Александру Гацкан
Алекса́ндру Миха́ил улы Гацка́н (Александр Гацкан, молдав. Alexandru Gațcan, рус. Алексанйдр Михайлович Гацкан, 27 март 1984, Кишинёв) — Молдавия һәм Россия футболчысы, ярымсакчы. 2005 елдан 2018 елга кадәр Молдова милли җыелма командасы уенчысы (61 матч һәм 5 гол). Карьерасы дәвамында алган сары карточкалар саны буенча Россия чемпионаты рекордсмены (323 матчта 112 карточка). Россия чемпионатында уйнаган матчлар саны буенча легионерлар арасында икенче урынны алып тора, (Дейвидас Шемберастан гына калыша). 2026 елның гыйнварыннан — «Ростов-2» клубы тренеры[3].
Тормыш юлы
Балачагында Гацкан балет һәм молдаван халык биюләре белән шөгыльләнә, чөнки Кишинёвта ул укыган мәктәптә футбол секциясе булмый. Футболга ул соңрак килә, беренче тренировкаларын асфальт өстендә үткәрә. Футбол белән туган шәһәре Кишинёвта, «Униспорт-Авто» клубында шөгыльләнә башлый. Молдова футбол чемпионатының югары лигасында бер сезон уйнаганнан соң, 2004 елның уртасында Гацкан Мәскәү «Спартагы»ның дубль составына чакырыла[4]. «Спартак» дубле өчен 14 матчта катнашып, 2 туп кертә.
2005 ел сезонын беренче дивизионда — ул вакытта Мәскәү «Спартагы»ның фарм-клубы булган Чиләбе «Спартагында» уздыра.
2006 елның февралендә Казанның «Рубин» клубына кушыла. 2006 елның көзендә Гацкан футболчы паспорты белән бәйле җәнҗалга эләгә. «Зенит» вәкилләре казанлылар составында бер үк вакытта 9 легионер булуына каршылык белдәрәләр (регламент буенча 8 генә рөхсәт ителә)[5]. Тикшерү нәтиҗәсендә Гацканның Россия гражданлыгын алуында хокук бозулар табылмый[6][7].
«Рубин» өчен уйнаганда, Молдова яшьләр җыелма командасы составында чыгыш ясау тәҗрибәсе булган Гацкан илнең төп командасы уеннарына даими чакырыла башлый. Аның исәбендә 2006 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу циклында 2 матч һәм 2008 елгы Европа чемпионатының сайлап алу турнирында 8 уен бар. 2007 елның октябрендә җыелма команда өчен матчларның берсендә Гацкан җәрәхәт ала һәм шул сезонның азагын калдырырга мәҗбүр була[8].
2008 ел сезоны башланыр алдыннан, берничә яңа уенчы, аерым алганда Сергей Семак килү сәбәпле, «Рубин» Гацканны башка командага сатарга була. «Ростов» белән килешү төзелә, әмма күчү булмый һәм сезонның беренче яртысында Гацкан казанлыларның яшьләр составында уйный. 2008 елның августында гына ул «Ростов» клубы сафларына кушыла.
2015 елның 18 июлендә «Ростов» капитаны итеп билгеләнә. 2017 елның 14 апрелендә ЦСКАга каршы уенда «Ростов» өчен үзенең 250 нче матчын үткәрә.
2018 елда җыелма командадагы карьерасын тәмамлый[9].
2019 елда «Спартак»ка каршы уен Гацканның «Ростов» өчен соңгы хушлашу уены була. Шул ук елның 23 июлендә ул Самараның «Крылья Советов» клубына күчә[10].
Самара клубында ике сезон эчендә ул 51 рәсми матч уздыра һәм 1 гол кертә[11]. 2019/20 сезонында РПЛда 22 матчта уйный, әмма команда 15 нче урынны ала һәм ФНЛга төшеп кала[12]. 2020/21 сезонында Гацкан «Крылья»га ФНЛ беренчелегендә җиңәргә һәм югары дивизионга кайтырга, шулай ук Россия Кубогы финалына кадәр барып җитәргә ярдәм итә[13]. Шул сезонда Гацкан лигада 27 матчта катнаша, клуб өчен үзенең бердәнбер голын 2020 елның 17 октябрендә «Волгарь» капкасына кертә[14] һәм Россия Кубогында 2 матч уздыра[15]. Сезон тәмамлангач, командадан китә[11].
2021 елның 29 июлендә карьерасын тәмамлавын игълан итә[16].
2026 елда Никита Симонян истәлегенә багышланган СССР легендалары — «Спартак» матчында катнаша[17].
Тренерлык карьерасы
2019 елда алынган UEFA B категорияле тренерлык лицензиясенә ия[18]. 2021 елның ноябрендә «Ростов» академиясендә тренер булып эшли башлый[19], анда 2007 елда туучы футболистлар командасы белән эшли[20].
2024 елның гыйнварында клубның яшьләр командасы тренерлар штабына Алексей Едунов ассистенты буларак керә[21][22]. Алар җитәкчелегендә команда 2024 һәм 2025 еллар сезоннарында Яшьләр футбол лигасында 5нче урынны ала[23],2026-02-18 ә берничә уенчы (Имран Азнауров, Иван Комаров) төп составка күчә.
2026 елның гыйнварында Икенче лигада чыгыш ясаучы «Ростов-2» клубы тренеры итеп билгеләнә[3].
Уен стиле һәм кушаматлары
Александру Гацкан үзенең катгый һәм бирешмәүчән уен стиле белән билгеле. Аны агрессив уены белән танылган Британия футболчысы Винни Джонс белән чагыштыралар һәм «Молдова Винни Джонсы» дигән кушамат бирәләр[24]. Командада аны кыскача «Гац» дип тә атыйлар[24]. Катгый уен стиле дисциплинар статистикада да чагылыш таба: Гацкан Россия чемпионатында алынган сары карточкалар саны буенча рекордчылар арасына керә[24].
Гаиләсе һәм шәхси тормышы
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Командада
- «Ростов»
- Россия футбол кубогы иясе: 2013/14;
- Россия футбол чемпионатының көмеш призеры: 2015/16;
- Россия Беренче дивизионы җиңүчесе: 2008[28];
- «Крылья Советов»
- ФНЛ беренчелеге җиңүчесе: 2020/21[28];
Шәхси
- Молдавиядә ел футболчысы (4 тапкыр): 2013[29], 2015[30], 2016[31], 2017;
- «Ростов» футбол командасы җанатарларыннан «Сары-зәңгәр йөрәк» бүләге (2015);
- «Хезмәт даны» ордены (рум. Ordinul „Gloria Muncii”): 2018[32];
- 2020 елда Transfermarkt порталы буенча XXI гасырда иң күп сары карточка алган дөньяның топ-25 футболчысы исемлегенә керә.
- 2021 елның 29 июленә карата (карьера ахыры)
| Клуб | Сезон | Чемпионат¹ | Кубок² | Еврокубклар³ | Барлыгы | ||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Уеннар | Голлар | Уеннар | Голлар | Уеннар | Голлар | Уеннар | Голлар | ||
| Спартак (Чиләбе) | 2005 | 36 | 2 | 0 | 0 | 0 | 0 | 36 | 2 |
| Барлыгы | 36 | 2 | 0 | 0 | 0 | 0 | 36 | 2 | |
| Рубин | 2006 | 21 | 1 | 4 | 1 | 2 | 0 | 27 | 2 |
| 2007 | 19 | 1 | 3 | 1 | 2 | 0 | 24 | 2 | |
| Барлыгы | 40 | 2 | 7 | 2 | 4 | 0 | 51 | 4 | |
| Ростов | 2008 | 14 | 3 | 0 | 0 | 0 | 0 | 14 | 3 |
| 2009 | 26 | 4 | 0 | 0 | 0 | 0 | 26 | 4 | |
| 2010 | 24 | 0 | 1 | 0 | 0 | 0 | 25 | 0 | |
| 2011/2012 | 35+2 | 4 | 4 | 0 | 0 | 0 | 41 | 4 | |
| 2012/2013 | 27+2 | 0 | 3 | 0 | 0 | 0 | 32 | 0 | |
| 2013/2014 | 25 | 1 | 3 | 2 | 0 | 0 | 28 | 3 | |
| 2014/2015 | 26+2 | 1 | 1 | 0 | 2 | 0 | 31 | 1 | |
| 2015/2016 | 23 | 2 | 0 | 0 | 0 | 0 | 23 | 2 | |
| 2016/2017 | 24 | 3 | 0 | 0 | 13 | 0 | 37 | 3 | |
| 2017/2018 | 26 | 2 | 2 | 0 | 0 | 0 | 28 | 2 | |
| 2018/2019 | 24 | 1 | 5 | 1 | 0 | 0 | 29 | 2 | |
| 2019/2020 | 1 | 0 | 0 | 0 | 0 | 0 | 1 | 0 | |
| Барлыгы | 269+6 | 21 | 19 | 3 | 15 | 0 | 309 | 24 | |
| Крылья Советов | 2019/2020 | 22 | 0 | 1 | 0 | 0 | 0 | 23 | 0 |
| 2020/2021 | 27 | 1 | 2 | 0 | 0 | 0 | 29 | 1 | |
| Барлыгы | 49 | 1 | 3 | 0 | 0 | 0 | 52 | 1 | |
| Карьера дәвамында барлыгы | 423+6 | 29 | 32 | 2 | 20 | 2 | 481 | 33[33] | |
Таблицада түбәндәге турнирлар исәпкә алынган:
¹ Россия футбол чемпионаты («+» билгесе белән ФНЛ командалары белән Премьер-Лигада уйнау хокукы өчен стыковой матчлар күрсәтелгән), Россия Беренче дивизионы
² Россия футбол кубогы, Россия футбол суперкубогы
³ УЕФА Чемпионнар лигасы, УЕФА Кубогы, УЕФА Европа лигасы
Йомгаклау саннары (481 матч, 33 гол) еврокубклардагы һәм стыковой матчлардагы статистиканы, шулай ук Молдавия чемпионатындагы чыгышларны үз эченә ала[33].
Искәрмәләр
- ↑ Alexandru Gatcan // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
- ↑ ALEXANDRU GATCAN // Base de Datos del Fútbol Argentino (исп.)
- ↑ 1 2 ФИФА наложила жёсткие санкции на ФК «Ростов»: в чём ограничили клуб. РостовГазета (14 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Марк Бессонов. Отверженные. Кто в своё время забраковал победителей «Баварии». Чемпионат (24 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Андрей Семьянинов. "Зенит" надеется превратить 0:3 в 3:0. Коммерсантъ (27 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Советский спорт «РФПЛ: Регистрация Гацкана не нарушила регламент». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 18 февраль 2026 года.
- ↑ Футбол. Гацкан полностью оправдан. РБК Спорт (3 ноябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Футбол. Гацкан выбыл до конца сезона. РБК Спорт (19 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Капитан «Ростова» Гацкан завершил карьеру в сборной Молдовы. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 22 ноябрь 2018 года.
- ↑ «Крылья Советов» объявили о подписании контракта с Гацканом. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 23 июль 2019 года.
- ↑ 1 2 Александр Гацкан покинул «Крылья Советов». MySeldon.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ «Крылья Советов» вылетели из РПЛ. MySeldon.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ «Крылья Советов» досрочно стали победителями ФНЛ. Чемпионат-Ростов. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Александр Гацкан подписал контракт с «Крыльями Советов». rostof.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Александр Гацкан. Sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ 37-летний Гацкан завершил карьеру: «Продолжу наслаждаться футболом с другого ракурса». Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 29 июль 2021 года.
- ↑ Наталья Бухарева. Матч легенд СССР — «Спартак» в память о Никите Симоняне. В мире спорта (26 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Гацкан получил тренерскую лицензию UEFA B. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Гацкан стал тренером академии «Ростова». Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 18 ноябрь 2021 года.
- ↑ Экс-капитан ФК «Ростов» Александр Гацкан стал тренером юношеской команды. rostov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Марсель Арзуманян. «До слез доходило, хотелось все бросить к черту». Гацкан рассказал, почему ему было тяжело тренировать детей. Sport24 (6 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Экс-капитан «Ростова» Гацкан пополнил тренерский штаб молодёжки. rostov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Молодёжная футбольная лига 2024. Турнирная таблица. Soccer365.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 Александр Гацкан: «По моим ощущениям, готов играть еще два года». nationmagazine.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ «Ростов» поздравил Гацкана с рождением сына. Советский спорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 7 июнь 2016 года.
- ↑ У Гацкана появился фан-клуб в Италии. Sportbox.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ В Ростове открылся бельгийский пивной бар The Legend 84. Sobaka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Alexandru Gatcan - Titles & achievements. www.transfermarkt.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Александр Гацкан – лучший футболлист Молдовы 2013-го года [рус.] (2013-12-15). 18 февраль 2026 тикшерелде.
- ↑ Гацкан — лучший футболлист Молдавии в 2015 году. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 21 декабрь 2016 года.
- ↑ Александр Гацкан - лучший футболлист 2016 года, лучшим тренером выбран Андриан Сосновский. moldfootball.com (11 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026. Архивировано 20 декабрь 2016 года.
- ↑ Гацкан Александр (Ростов). soccer.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Alexandru Gatcan - Player profile. Transfermarkt. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.