2-нче армия (Россия империясе)
2-нче армия | |
---|---|
2-я армия | |
Бар булу еллары | июль 1915 — 1918 |
Ил | Россия |
Керү | Россия кораллы көчләре |
Дислокация | Россия империясе |
Сугышлар/бәрелешләр | Беренче бөтендөнья сугышы |
Көнбатыш фронт — Беренче бөтендөнья сугышында, һәм сугыштан алда элегрәк, Россия империясе Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.
1914 елның июлендә оештырылган.
Төньяк-Көнбатыш һәм Көнбатыш юнәлештә алман гаскәрләренә каршы операцияләрдә катнашкан.
Рус армияләренең һөҗүме
Париждан һәм Лондоннан Петербургка көн саен телеграммалар китә. Аларда Англия һәм Франция хәрби идарәләре рус армиясенең кичекмәстән сугышка керүен таләп итәләр. Союзниклар басымы астында, француз армиясен тар-мар ителүдән коткару өчен, Россия үзенең гаскәрләрен Германиягә каршы җибәрергә мәҗбүр була. Тупланып һәм җитәрлек әзерләнеп тә бетмичә, ике рус армиясе август урталарында Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм башлый.
Операция генерал Самсонов җитәкчелегендә 2-нче армия һөҗүме белән башлана. Германия өчен 1-нче армия сәргаскәре Ренненкампфның бернинди әш кылмавы нәтиҗәсендә, рус гаскәрләре җиңүләрен ныгыта алмыйлар. Август ахырында алманнар Мазурский күлләреннән көнбатыштарак генерал Самсонов җитәкчелегендәге 2 нче армияне тар-мар итәләр.
Рус гаскәрләре зур югалтуларга дучар булалар. Әмма алар Германия төзегән сугыш планын җимерүгә ирешәләр: алманнарга дошманнарын берәм-берәм җиңү мөмкин булмый, һәм алар Көнбатыш фронттагы көчләрен бераз киметергә мәҗбүр булалар.
Состав
Армия гаскәрләре баш командующийлары
- 19.07.1914-17.08.1914 — кавалерия генералы Александр Самсонов
- 23.08.1914-05.12.1914 — кавалерия генералы Сергей Шейдеман
- 05.12.1914-08.04.1917 — инфантерия генералы Владимир Смирнов
- 08.04.1917-12.07.1917 — Антоний Веселовский
- 12.07.1917-07.08.1917 — Николай Данилов
- 07.08.1917-22.08.1917 — Петр Тележников (Шрейдер)
- 22.08.1917-20.11.1917 — Николай Данилов
- 20.11.1917-24.12.1917 — Алексей Баиов
- 24.12.1917- — А. Киселёв
Шулай ук карагыз
- Брусиловның фронтны өзүе
Калып:Беренче бөтендөнья сугышында Россияның Кораллы көчләре