Васил Хәннанов

Васил Миргазыян улы Хәннанов (Васил Хәннанов, рус. Васи́ль Миргазия́нович Ханна́нов26 сентябрь 1956, Октябрьски, Башкортстан24 февраль 2024, Уфа) - рәссам, каллиграф. Россия һәм Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (1999), РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).

Тормыш юлы

Хәннанов Васил Миргазыян улы 1956 елның 26 сентябрендә БАССРның Октябрьский шәһәрендә туа.

1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.

1990 елдан — «Чингисхан» иҗат берләшмәсе әгъзасы[2], 1992 елдан — берләшмә рәисе.

Хәннанов - Башкортстан Республикасының Наил Лотфуллин исемендәге Хәзерге заман сәнгате музее директоры була.

1990 елдан — «Чингисхан» иҗат берләшмәсе әгъзасы, 1992 елдан — берләшмә рәисе.

Василь Ханнановның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Казан), «Казан» милли мәдәният үзәгендә (Казан), Мәскәү заманча сәнгать музеенда (MMOMA), «Туран» халыкара бәйсез культурология фондында (Стамбул, Төркия), Заманча рус сәнгате музеенда (Джерси-Сити, АКШ), Чиләбе өлкә картиналар галереясендә, Краснодар дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Восток» фондында (Уфа), БР Мәдәният министрлыгының «Урал» галереясендә (Уфа), «Мирас» галереясендә (Уфа; Мәскәү), «Academia» сәнгать галереясендә (Уфа), Россиядәге һәм чит илләрдәге шәхси җыелмаларда саклана.

2024 елның 24 февралендә авыр чирдән соң Уфада вафат булды[3].

Эшләре

  • «Әл-Мәсәд» (1995);
  • «Тәфсир» триптихы (1989-95);
  • «Раскрытие» (1997-98); 
  • «Мәчетләр» (1989);
  • «Осознание» (1990);
  • «Рождение мифа», «Женские мифы» серияләре (1990-96);
  • «Апокрифические слитки» (1994), 
  • «Откровение» (1996-2003);
  • «Невообразимое» (2004);
  • «Инфанты» (2007);
  • «Әбием Коръәне» (2009);
  • «Персия мотивлары» (2014) һ.б[4].

Күргәзмәләре

Васил Миргазыян улы - «Чингисхан» төркеме составында республика, зона, халыкара күргәзмәләрдә, шул исәптән:

  • «ТатАрт» (1991, Төбәкара күргәзмә. Санкт-Петербург);
  • «Неизвестная Россия» (1998);
  • АКШта Россия рәссамнары күргәзмәсе (Джерси-Сити, Заманча рус сәнгате музее; Нью-Йорк, Зальман галереясе; Вашингтон);
  • «ЕВРО-АРТ 1999» (1999, «Чингисхан» ИБ, Барселона, Испания);
  • «Чингисхан» ИБ модульле экспозициясе (2000, Мәскәү, «Манеж»);
  • «Традиции мусульманского искусства в России в современном аспекте» (2000, «Чингисхан» ИБ, Мәскәү, Египет илчелеге);
  • «Башкортстанның заманча сынлы сәнгате» (2001, Санкт-Петербург).

Бүләкләр һәм исемнәре

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999);
  • Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2017);
  • Башкортстан Республикасының халык рәссамы.

Искәрмәләр

  1. Башинформ / за ред. А. В. Валиев — 1992.
  2. Чингисхану — 20 лет (Эмма Соловкова) / Проза.ру — национальный сервер современной прозы. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2014. Архивировано 13 март 2014 года.
  3. Эдуард Кускарбеков. В Уфе на 68-м году жизни скончался художник Василь Ханнанов. bashinform.ru (24 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2024.
  4. Л.В. Бондаренко. ХАННАНОВ Василь Миргазиянович. bashenc.online (3 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.