Петропавловск-Камчатский
Петропавловск-Камчатский (рус. Петропавловск-Камчатский) — Россия шәһәре, Камчатка краеның административ үзәге.
Халык саны — 179 526 кеше.[2]
География
Петропавловск-Камчатский Камчатка ярымутравының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Тын океанның Авача бухтасы ярында урнашкан.
Диңгез порты. «Елизово» халыкара аэропорты.
Сәгать поясы
Петропавловск-Камчатский Камчатка вакыты (Kamchatka Time Zone, PETT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +12:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +9 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+9 итеп күрсәтелә.
Климат
| Петропавловск-Камчатский климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 4,4 | 3,6 | 6,8 | 18,1 | 20,6 | 27,6 | 30,0 | 27,7 | 24,4 | 17,8 | 12,6 | 6,4 | 30,0 |
| Уртача максимум, °C | −5,1 | −4,5 | −1,8 | 2,1 | 6,6 | 11,9 | 15,0 | 15,9 | 13,2 | 7,8 | 1,0 | −3,5 | 4,9 |
| Уртача температура, °C | −7,6 | −7,1 | −4,6 | −0,6 | 3,4 | 8,2 | 11,5 | 12,5 | 9,7 | 4,9 | −1,3 | −5,8 | 1,9 |
| Уртача минимум, °C | −9,8 | −9,4 | −7 | −2,6 | 1,2 | 5,7 | 9,3 | 10,2 | 7,1 | 2,6 | −3,3 | −7,9 | −0,3 |
| Абсолют минимум, °C | −28,6 | −31,7 | −24,8 | −14,8 | −7,2 | −5,5 | 2,5 | 2,6 | −1,1 | −7,5 | −16,5 | −26 | −31,7 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 1166 | ||||||||||||
| Чыганак: «Погода и климат» | |||||||||||||
Тарих
1740 елда В.И. Беринг һәм А.И. Чириков экспедициясе тарафыннан Аушин исемле камчадал авылы урынында нигезлнгән. Исеме экспедиция суднолары исемнәреннән ("Изге апостол Пётр" һәм "Изге апостол Павел") алынган.
1803—1822, 1849—1856, 1909—1922 елларда — Россия империясенең Камчатка өлкәсе үзәге.
1822 елда Петропаловский Порт исемле шәһәренә үзгәртеп корылган. 1853—1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында шәһәр гарнизоны англо-француз эскадрасының һөҗүмне кире кайтарган.
1924 елда Камчаткадагы Петропавловскны Казакъстандагы Петропавловсктан аеру өчен шәһәргә Петропавловск-Камчатский исеме кушылган.
1934 елдан — Камчатка өлкәсе үзәге. 2007 елдан Камчатка крае административ үзәге булып тора.
Халык
| 1856[3] | 1897[4] | 1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[2] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~1 500 | 395 | ~17 000 | ~6 000 | ~35 400 | 85 582 | 153 885 | 214 977 | 268 747 | 198 028 | 179 526 |
Милли состав (2002): руслар — 82,0%, украиннар — 5,9%, татарлар — 1,0%, белоруслар — 1,0%; милләтне әйтмәгәннәр — 5,8%, Төньяк милләтләре (ительменнар, коряклар, алеутлар, камчадаллар, эвеннар, чукчалар) — барлыгы 0,5%.[10]
Югары уку йортлары
- Витус Беринг исемле Камчатка дәүләт университеты
- Камчатка дәүләт техника университеты
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Дальневосточный ФО
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-09-01
- ↑ 1 2 3 4 http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/samara/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=683
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-09-01