Албена Денкова
Албена Денкова (болг. Албена Денкова; 3 декабрь 1974, София) — болгар спортчысы, фигуралы шуучы, бозда биюдә Максим Ставиский белән парлы чыгыш ясый. Ике тапкыр дөнья чемпионы (2006, 2007), Европа чемпионатларының күп тапкырлар призёры, өч Кышкы Олимпия уеннарында (1998, 2002, 2006) катнашучы, унөч тапкыр Болгария чемпионы.
Карьерасы
Денкова спорт карьерасын гимнастика белән шөгыльләнүдән башлый. Фигуралы шууга 8 яшендә килә. Албенаның беренче партнёры Христо Николов була. Аның белән ул 1988 ел азагында яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында халыкара аренада дебют ясый.
1996 елда Россия фигуралы шуучысы Максим Ставиский белән парга баса.
Пар Одинцовода Алексей Горшковта күнегүләр ясый. 2005 елда Мәскәүдә узган дөнья чемпионатыннан соң алар тренерларын алыштырырга булалар һәм Делавэрга (АКШ) Наталья Линичук һәм Геннадий Карпоносов янына күченәләр.
2006 елның октябрендә Албена Денкова биш еллык срокка Болгариянең Фигуралы шуу федерациясе президенты итеп сайлана.
2007 елгы дөнья чемпионатында җиңүдән соң, Максим катнашында килеп чыккан автоһәлакәт һәм аннан соңгы суд тикшерүләре сәбәпле, карьераларын тәмамларга мәҗбүр булалар.
Шоуларда катнашуы һәм тренерлык эшчәнлеге
Беренче каналның «Ледниковый период» телешоуында катнаша:
- 2007 елда — актёр Игорь Верник белән парда;
- 2008 елда (икенче сезон) — шоумен Тимур Родригес белән;
- 2009 елда — музыкант Игорь Бутман белән;
- 2013 елда — актёр Пётр Кислов белән парада (3 нче урынны яулыйлар).
- 2020 елда Максим Ставиский белән берлектә «Ледниковый период» шоуының җиденче сезонында тренер буларак катнаша.
2019 елда спортчы «Россиянең Яңа ел башкаласы 2019 — Тула» проектының ачылышындагы боз шоуында чыгыш ясый[1].
Максим Ставиский белән бергә чыгыш ясаган спортчылар өчен программалар кую һәм хореография белән актив шөгыльләнә. 2009/2010 елгы сезонда алар Франциянең ялгыз шуучысы Бриан Жуберга ирекле программа куялар.
2025/2026 елгы сезонда дуэт Россия спортчылары Александра Бойкова һәм Дмитрий Козловский өчен ирекле программа куюлары белән билгеле[2].
2024—2025 елларда Денкова Илья Авербухның боз спектакльләрендә, шул исәптән «Уңышка 20 ел» юбилей туры һәм «Мәңгегә бергә» шоуында чыгыш ясавын дәвам итә.
2025 елның декабрендә, яңа шугалак ачу тантанасында катнашу өчен, беренче тапкыр Кырымга килә[3].
2026 елның 16 гыйнварында Казанда «Черек күл» паркының шугалагында узган Winter Fest фестивалендә чыгыш ясый[4].
Шәхси тормышы
2011 елның 30 гыйнварында партнёры Максим Ставискийдан улы Даниель туа[5].
Программалары
| Сезон | Оригиналь бию | Ирекле бию | Күрсәтмә номер |
|---|---|---|---|
| 2006–2007 |
Libertango |
Lacrimosa (реквием) |
Ромео + Джульетта |
| 2005–2006 |
Cha Cha |
Adagio |
|
| 2004–2005 |
Чарльстон Медленный фокстрот: You’ve Got a Friend in Me |
Lambarena — Bach to Africa |
|
| 2003–2004 |
Блюз: It’s a Man’s Man’s Man’s World Свинг (жанр): Big and Bad |
Suite No. 4 in D-Minor |
|
| 2002–2003 |
March for the Turkish Ceremonies Вальс: Dance of the Witches Король филармоник оркестры тарафыннан башкарыла |
Afrah Baladi |
|
| 2001–2002 |
Танго: Fugata Фламенко: Duende |
O (Cirque du Soleil) |
|
| 2000–2001 |
Фокстрот: Темасы "Розовая пантера"дан Квикстеп: I Wanna Be Like You |
Xotica — Journey to the Heart |
|
| 1999–2000 |
Speak up Mambo Soledad Give it up |
Xotica — Journey to the Heart |
|
| 1998–1999 |
Song of the Spirit |
Sarabande Bourée |
|
| 1997–1998 |
|
Sing, Sing, Sing 1941 Hollywood |
|
| 1996–1997 |
El Choclo |
Sing, Sing, Sing 1941 Hollywood |
Спорт казанышлары
2001 елдан соң
| Ярышлар | 2001–2002 | 2002–2003 | 2003–2004 | 2004–2005 | 2005–2006 | 2006–2007 |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Кышкы олимпия уеннары | 7 | 5 | ||||
| Дөнья чемпионаты | 5 | 3 | 2 | 5 | 1 | 1 |
| Европа чемпионаты | 6 | 2 | 2 | 3 | ||
| Болгария чемпионаты | 1 | 1 | 1 | 1 | 1 | 1 |
| Гран-При Финаллары | 3 | 1 | ||||
| America Skate | 1 | |||||
| Bompard Trophee Eric | 4 | 1 | 2 | 1 | ||
| Cup of Russia | 3 | |||||
| NHK Trophy | 3 | 1 | 1 | 2 | ||
| Skate International Canada | 4 | 2 | 1 | |||
| Bofrost Cup | 1 | 1 | ||||
| Finlandia Trophy | 1 | 1 |
2001 елга кадәр
М. Ставиский белән
| Ярышлар | 1996–1997 | 1997–1998 | 1998–1999 | 1999–2000 | 2000–2001 |
|---|---|---|---|---|---|
| Кышкы олимпия уеннары | 18 | ||||
| Дөнья чемпионаты | 19 | 17 | 11 | 10 | |
| Европа чемпионаты | 17 | 16 | 9 | 8 | |
| Болгария чемпионаты | 1 | 1 | 1 | 1 | 1 |
| Cup of Russia | 5 | ||||
| NHK Trophy | 6 | ||||
| Skate International Canada | 5 | ||||
| Bofrost Cup | 6 | 3 | |||
| Nebelhorn Trophy | 3 | ||||
| Алтын тимераяк Загреб |
2 | ||||
| Finlandia Trophy | 1 | 1 | 1 | ||
| Карл Шефер мемориалы | 1 |
Х. Николов белән
| Ярышлар | 1988-1989 | 1989-1990 | 1991-1992 | 1992-1993 | 1993-1994 | 1994-1995 |
|---|---|---|---|---|---|---|
| Дөнья чемпионаты | 21 | 26 | 27 | 24 | ||
| Европа чемпионаты | 18 | 22 | 25 | 22 | ||
| Дөнья чемпионаты (юниорлар) | 16 | 16 | ||||
| Болгария чемпионаты | 1 | 1 |
Искәрмәләр
- ↑ Тула стала новогодней столицей России: как это было (рус.). newstula.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2024.
- ↑ Денкова и Ставиский поставили произвольную программу Бойковой и Козловскому (рус.). Чемпионат (29 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ Болгарская фигуристка восхитилась спортивным объектом в Крыму (рус.). Новости Крыма (23 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ На катке в парке «Черное озеро» выступят Авербух, Ягудин, Тотьмянина и Маринин. ГТРК «Татарстан» (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ У Албены Денковой и Максима Ставиского родился сын! Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2011. Архивировано из оригинала 24 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Президентът награди Албена Денкова и Максим Стависки с орден «Стара планина»(үле сылтама) (болг.)