Өлфәт Бәдретдинов

Өлфәт Бәдретдинов, Өлфәт Шәйхетдин улы Бәдретдинов (удм. Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов) ― язучы, журналист, 2000 елдан Россия Язучылар берлеге әгъзасы. 1995 елдан удмурт телендәге «Кизили» балалар журналының баш мөхәррире. Әдәбият өлкәсендә Удмурт Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты (2016)[1]. Удмурт Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 21 гыйнварында Башкортстан АССР, Борай районы, Алтаю (Алтау) авылында туа[2]. Сигезьеллык мәктәпне, Можга педагогика училищесын (1999 елдан көллият; 1972 елда) тәмамлый. Училищеда прозаик Григорий Данилов һәм шагыйрь Николай Байтеряков җитәкчелегендәге әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри. Училищены тәмамлагач, туган авылында укытучы булып, Армиядән кайткач, ике ел БАССР, Калтасы районы, Зур Качак авылында урта мәктәптә эшли. Читтән торып, Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе бүлеген тәмамлый.

1982 елдан «Советской Удмуртия» (хәзерге «Удмурт дунне») газетасында эшли. 1990―1992 елларда «Инвожо» журналының баш мөхәррир урынбасары. 1992 елның сентябреннән «Кизили» журналында баш мөхәррир урынбасары, 1995 елның июленнән баш мөхәррир. 2000 елда Россия Язучылар берлегенә кабул ителә.

Иҗаты

Балачактан ук хикәяләр, газеталар өчен мәкаләләр язу белән кызыксына. «Дась лу!» (хәзерге «Ӟечбур!») газетасының яшь хәбәрчесе була. Алга таба аның әсәрләре «Рабоче-крестьянский корреспондент», «Миша», «Мурзилка», «Луч» журналларында басыла. Аның аерым хикәяләре башкорт, татар, коми, коми-пермяк, карел телләренә тәрҗемә ителә. Уннан артык хикәясе удмурт теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләргә һәм кулланмаларга кертелә.

Удмурт теленә рус, фин, венгр, коми, башкорт, татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Библиография

  • 1988 ― «Һәм йөрәгендә чәчәк ачыла» (Сяська сюлэмын но жужа) беренче хикәяләр җыентыгы.
  • 1991 ― «Иртәгә нәрсә булачак?» (Мар луоз чуказе?) җыентыгы.
  • 1993 ― «Кенеш» журналында «Керпе энәсез туа» (Чушъял вордиське веньестэк) повесте басылып чыга.
  • 1994 ― урта һәм кече яшьтәге балалар өчен «Мар со кадик?» җыентыгы.
  • 1997 ― кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Чакыра» (Оте…) сценарийлар җыентыгы; «Көлке — күренми торган көч» (Серекъян-адскиськем кужым) юморескалар җыентыгы.
  • 2000 ― «Инвожо» журналында Башкортстанда яшәүче удмурт малайлары турында беренче автобиографик «Шордин» повесте басыла.
  • 2002 ― «Елмаеп уйлану» (Пальпотон но малпаськон) китабы.
  • 2004 ― рус теленә тәрҗемә ителгән «Шордин, сердцевина моя зоревая» повестен (тәрҗемәче Анатолий Демьянов) аерым китап итеп бастырып чыгара.
  • 2007 ― Ӵушъял вордӥське веньёстэк: повестьёс, веросъёс, пьесаос. — Ижевск: Удмуртия, 2007. — 247 с.: ил. — ISBN 978-5-7659-0406-0
  • 2008 ― «Керпе энәсез туа» (Чушъял вордиське веньестэк) повестьлар, хикәяләр һәм пьесалар җыентыгы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2007 ― Удмурт Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре[3].
  • 2008 ― «Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен).
  • 2010 ― Эстониянең Тугандаш халыклар программасының әдәби премиясе.
  • 2016 ― Әдәбият өлкәсендә Удмурт Республикасының Дәүләт премиясе[4].

Искәрмәләр

  1. «Удмуртская правда»: 4 писателя получат литературные премии Правительства Удмуртской Республики 2021 елның 23 декабрь көнендә архивланган.
  2. Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов. Сайт д. Алтаево
  3. Архивная служба Удмуртии. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2019. Архивировано 31 март 2018 года.
  4. Ульфат Шайхутдинович Бадретдинов. Современные удмуртские писатели [рус.]

Әдәбият

  • Бадретдинов У. БУШ — ӧвӧл буш / вераськиз О. Самигулова // Удмурт кизилиос. — Ижевск, 2007. — С. 84-85.
  • Бадретдинов У. 56, яке «Кучыранлы» удалтӥз // Удмурт дунне. — 2011. — 28 сент. — С. 7.
  • Зайцева Т. Понять ребенка // Современная удмуртская проза (1980—2000-е гг.) / Т. Зайцева. — Ижевск, 2006. — С. 143—159.
  • Уваров А. Ульфат Бадретдинов (1957) // Писатели и литературоведы Удмуртии. — Ижевск, 2006. — С. 13-14.
  • Шкляев А. Бадретдинов Ульфат Шайхутдинович // Удмуртская Республика : энциклопедия. — Ижевск, 2008. — С. 194.