Альберт Әсәдуллин

Альберт Нурулла улы Әсәдуллин (рус. Альбе́рт Нуру́ллович Асаду́ллин; 1 сентябрь 1948, Казан) — Cовет һәм Россия эстрада җырчысы, тенор-альтино. Россиянең атказанган (1988), Татарстанның халык артисты (1998). А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университетының музыка, театр һәм хореография институты ялгыз (соло) җырлау кафедрасы профессоры.

Тәрҗемәи хәле

Ул 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Сукно бистәсендә туа. Әнисе Ор, әтисе – Чапшар авылыннан. Альберт үзенең туган җире дип Балтачны атый. Казан шәһәренең 43нче мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри.

1966 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм Ленинградтагы И.Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегендә укый (1974 елда тәмамлый). Биредә рәсем сәнгатенә булган сәләте белән әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты да ачыла — рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз танылу ала. Ул «Призраки», «Фламинго» төркемнәрендә чыгыш ясый. 1968 елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла.

1970 елларда «Невские волны» төркемендә җырлый. А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән Альберт Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты.

1989 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкара. Ул үзенең дөнья һәм Россия сәхнәләрендәге концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый. II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.

Шәхси тормышы

Ике тапкыр өйләнгән. Беренче никахыннан улы Владислав бар (1970 елгы), рәссам-дизайнер[1]. Икенче хатыны Елена — театр администраторы, ике кыз тәрбиялиләр.

Нота грамотасын белми, музыка мәктәбендә укымаган[2].

2006 елда Асадуллиннар гаиләсе Санкт-Петербургның Воейково бистәсенә күченә, шәхси йортлары бар[3].

Дәүләт бүләкләре

  • «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены (2024) — илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[4];
  • «Фигаро» премиясе лауреаты (2024)[5];
  • «Дуслык» ордены (2018, Татарстан) — мәдәниятне һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[6][7];
  • Татарстанның халык артисты (1998);
  • РСФСРның атказанган артисты (1988).

Дискография

  • «Солнце» вокаль-инструменталь ансамбле (С62-10957-8, Мелодия, 1978);
  • Андрей Петров җырлары («Клуб и художественная самодеятельность» журналы, № 3-79) (Г92-07165, 1979);
  • «Лирические песни на стихи Льва Ошанина» (VA, С60—11659-60, Мелодия, 1979) — «Ташкент» җыры (Д. Тухманов — Л. Ошанин, Р. Бабаджан);
  • А. Журбин, Ю. Димитрин, «Поющие гитары» — «Орфей и Эвридика» (C60—13833-6, Мелодия, 2LP, 1980 г. /CDMAN 097-03, Бомба-Питер, 2 CD, 2003) — Орфей партиясе;
  • «Я вернусь» (С62—15849-50, Мелодия, 7", 1981);
  • «Лето без тебя» (VA, С62—17075 — 6, Мелодия, 7", 1982) — «Снился мне сон» җыры (В. Резников сүзләре һәм музыкасы);
  • «Всё это с нами было» (С60—25961 006, Мелодия, 1987) 1987 ел язмасы, Ростислав Штынь һәм ЭСО Анатолий Бадхен җитәкчелегендәге төркемнәр озатуында, 1995 елда «Дорога без конца» исеме белән кабаттан бастырыла (CD90007);
  • Татьяна Калинина шигырҗләренә язылган җырлар: «Дорога без конца…» (VA, CDMAN 226-04, Бомба-Питер, 2004) — «Дорога без конца» җыры (Альберт Асадуллин, С. Горковенко җитәкчелегендәге Ленингpaд тeлeвидение һәм радиo оркестры;
  • «Жемчужины» (CDMAN 266-05, Бомба-Питер, 2005);
  • Зонг-опера Санкт-Петербургского театра «Рок-опера» «Орфей и Эвридика. 30 лет спустя» (CD, CDMAN 271-05, Бомба-Питер, 2005) — Орфей партиясе;
  • «Дорога без конца» (CD, Монолит Рекордс — МТ 715391-122-1, 2007);
  • «Альберт Асадуллин. Золотая коллекция ретро» (BoMB 033—485/486, Бомба Мьюзик, 2 CD, 2008);
  • «Альберт Асадуллин. Золотая коллекция. Лучшие песни» (CD, ВоМВ 033—487 МР3, Бомба Мьюзик, 2009).

Искәрмәләр

  1. «У меня есть сожаление из-за отмены»: где сейчас певец Альберт Асадуллин (2024-03-19). 23 октябрь 2025 тикшерелде.
  2. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок безнот не указан текст
  3. Анастасия Попова. «Я настоящий татарин»: Альберт Асадуллин о своей «Дороге без конца», родном языке и энергии Бога (рус.). БИЗНЕС Online (30 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  4. Указ Президента Российской Федерации от 29 мая 2024 года № 444 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2024. Архивировано 30 май 2024 года.
  5. Объявлены Лауреаты премии «Фигаро» 2024. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2024. Архивировано 28 февраль 2024 года.
  6. В Татарской общине Санкт-Петербурга поздравили А. Асадуллина с получением республиканского ордена «Дуслык» (рус.). Портал муниципальных образований РТ (новый) (5 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  7. Указ Президента Республики Татарстан от 27 августа 2018 года № УП-588 «О награждении орденом «Дуслык». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2022. Архивировано 4 сентябрь 2022 года.