Battlefield 2142

Battlefield 2142Digital Illusions CE тарафыннан уйлап чыгарылган санак уены.

Уен барышы

Әлеге уен үз төрендәге дүртенчесе булып санала һәм бу уенның барашы 2142 елда бара. Менә инде ничә дистә еллардан бирле Җирдә глобаль салкынаю бара, шуның нәтиҗәсендә яңа бозлык чоры башлана. Бозлык яңадан-яңа Авразия җирләрен яулый бара. Кешеләргә яшәү җир җитми башлый. Махсус җылытылган киемнәрдә башка йөри алырлык территорияләр көн саен кими бара. Бу вакытларда яңа бөтендөнья сугышы башланып китә, Салкын сугыш дип атыйлар. Әлеге сугыш яшәү өчен, яңа җирләр, яңа байлыклар өчен бара. Уенда лазерлы яисә ультратавышлы корал урынына, гади утлы корал кулланыла, шуның хисабына ату тавышлары ишетелә.[1]

Хәрби хәрәкәтләрдә алты фирка катнаша,соңыннан алар үзара ике блокка берләшәләр: Европа Берлеге (АБ) һәм Паназиат Коалициясе (ПАК), шуңарга Россия һәм Азия илләре керә. 2138 елга әлеге алты фирка коралланалар һәм үзара сугышырга әзер булалар.

Беренче Кампания

Battlefield 2142 уенынынң беренче кампаниясендә 2139 елның октябрендә булган вакыйгалар сүрәтләнә.

undefined

Паназиат Коалициясе агрессор булып тора. Түзмәслек начар шартлар әлеге ПАК дәүләтләрен үзләренең күршеләренә каршы сугыш башларга мәҗбүр итә.[2] Беренче Кампаниянең фронт сызыгы Россиянең көнбатыш чикләреннә алып, Европа аша, Төньяк - Көнбатыш Африкага кадәр сузыла.

Салкын сугыш ПАК дәүләтләренең җәелгән сугыш хәрәкәтләреннән башлана, фронт сызыгы Фарсы култыгыннан алып Көнбатыш Балтыйк диңгезенә кадәр бара. Әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Паназиат Коалициясе Европаның бик зур өлешен яулап ала. Күптән көтелгән вакыйга, Европа халкының Урта диңгез аша Төньяк Африкага агашы башлана. 2142 елда Урта диңгез дивары — Европаның сак чиге, ул Мароккодан алып Мисырга кадә сузыла. ПАК гаскәрләренең Төньяк Африка таба хәрәкәтләре дәвам итү белән сугыш тагында озакка сузыла, 2145 елга ул Икенче Кампания башлануга китерә.

Икенче Кампания

undefined

Төп уен Battlefield 2142 артыннан бустер-пак булган Northen Strike яки Төньяк Хәрәкәт барышында яклар урыннары белән алмашыналар — ПАК Европаның бозлык белән каплап алынган җирләрен үзләштерә башлый, менә шушы вакытларда Европа Берлеге үз җирләрен яңадан кайтару өчен Икенче Кампанияне башлап җибәрә.Төньякка таба хәрби хәрәкәтләр нигезендә Европа Берлеге Үзәк Алмания җирләренә кадәр кайта.

DogTags

Уенда башка кулланучының жетонннарын җыярга мөмкин. Моның өчен башка дошманны пычак белән яраландырарга кирәк. Баскычлар ярдәмендә хәрбинең ничә бүләк, жетон җыйганнарын карап була

Жетоннар җыю уен өчен яңа дәрт өсти, кайбер геймерлар өчен ул чын "идеей фикс"ка әйләнә. Баскычның топ-17, топ-50, топ-100 урыннарын алу чын ләззәт.

Уен кланнарында жетон эзләүчеләр һәм берле-аучылар барлыкка килә.

Хариталар

Уенда 16 рәсми харита бар, шуларның 10сы Battlefield 2142, 3се Northen Strike[3] бустер-пагы, ә дүртенчесе 1.4. пагына һәм икесе яңа 1.50 юрамасына кертелә. Тунис бухтасы харитасында (The Tunis Harbor) башка хариталардан аермалы буларак төрле уйнаучы өчен төрле харита кулланыла. Шуның нәтиҗәсендә гомуми хариталар саны 17 җитә.

undefined
Театр Карта Уен режимы
Басып керү Титан Бары тик җәяүлеләр
Европа Минск (Minsk) Камап алу Әйе Әйе
Белград (Belgrade) Басып керү Юк Әйе
Берлинның төшүе (Fall of Berlin) Камап алу Юк Әйе
Верден (Verdun) Басып керү Әйе Әйе
Серберда чыгу (Cerbere Landing) Камап алу Юк Әйе
"Фокстрот" операциясе (Operation Shingle)² Камап алу Юк Әйе
Африка Гибралтар (Camp Gibraltar) Камап алу Юк Әйе
Сүәеш каналы (Suez Canal) Барысыда Әйе Әйе
Бухта Туниса (Tunis Harbor) Басып керү Юк Әйе
Шухия-Табия (Shuhia Taiba) Басып керү Әйе Әйе
Сиди-Керир (Sidi Power Plant) Басып керү Әйе Әйе
2-нче Европа Кампаниясе Ремаген (Bridge at Remagen)² Басып керү: контроль Әйе Юк
Бавария (Port Bavaria)² Басып керү: контроль Әйе Юк
Лейпцигны коткару (Liberation of Leipzig)² Басып керү: контроль Юк Юк
Якын Көнчыгыш Хайвей Тампа (Highway Tampa)¹ Басып керү: каршы тору Әйе Юк
Тын Океан Атолл Уэйк 2142 (Wake Island 2142)² Басып керү: Камап алу Әйе³ Юк

¹ 1.40 юрамасында гына кулланыла.
²1.50 юрамасында гына кулланыла.
³Титан "Басып керү: Камап алу" өлешендә кулланыла.

Кызыклы фактлар

  • Европа Берлегенең хәрби формасында Лейпциг гербы сурәтләнгән.
  • Уенны уйнаган вакытта АБ хәрби җәяүлеләре рациядән сөйләшкән вакытта Medal of Honor: Airborne тавышлы радист белән сөйләшәләр.
  • 2011 елның 15 февралендә чыккан соңгы яңартуы белән (v1.51) Northern Strike аддоны бушлай бирелә башлады. Шулай ук дүрт яңа харита һәм уенны дисктан башка уйнау мөмкинлеге ачылды.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Battlefield 2142: About, Electronic Arts (2006). 20 август 2006 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-11-30, retrieved 2021-08-13 
  2. Conquest and Titan Mode, EA Games, Electronic Arts (2006). 20 август 2006 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2007-03-11, retrieved 2010-10-03 
  3. Battlefield 2142 Expansion Packs, Battlefield 2142 News, Electronic Arts (2007). 18 гыйнвар 2007 тикшерелде. «Today we would like to announce to all our players the coming release of the Battlefield 2142 Northern Strike booster pack!» архив күчермәсе, archived from the original on 2007-01-20, retrieved 2021-08-13 

Төркемнәр