Владимир Зворыкин

Владимир Козьмич Зворыкин (1888 елның 17 (29) июле, Муром, Владимир губернасы, Россия империясе1982 елның 29 июле, Принстон, Нью-Джерси, АКШ) — рус инженеры һәм уйлап табучысы. Телевидение пионерларының берсе.

Тәрҗемәи хәле

Владимир Козьмич 1888 елның 17 (29) июлендә Муромда беренче гильдия сәүдәгәре Козьма Алексеевич Зворыкин гаиләсендә туган. Әтисе Ука елгасында пароход компаниясе белән идарә иткән һәм Муром иҗтимагый банкы рәисе булган[7]. Муром реаль училищесын тәмамлап, 1906 елда Санкт-Петербург гамәли технология институтына укырга керә һәм 1912 елда инженер-технолог дипломы белән аны тәмамлый.

Технология институтның 2 нче курсында уку дәверендә 1907 елда профессор Борис Розинг җитәкчелегендә «дальновидение» һәм электроника өлкәсендә беренче тәҗрибәләр үткәрүдә катнаша.

1912—1914 елларда Поль Ланжевен җитәкчелегендә Парижда Коллеж де Франста белем ала.

1915 елда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Гроднодагы элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары Петроградта офицер радиомәктәбендә эшли.

Ватандашлар сугышы вакытында Екатеринбург аша Омскка, Себердәге ак хәрәкәт башкаласына йөгерә, анда радиостанцияләр җиһазлары белән шөгыльләнә, чит ил тәэмин итүчеләре белән эшли, командировкаларга бара[8]. 1919 елның көзендә, Зворыкинның Нью-Йоркка икенче командировкасы вакытында Омсктагы Колчак хөкүмәте төшә һәм Зворкин АКШта калырга була. Владимир Америкада «Вестингауз» компаниясе хезмәткәре була.

1923 елда Зворыкин тулысынча электрон принципта башкарыла торган телевидениегә патент заявкасын бирә (US2141059 (A)[9] ― 1938-12-20).

undefined

1926 елда Зворыкин Питтсбург университетында фәннәр докторы дәрәҗәсен ала[10].

1928 елда Россия империясеннән эмигрант Давид Сарнов, «Рэдио корпорейшн оф Америка» (ингл. Radio Corporation of America, RCA) фирмасы вице-президенты белән очраша. 1930 елда RCA компаниясе президенты булган Сарнов Зворыкинны RCA электроника лабораториясе җитәкчесе итеп билгели. 1929 елда Зворыкин кинескоп — телевизион югары вакуумлы кабул итү трубкасын эшли, 1931 елда иконоскоп — тапшыру трубка конструкциясен төзүне тәмамлый.

1933 елда һәм аннан соңгы елларда Зворыкин берничә тапкыр Аурупада була, шул исәптән ССРБда да. RCA белән төзелгән килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, ССРБ 1938 елда Мәскәүдә электрон ТВның беренче тапшыру станциясен гамәлгә кертә. Зворыкин кинескопы белән «ТК-1» телевизорларын җитештерү үзләштерелә.

undefined

1940 нчы елларда Владимир Козьмич Джеймс Хиллер белән бергә сканерлау электрон микроскоп эшли[11]. Икенче бөтендөнья сугышы елларында төнге күзаллау приборлары һәм телевизион наводкалы авиабомбалар эшләү белән шөгыльләнгән[12].

В. К. Зворыкинның төрле уйлап табуларына 120дән артык патент керә. Күп төрле бүләкләр алган. Аерым алганда, 1967 елда АКШ президенты Линдон Джонсон аңа 1966 елда фәнни казанышлары өчен АКШ Милли фәнни медален тапшырган[13]. 1977 елда Уйлап табучыларның милли дан галереясына сайлана.

1982 елның 29 июлендә вафат була, Принстон зиратында җирләнә.

Шәхси тормыш

Ике тапкыр өйләнгән[14]. Беренче хатыны — Татьяна Васильева, икенче хатыны — Екатерина Андреевна Полевицкая. Балалары: Нина (1920), Елена (1927).

Төп хезмәтләре

  • Зворыкин В. К. Электронно-оптические системы и их применения // УФН. — 1936. — Т. 16. — № 6. — С. 814—836.
  • Television — the electronics of image transmissions. 1940 (2-е издание в 1954, переведено в 1956 на русский язык и издано в СССР),
  • Электронная оптика и электронный микроскоп (ингл. Electron Optics and the Electron Microscope) (1945).
  • Фотоэлектричество и его применения (ингл. Photoelectricity and Its Applications) (1949).
  • Телевидение в науке и промышленности (ингл. Television in Science and Industry) (1958).

Хәтер

undefined
  • «Зворыкин-Муромец» документаль фильмы, 2010.
  • 2013 елның 29 июлендә Мәскәүдә Останкино буасы ярында Зворыкин һәйкәле ачыла[15].
  • 2013 елның 31 июлендә Муромда Муром тарихи-сәнгать музее (элеккеге сәүдәгәр Зворыкиннарның утары) янында Зворыкин һәйкәле ачыла[16].
  • 2013 елның 31 июлендә Муромда реаль училище бинасында (хәзерге 16 нчы урта мәктәп) Зворыкин хөрмәтенә истәлек такта ачыла.
  • 1952—1986 елларда АКШта Зворыкин исемендәге премия тапшырылган[17].
  • 2013 елның июлендә Роспечать ярдәмендә телерадиотапшырулар әзерләүчеләрнең Милли ассоциациясе тарафыннан телевидение үсеше өлкәсендәге казанышлары өчен Зворыкин исемендәге премия гамәлгә куела[18].
  • Владимир Зворыкин исеме белән Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә бер урамы аталган.
  • Сколково урамнарының берсе Зворыкин исеме белән аталган.

Телевидениегә караш

Зворыкин үз эшләнмәләре өчен горурлык хис иткән[19]. Әмма соңрак массакүләм мәгълүмат чаралары турында тискәре сүзләр әйткән: «Мин беркайчан да балаларыма телевизорга якын килергә мөмкинлек бирмәс идем. Анда күрсәткәннәре бик коточкыч... Хәер, әлбәттә анда мин аеруча яхшы ясаган детальләр бар. Шуларның иң яхшысы — сүндергеч»[20][21].

Искәрмәләр

  1. Vladimir Kosma Zworykin // CONOR (словен.)
  2. Vladimir Kosma Zworykin // Store norske leksikon [норв.] — 1978. — ISSN 2464-1480
  3. Wladimir Kosma Zworykin // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  4. Vladimir Kosma Zworykin // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.)Grup Enciclopèdia, 1968.
  5. 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #119281856 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  6. некролог
  7. Как Зворыкин сбежал от коммунистов по тайге и стал отцом телевидения
  8. Юбилей изобретателя телевизора: в России появилось два памятника Зворыкину
  9. Television system — US2141059A (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2021.
  10. Иванян Э. А. Энциклопедия российско-американских отношений. XVIII-XX века.. — Москва: Международные отношения, 2001. — 696 с. — ISBN 5-7133-1045-0.
  11. Zworykin V. K., Hillier J., Snyder R. L. {{{заглавие}}} [неопр.] // ASTM Bull.. — 1942. — Т. 117. — С. 15—23.
  12. Борисов В. П. Владимир Козьмич Зворыкин. — М.: Наука, 2002. — 150 с.
  13. The President’s National Medal of Science: Recipient Details — Vladimir K. Zworykin [ингл.]
  14. Вестник старого радио. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2011. Архивировано из оригинала 4 февраль 2012 года.
  15. В Москве установлен памятник изобретателю телевидения
  16. Памятник изобретателю телевидения Владимиру Зворыкину открыт на его родине — в Муроме., archived from the original on 2017-03-07, retrieved 2021-11-15 
  17. IEEE Vladimir K. Zworykin Award — Engineering and Technology History Wiki
  18. Собств. корр. Компания Dolby получила премию имени Зворыкина // lenta.ru. — 2013. — 19 ноября.
  19. ЗВОРЫКИН-МУРОМЕЦ. Фильм второй [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2021.
  20. Petr Obrazt︠s︡ov, Петр Образцов. Russkie genii za rubezhom : Zvorykin i Sikorskiĭ Biografii izobretateli︠a︡ televidenii︠a︡ i genialʹnogo aviakonstruktora. — Moskva, 2014. — 235 pages с. — ISBN 978-5-91678-216-5, 5-91678-216-0.
  21. Валерий Чумаков. Владимир Зворыкин — человек, мечтавший запретить телевидение (рус.). aif.ru (11 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2021.

Әдәбият

  • Борисов В. П. Владимир Козьмич Зворыкин,1889—1982 / Отв. ред. Гуляев Ю. В. — М.: Наука, 2002. — 147 с. — (Научно-биографическая литература). — ISBN 5-02-022727-7.
  • Образцов, П. Шенгелевич М. Русские гении за рубежом. Зворыкин и Сикорский.. — М.: ЛомоносовЪ, 2014. — 214 с.
  • Парфёнов Л. Г. Зворыкин Муромец. Мемуары изобретателя телевидения. — М.: КоЛибри, 2011. — 160 с. — 5000 экз.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә