичев шәһәренең 5 нче мәктәбендәге пионер оешмасы Әхмәтрәшит Аширбеков исемен йөрткән[3];
- Турай авылында Герой туган йортка мемориаль такта куелган[3].
Искәрмәләр
- ↑ Аширбеков Ахметрашит Рашитович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Солдатский подвиг Аширбекова (рус.). Rayon72 (24 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Мемориальный комплекс в Тураева под Тюменью (рус.). Safe RGS. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Аширбеков Ахметрашит (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ Ашербеков Ахмет Рашитович (Аширбеков Ахметрашит) (рус.). Областной дом ветеранов. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ Аширбеков Ахметрашит Рашитович (рус.). Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (12 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 Освобождение Украины: татары-герои и форсирование Днепра (рус.). Миллиард.Татар (9 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 В День Героев Отечества в Тюменском районе появились мемориалы и памятные знаки (рус.). Любимый город (9 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ Арт-объект «Окна из прошлого в будущее» установили в селе Ембаево (рус.). Тюменская линия (2 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
- ↑ Школа героев (рус.). Rayon72 (12 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2026.
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. — М.: Воениздат.
- Хабибуллин М. З. Батырлар китабы — Книга Героев. — Казань, 2000.
- Никифорова М. М., Радченко Н. Д., Сотников Н. М., Стукалова Н. П. Герои земли Тюменской. — Свердловск: Средне-Уральское книжное издательство, 1975. — 248 с.
- Днепр — река героев. — Киев: Издательство политической литературы Украины, 1983.
- Кривохижин Г. И. и др. Золотые звёзды Полесья. — 3-е изд., испр., доп.. — Киев, 1985.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Әхмәтрәшит Аширбеков
- Аширбеков Әхмәтрәшит Рәшит улы «Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее» сайтында
- Аширбеков Әхмәтрәшит Рәшит улы Татар энциклопедиясендә