Алсу Әбүлханова

Алсу Әмирдән кызы Әбүлханова (Алсу Әбүлханова, рус. Алсу Эмирдяновна Басырова, 14 декабрь 1976, Воркута, Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия татар эстрадасы җырчысы, телетапшырулар алып баручы. Татарстан Республикасының халык артисты (2025)[1].

Тормыш юлы

1976 елның 14 декабрендә Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Ульяндагы «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә үзенең иҗади эшчәнлеген башлап җибәргән.

Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульян мәктәбендә укыта.

1997—2000 еллар — Казан консерваториясендә укый.

2003 ел — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый, югары музыкаль белем ала.

1998 елдан — «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солистка-вокалчы булып эшли башлый.

Иҗат юлы

Казанның «Европа-плюс» радиостанциясендә яңалыклар алып бара башлый. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән күп гастрольләрдә йөри.

Милләте буенча татар буларак, Алсу интервьюда Россия сәхнәсендә чыгыш ясарга теләвен белдерде[2]. Әмма артист Казанда ешрак концерт бирә. Репертуар бик бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла.

2013 елда Алсу талантлы композитор Флера Шәрипова музыкасына "Туган көн белән " дип исемләнгән клип төшерде. 2016 елда артистка иҗат сөючеләрне Зөфәр Хәйретдинов белән «Сонгы тапкыр» дигән уртак җырга төшерелгән тагын бер клип белән сөендерде. 2018 елда Ринат Сафин белән «Син һәм мин» романтик композициясен башкарды.

2025 елда Алсу Абельхановага Татарстан Республикасының халык артисты мактаулы исеме биреләТатарская певица Алсу Абульханова стала народной артисткой Татарстана. KazanFirst (25 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026..

Шәхси тормышы

Кияүдә, ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан.

Дискография

  • 2004 — «Соңгы төн»
  • 2008 — «Сине яратыр өчен»
  • 2018 — «Алсу Әбүлханова»

Җырлар, сингллар

  • 2022 — «Ай-ли Гөлкәем», «Сөю җыры», «Балалар», «Ашыктык бугай», «Яратабыз», «Соңгы саубуллашу», «Син түгел», «Диңгезгә», «Улыма», «Алмаз», «Дусларым»;
  • 2023 — «Пар алкалар», «Елмай»;
  • 2024 — «Татарин-барин», «Татарин — барин! (the Tatar Version)», «Түзеп булмый яратуга»;
  • 2025 — «Лето зима».

Фильмография

Бүләкләре

Искәрмәләр