Бозаулык
Бозаулык (рус. Бузулук) — Оренбург өлкәсендә шәһәр, Бозаулык районының административ үзәге.
Халык саны — 82 655 кеше (2010).
География
Бозаулык Самара елгада, Оренбургтан 246 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша.
Тарих
Бозаулык 1736 елда ныгытма буларак нигезләнә.
1781 елда шәһәр һәм өяз үзәге статусы ала; 1796 елдан — Оренбург губернасы составында.
1785 елда янгыннан зыян күрә; янгыннан соң крепость корылмалары торгызмаганнар.
1851 елдан — Самар губернасы составында.
1856 елда Бозаулыкта 4 чиркәү, 798 йорт һәм 57 лавка (кибет) булган.
1928—1929 елларда — Урта Идел өлкәсе составында, 1929—1934 елларда — Урта Идел крае составында, 1934 елдан — Оренбург өлкәсе составында.
Бөек Ватан сугышы вакытында Бозаулыкта Чехословакия хәрби көчләрнең нигезе булган 1 аерым чехословак батальоны оештырылган, Владислав Андерс җитәкчелеге астында булган поляк армиянең штабы булган.
1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» белән бүләкләнгән.
Халык
Икътисад
Тегү, күн-галантерея, җиһаз, перчатка җитештерү фабрикасы; 2 машиналар төзү заводы, нефть-газ чыгару сәнәгатенең предприятиеләре.
Мәгариф
Югары уку йортлары
- Бозаулык гумманитар-технология институы (Оренбург дәүләт университеты филиалы)
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 1 2 3 4 5 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buzuluk/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1274
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-08
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-30
- ↑ 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-30