Новгород республикасы

Новгород республикасы (рус. Новгородская республика) — рус урта гасырлар дәүләте (1136-1478). Киев Русе таркалганнан соң барлыкка килгән, Иван III Мәскәү кенәзе тарафыннан мәрхәмәтсез рәвештә юк ителгән.

Балтыйк буеннан Урал тауларына кадәр җәелгән.

undefined

Тарих

undefined
undefined

1136 елда Всеволод Мстислав улы куып чыгарылганнан соң Новгород җирендә Республика хакимияте урнаштырылган.

Новгород көнчыгыш биләмәләре — Торжок, Волок, Вологда, Бежецк шәһәрләрен Бату хан гаскәрләре 1240-1242 елда басып алганнар.

1242 елның 18 апрелендә (5) Александр Невский җитәкләгән Новгород һәм Владимир көчләре һәм Ливон ордены гаскәре (шул исәптән 1237 елдан Кылычйөртүчеләр Ордены белән) арасында Чудь күлендә "Боз өсте сугышы" дигән зур бәрелеш узган. Сугышта Новгород җиңгән.

1259 елда Александр Невский нияте ярдәмендә Новгород республикасы Рус Олысы эчендә Алтын Урда системасына кертелгән.

1478 елга кадәр Новгород тәхетендә Суздаль, Владимир кенәзләре, аннары Мәскәү кенәзләре (кайчакта Литва кенәзләре) утырганнар.

14 гасырдан Тверь, Мәскәү, Литва кенәзлекләре бәйсез Новгород республикасын басып алырга тырышканнар.

Хакимият тәртибе

Новгород боярлар республикасы үзенчәлекле иҗтимагый эчке тәртибенә хас. Төп икътисади фактор - җир түгел, ә акчалар булган.

  • Вече - новгородлы бай ир-атлар җыены, киң вазифаларына ия: кануннар чыгарган, кенәзне чакырган, посадникны сайлаган, салым зурлыгын билгеләгән.
  • Посадник - Вече рәисе, башкаручы хакимиятнең башы. Аның вазифаларына чит ил эшләре, эчке идарә, мәхкәмә эшләре кергәннәр.
  • Раббылар Шурасы (русча Совет Господ)- Новгород югары пулаты, аның эченә архиепископ, посадник, тысяцкий, старосталар кергәннәр. 15 гасырдан архиепископ - Раббылар Шурасының рәисе булган.
  • Кенәз - Вече тарафыннан чакырылган булган. Аның вазифалары - хөкем, саклану, хәрби эшләр.

Буйсындыру һәм юк итү

undefined

Новгород республикасы үз республика хакимияте тәртибен сакларга теләп Литва ярдәмен сораган. Иван 3 Новгородка каршы яу оештырган.

1478 елда Иван 3 гаскәрләре Новгород шәһәрен буйсындыра. Басып алу нәтиҗәсендә Республика тәртибе юк ителә, вече һәм посадник (шәһәр башлыгы) юкка чыгарыла, күп Новгород боярлары үтерелгән.

Новгород азатлыгын бетерү билгесе - Вече Чаңы Новгородтан алып чыгарылу.

Шулай итеп, бердәнбер көньяк рус республикалык тәртибен Мәскәү тарафыннан рәхимсез рәвештә юк ителгән.

Әдәбият

  • Янин В. Л. Средневековый Новгород.. — М.: Наука, 2004.
  • Фроянов И. Я.. Древняя Русь IX-XIII веков. Народные движения. Княжеская и вечевая власть. — М.: Русский издательский центр., 2012.
  • Фролов А. А. Конфискация вотчин новгородского владыки и монастырей в последней четверти XV века // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2004. — № 4 (18). — С. 54–62.
  • Лукин П. В. Существовал ли в средневековом Новгороде «Совет господ»? // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. — 2012. — № 1 (47). — С. 15–27.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркемнәр