Алексей Трошин
Алексей Васильевич Трошин (рус. Трошин, Алексей Васильевич; 6 апрель 1925, Стәрлетамак райуны — 3 апрель 2008, Киев) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, полковник. Советлар Союзы Герое (1943).
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 6 апрелендә[1] Башкорт АССРның Стәрлетамак кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасының Стәрлетамак районы), Яңа Ивановка авылында[2] (1970 елларда юкка чыккан) крестьян гаиләсендә туа. Милләте — рус.
Сигез сыйныф тәмамлап, Стәрлетамак районының «Маяк» күмәк хуҗалыгында эшли.
1943 елда Стәрлетамак район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтында.
Мотоукчылар батальоны укчысы, кызылармеец Алексей Трошин 1943 елның 21-22 сентябрендә Украинаның Черкассы өлкәсе, Канев районы, Зарубинцы авылы янында Днепр елгасын беренчеләрдән булып кичә[3], плацдарм өчен сугышларда катнаша, дошман контрһөҗүмен кире какканда күп санлы гитлерчыларны юк итә[4].
Киев шәһәрен азат иткәч, Алексей Трошин яралана һәм госпитальдә дәвалана. 1945 елда Сарытау танк училищесын тәмамлый. Берлинны штурмлаганда взвод белән җитәкчелек итә.
Сугыш тәмамлангач, СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1952 елдан — КПСС әгъзасы. 1947 елда офицерларның югары техник бронетанк мәктәбен, 1954 елда — офицерлар составын камилләштерү курсын, 1968 елда — В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне тәмамлый. 1970 елда 11 нче гвардия армиясенең 1 нче танк дивизиясе, 117 нче танк полкында сәяси эшләр буенча командир урынбасары вазифасын башкара.
1976 елдан — полковник Алексей Трошин запаста, соңрак отставкага китә. Тбилиси шәһәре Киров районының гражданнар оборонасы штабы начальнигы булып эшли. Воронеж шәһәрендә, 1995 елдан Воронеж өлкәсенең Поворино шәһәрендә, соңрак Киевта кызы янында яши.
2008 елның 3 апрелендә вафат була, Киев шәһәренең «Берковцы» зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 17 ноябрендәге Указы белән командованиенең хәрби биремнәрен төгәл үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен кызылармеец Алексей Васильевичка Трошинга Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале (№ 3273) тапшырылып, «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[4];
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985)[4];
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (14.05.1945)[4];
- Кызыл Йолдыз ордены (05.10.1943)[4];
- медальләр.
Исемен мәңгеләштерү
- 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Алексей Трошин исеме Стәрлетамак районының Яңа Отрада авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[5][6];
- Стәрлетамак районының Яңа Отрада авылы урта мәктәбе бинасына «Яңа Ивановка авылында Советлар Союзы Герое Трошин Алексей Васильевич яшәгән һәм укыган» дигән язлы истәлек тактасы эленә[7];
- Геройның исеме Уфадагы Җиңү паркында гранит стелага уеп язылган[7].
Искәрмәләр
- ↑ Кайбер документларда туган көне 9 апрель дип күрсәтелә.
- ↑ Г. Г. Булатов, И. Г. Каримова. Трошин Алексей Васильевич (рус.). «Башкортостан» региональ интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Сүз элеккеге Переяслав-Хмельницкий районы авылы турында бара.
- ↑ 1 2 3 4 5 Трошин Алексей Васильевич (рус.). «Герои страны» халыкара патриотик интернет-проекты. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 9 апреля исполняется 85 лет со дня рождения Героя Советского Союза Алексея Трошина (рус.). ИА «Башинформ» (8 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
Сылтамалар
- Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан». Трошин Алексей Васильевич [рус.] [Тикшерелгән 26 ноябрь 2025]
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Алексей Трошин [Тикшерелгән 26 ноябрь 2025]
- Республиканский Музей Боевой Славы. Трошин Алексей Васильевич [рус.] [Тикшерелгән 26 ноябрь 2025]
- Муниципальный район Стерлитамакский район Республики Башкортостан. Официальный сайт. Герой Советского Союза — наш земляк. Алексей Васильевич Трошин [рус.] [Тикшерелгән 26 ноябрь 2025]
- Саратовское высшее военное командно-инженерное Краснознаменное ордена Красной Звезды училище имени Героя Советского Союза генерал-майора А. И. Лизюкова. Выпускники — герои-танкисты [рус.] [Тикшерелгән 26 ноябрь 2025]
- Памятник на могиле [рус.] [Тикшерелгән 26 ноябрь 2025]