Айгөл Әхмәтшина

Айгөл Гайса кызы Әхмәтшина (баш. Айгөл Ғайса ҡыҙы Әхмәтшина, рус. Айгуль Гайсовна Ахметшина; 1 май 1996, Башкортстан) — башкорт опера җырчысы (меццо-сопрано). Уфа сәнгать училищесын тәмамлый[1]. Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2021)[2], «Casta diva» премиясе лауреаты (2022)[3], International Opera Awards халыкара опера премиясе лауреаты (2023)[4].

Тормыш юлы

1996 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында туган.

Алты яшеннән һөнәри рәвештә академик вокал белән шөгыльләнә башлый, музыкаль гаиләдә тәрбияләнә. Кыргыз-Миякәдә баян буенча музыка мәктәбен тәмамлый. 12 яшеннән концертлар белән Италиягә чыга, башкорт милли җырларын һәм классик арияләр башкара. Чайковскийның ««Я ли в поле да не травушка была….» һәм Делибның «Испан җырын» башкара. Аида Гарифуллина белән атаклы Зальцбург фестивалендә катнаша.

2015 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, үзенең педагогы Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният эшлелесе Наилә Йосыпова белән шөгыльләнүен дәвам итә. Джузеппе Верди исемендәге Милан театры профессоры маэстро Делфо Меникуччи аңа педагогын алмаштырмаска киңәш бирә. Наилә Йосыповага һәрвакыт җырларга тиешлеген искә төшереп тора[1].

Яшь җырчы берничә халыкара бәйгеләрдә җиңә. 2016 елда Уфада үткән Шаляпин исемендәге I халыкара бәйгедә «Тамашачы мәхәббәте»нә лаек була.

Берничә айдан Мәскәүдә узган New Opera World вокалистларның IV ачык халыкара конкурсында беренче урынны яулый. Шунда җырчыны «Ковент-Гарден» Король театры кастинг-директоры Дэвид Гоуланд бәяли һәм тыңлауларның икенче турына чакыра.

2017 елның җәендә 36 ел дәвамында уздырылган һәм беренче тапкыр Россиядә үткән Һанс Габер исемендәге Belveder халыкара опера конкурсында җиңгәннән соң, Айгөл Әхмәтшинаны Россиянең иң яхшы театрларының берсе — Мәскәү «Геликон-опера» театры эшкә чакыра[5]. Җиңүчегә бүләк сыйфатында Мәскәү театрында ангажемент тәкъдим ителә, әмма ул Лондонны сайлый[6].

Иҗаты

Айгөл Әхмәтшинаның Европа сәхнәсендә танылуы 2019 елда француз провинциясе Анжуда үткән Халыкара «Opera de Bauge» фестивалендә Джоаккино Россининың «Золушка» комик операсында төп партияне башкарудан башлана. 25 яшьлек җырчыны еш кына «башкорт Золушкасы» дип атыйлар[7]. Ул — «Ковент-Гарден» Король операсы солисты.

Аның чыгышлар графигы берничә елга алдан төзелгән: 20192020 елларда ул Неаполь шәһәренең Сан-Карло опера театрына, Мадрид Король театрында, Голландия милли опера һәм балет театрында, «Deutsch Oper Berlin» Берлин милли театрының немец операсында, Рим шәһәрендә «Akademia di Santa Cecilia» театрында, Тель-Авивта Израиль операсында җырлый[8].

Җырчы ике Европа фестивалендә — Австриянең «Carinthischer Sommer» һәм Ирландиядә, Уэксфорд «Wexford opera festival» опера фестивалендә катнаша.

2019 елда туган Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә Жорж Бизеның «Кармен» операсындагы Кармен партиясен башкара һәм беренче соло концертын куя[9][10].

Уфа сәнгать училищесына видеокамера һәм ике фортепиано бүләк итә.

Мөгаллиме Римма Рушан кызы Айгөл Әхмәтшинаның чыгарылышын «алтынга тәмамлаучылар» дип атый. 2015 елда — 10 кызыл диплом тапшырылган. Курсташлар барысы да һөнәре буенча төрле театрларда, концерт учреждениеләрендә һәм музыка мәктәпләрендә эшли.

Җырчы Мәскәүдә Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Музыкаль театр сәхнәсендә Бизеның «Кармен» операсында төп партияне башкара, соңрак Пермьдә шул ук операда уйный.

Мәскәү консерваториясенең Зур залында «Виртуозы Москвы» дәүләт камера оркестры озатуында Айгөл Әхмәтшинаның соло концерты үтә. Концерт дирижеры Россиядә һәм дөньяда танылган музыкантларның берсе Фабио Мастранджело була[11].

2022 елда башкорт меццо-сопраносы Сан-Франциско Опера театрында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ога партиясен һәм Нью-Йоркның Метрополитен-опера театрында Джузеппе Вердиның «Риголетто» операсында Маддалена партиясе белән дебют ясый. Шулай ук җырчы инглиз-итальян теноры Фредди де Томмазоның «Il tenore» сольный дискын яздыруда катнаша[12].

Уфа бизнесмены һәм меценаты Василий Пеганов һәм аның хатыны Татьяна — Дмитрий Хворостовский гаилә дуслары, Айгөлне Хворостовскийның хатыны (элек опера җырчысы булган) Флоранс белән таныштыра. Красноярсктагы хәйрия концертында Флоранс Айгөл белән бергә Жак Оффенбахның «Сказки Гофмана» операсыннан «Баркарола»ны башкара[13].

Лондон сәхнәсендә башкарган рольләре: легендар режиссер Питер Брук проектында «Кармен» операсында төп партия, шул ук операда Барри Кочки куйган Мерседес партиясе, Тонни Паппано һәм Ричард Джонс куйган «Леди Макбет Мценского уезда» операсында Сонетка партиясе[14].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • 2016 — Уфада Ф. И. Шаляпин исемендәге I халыкара яшь опера башкаручылар бәйгесендә «Өмет» махсус призы һәм «Тамашачы мәхәббәте» бүләге иясе;
  • Россиянең Дельфий яшьләр уеннары лауреаты;
  • Самарада Дмитрий Кабалевский һәм Сонорда Франсиско Арайса исемендәге халыкара конкурсларның бронза призеры;
  • Санкт-Петербургта Борис Штоколов исемендәге халыкара бәйгеләрдә һәм Мәскәүдә New Opera World җиңүчесе;
  • 2017 — Ханс Габер исемендәге Belveder халыкара вокал конкурсының Гран-при иясе (2017);
  • 2021 елның 26 марты — Башкортстан Республикасының атказанган артисты[15];
  • 2022 елның 29 марты«Casta diva» РФ милли опера премиясе — «Күтәрелеш» номинациясендә ― Полина («Пики дамасы», Фестшпильхаус, Баден-Баден), Розина («Севильский цирюльник» Россини, Опера де Пари), Ольга («Евгений Онегин», Чайковский, Сан-Франциско), Маддалена («Риголетто» Верди, Метрополитен-Опера) партияләре өчен[16][17];
  • 2023 елның 10 ноябре — «Ел җырчысы» номинациясендә International Opera Awards 2023 Халыкара опера премиясе[4];
  • 2025 — Халыкара Oper! Awards 2025 бүләге — «Айгуль» дебют сольный альбомы өчен[18].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Башинформ
  2. ИД «Республика Башкортостан». О награждении Айгуль Ахметшиной званием «Заслуженный артист Республики Башкортостан». 26.03.2021 2021 елның 22 апрель көнендә архивланган.
  3. Премия Сasta Diva: лауреаты 2022. Архивная копия от 10 июнь 2023 на Wayback Machine Музыкальное обозрение, 09.03.2023 [рус.]
  4. 1 2 Аралбаева, Л.К. Уроженка Башкирии Айгуль Ахметшина стала «Певицей года» премии International Opera Awards 2023 (рус.). АО ИА «Башинформ» (10 ноябрь 2023). — «Лауреатов «оперного Оскара» объявили накануне на торжественной церемонии в Польской национальной опере.» Мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2024. Архивировано 13 февраль 2024 года.
  5. Как вокальный конкурс имени Ханса Габора Бельведера стал крупнейшей певческой биржей в мире. Венская камерная опера. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 ноябрь 2015. Архивировано 30 декабрь 2020 года.
  6. «Вся Уфа». Утро в столице - Айгуль Ахметшина, 10 мая выступление в Башкирском театре оперы и балета. 30.04.2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2024. Архивировано 13 февраль 2024 года.
  7. КП Айгуль Ахметшина: «Меня не приняли в Гнесинку, а через год я уже пела в Лондоне» 24 мая 2019 г.
  8. Интервью с прославленной оперной певицей Айгуль Ахметшиной. Сайт «Культурный мир Башкортостана». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2024. Архивировано из оригинала 13 февраль 2024 года.
  9. Сольный концерт молодой оперной певицы Айгуль Ахметшиной (меццо-сопрано), Национальный симфонический оркестр Республики Башкортостан, дирижер - Дмитрий Крюков — YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2020. Архивировано 15 март 2023 года.
  10. Как девочка из башкирской деревни покорила сцену Королевского театра Лондона, 13 мая 2019 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2024. Архивировано 16 гыйнвар 2024 года.
  11. «NewsBash». Айгуль Ахметшину из Миякинского района Башкирии называют «новой Нетребко». 18.09.2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2024. Архивировано 27 апрель 2022 года.
  12. Айгуль Ахметшина: «Не могу поверить, что я пою в Metropolitan Opera» (6 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2024. Архивировано 13 февраль 2024 года.
  13. «Комсомольская правда». Айгуль Ахметшина: «Меня не приняли в Гнесинку, а через год я уже пела в Лондоне». 24.05.2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2024. Архивировано 25 апрель 2021 года.
  14. ПроУфу. Я первая в мире, кого в Королевский театр взяли в 20 лет 19 января 2017 г.
  15. О награждении Айгуль Ахметшиной 26.03.2021
  16. Премия Сasta Diva: лауреаты 2022. Музыкальное обозрение, 9.03.2023 [рус.]
  17. Лейла Аралбаева. Айгуль Ахметшина и Ильдар Абдразаков отмечены премией Casta Diva. ИА «Башинформ», 30.03.2023
  18. Уроженка Башкирии Айгуль Ахметшина получила награду за дебютный альбом (2025-02-25). 12 гыйнвар 2026 тикшерелде.