Артур Кусимов

Артур Кусимов (Кусим; рус. Артур Маулиевич Кусимов; 2 июль 1992, Аскар, Әбҗәлил районы, Башкортстан22 октябрь 2023, Казан, Татарстан Республикасы) — Россия җырчысы, «Элвин Грей» лейблының элеккеге музыканты[1][2]. 2015 елдан Радик Юлъякшин командасында эшли, соңгы елларында мөстәкыйль иҗат проектын булдыра: яңа җырлар яздыра, альбомын чыгару турында хыяллана[3][1].

Тормыш юлы

1992 елның 2 июлендә Башкортстанның Әбҗәлил районы Аскар авылында туа. Балачактан музыка белән мавыга. 2008 елда Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта махсус музыка мәктәп-лицеен (хәзерге вакытта музыка көллияте), ә 2012 елда Мәскәү Суворов хәрби музыка училищесын тәмамлый. [3]. 2016 елда Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын тәмамлый[4].

2015 елда популяр башкаручы Эльвин Грей командасына (Радик Юлъякшин) кушыла һәм аның белән гастрольләрдә йөри[3].

Үлеме

2023 елның 22 октябрендә Кусимовның вафаты турында билгеле була, ул вакытта музыкантка 31 яшь була[5]. Медицина нәтиҗәләре үлем сәбәбен йөрәк белән бәйле проблемалар дип күрсәтә[1]. Яшь башкаручы 32 нче яшендә Казанда вафат була[6][3]. Музыкантның Башкортстандагы һәм Татарстандагы фанатлары өчен бу хәбәр көтелмәгән була[7].

undefined

Артур Кусимов белән Казанда 23 октябрьдә хушлашалар, ә 24 октябрьдә туган ягында — Башкортстанның Әбҗәлил районы, Аскар авылында җирлиләр. Аның әнисе һәм сеңлесе калган[3].

2024 елда Аскар авылындагы каберенә һәйкәл-таш куела[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Ляйсан Закирова. Элвин Грей сообщил причину смерти музыканта из Башкирии Артура Кусимова (рус.). Башинформ (23 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  2. 1 2 Яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимов каберенә һәйкәл-таш куелган. Интертат (2 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Базекина Яна. «Как несправедлив этот мир!»: в Башкирии простятся с экс-музыкантом лейбла «Элвин Грей» Артуром Кусимовым. www.ufa.kp.ru (23 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2024.
  4. Тансулпан Юмагужина. Элвин Грей в соцсетях сообщил о смерти в Казани 31-летнего экс-музыканта своей группы Кусима (рус.). Абзелил (22 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  5. Лейла Аралбаева. Элвин Грей сообщил о безвременной смерти музыканта своего лейбла (рус.). Башинформ (22 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  6. На 32-м году жизни умер певец Артур Кусимов. www.regnum.ru (23 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2024.
  7. Зажигал залы улыбкой: что говорят о скончавшемся в 31 год певце из команды Элвина Грея Артуре Кусимове. www.ufa1.ru (23 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2024.

Сылтамалар