Асъя кыа (ансамбль)
«Асъя кыа» (коми Асъя кыа[1]), Коми Республикасының Виктор Морозов исемендәге дәүләт җыр һәм бию ансамбле — Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы. Коми АССРның В. Савин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). 2005 елдан В.П. Морозов исемен йөртә[2].
Сәнгать җитәкчесе, баш дирижер — Александр Титаренко, РФ атказанган артисты.
Оркестр җитәкчесе — Алексей Чашников.
Баш хормейстер — Алексей Разбаков.
Балетмейстер — Дмитрий Бушуев, РФ атказанган артисты.
Тарих
Файл:Коми ансамбле 1.jpg
«Асъя кыа» ансамбле
- 1939 елның 11 мартында Коми АССР радиокомитетының хоры нигезендә Сыктывкар шәһәрендә җыр һәм бию ансамбле оештырыла[3]. 1958 елда Коми АССР музыка театры ачылганчы, республикада бердәнбер һөнәри музыка мәдәнияте учагы булып исәпләнә. 1978 елда Коми АССР дәүләт җыр һәм бию ансамблена «Асъя кыа» исеме бирелә[4].
- 1940 елның 5 октбренда Сыктывкарда педагогия институты бинасында 1 нче чыгышы була — рәсми концерт сезоны ачыла.
- 1941 «Усть-Кулом ихтилалы» исемле беренче коми милли операсында (А.А. Воронцов музыкасы, Н. Дьяконов һәм С. Ермолин либреттосы) Коми драмтеатры белән бергә «Асъя кыа» ансамбле дә катнаша.
- 1946 «Асъя кыа» ансамбленең 17 артисты (А. Каторгин, В. Есева һ.б.) «Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
- 1940-1950 милли репертуар туплана.
- 1951 Коми АССРдан читтә беренче чыгышлары уза.
- 1951 Мәскәүдә Зур театрның юбилей бәйрәмендә катнаша.
- 1961, 1962 Мәскәүдә, Зур Кирмән сараенда концертлары уза.
- 1967 Пермь TV студиясе, Ленинград TV студиясе ансамбль турында фильмнар төшерә.
- 1970 Ансамбль беренче пластинкасын чыгара.
- 1991 ансамбль каршында хор өчен артистлар әзерләүче милли студия ачыла.
- 1994 ансамбль Коми филармониясенә кушыла.
Чит илләрдәге чыгышлары
Катнашкан фестивальләре
- 2002 I Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале (Мәскәү).
- 2003 II Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале (Петербург).
- 2009 Халыкара сәнгатьләр һәм халык иҗаты фестивале «Фин-угыр транзиты: халыклар мәдәнияте» (Финно-угорский транзит: культура народов) (Мәскәү).
- 2011 Гомумроссия халык иҗаты фестивале (Мәскәү).
- 2012 «Төньяк гөләндәме» (Многоцветье севера) проекты («ЛУКОЙЛ» ААҖ).
Репертуар
Ансамбльнең иҗат юнәлеше — милли коми фольклорын заманча уку, жанрлар синтезы, хор пластикасы. Сәхнә режиссурасы телләр барьерын җиңәргә ярдәм итә, чыгышларны җиңел кабул итәрлек, аңлаешлы итә. Концертларның төп темасы — кеше һәм табигатьнең һармониясе. Төньякта яшәүче халыкның характерын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, ышануларын, уеннарын ачып бирүче, тайга белән тундраны сурәтләүче җырлы-биюле күренешләр тәкъдим ителә. Коми Республикасының үзешчән композиторлары иҗатына да зур урын бирелә. Коми милли уен кораллары (чипсан, пöлян, бәргеч таяклар, сярган, зиль-зёль, һ. б.) концертларда уңыш казана.
Ансамбльдә
- Хорда — 37 артист (21 хатын-кыз, 16 ир-ат)
- Балетта — 19 артист (10 хатын-кыз, 9 ир-ат)
- Оркестрда — 16 артист
- 1 алып баручы
- Оркестрда 2 баян, 1 балалайка, 5 домра-прима, 2 домра-альт, 1 флейта, 1 бас-гитара, 1 ритм-гитара, 1 бәрмә корал, 1 электр пианиносы, 1 синтезатор, 1 гөслә.
Сәнгать җитәкчеләре
- 1939-1940 Оплеснин Иван Васильевич
- 1940-1942 Воронцов Александр Александрович
- 1941-1947 Каторгин Аполлон Васильевич
- 1947-1948 Осипов Александр Георгиевич
- 1947-1953 Зерницкий Михаил Маркович
- 1953-1961 Дехтяров Георгий Николаевич
- 1961-1963 Мастеница Вацлав Иосифович
- 1963-1967 Молдавский Борис Александрович
- 1967-1974, 1978-1979 Лапский Александр Дмитриевич
- 1979-1982 Пыстина Галина Серафимовна (в.б.)
- 1981-1984 Котиков Валерий Васильевич
- 1985-1988 Самарин Владимир Аркадьевич
- 1974-1978, 1988-2000 Морозов Виктор Петрович
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
- Коми филармониясе сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Коми теленнән «Иртәнге таң» дип тәрҗемә ителә
- ↑ Приказ Министерства культуры и национальной политики Республики Коми от 15 ноября 2005 г. № 593 о.д.
- ↑ Приказ № 22 Управления по делам искусств при Совнаркоме Коми АССР
- ↑ Постановление Совета министров Коми АССР от 27 апреля 1978 г. № 215