Волков Александр Евгеньевич

Александр Евгеньевич Волков (24 октябрь 1988, Мәскәү) — Россия спортчысы, катнаш стильдә көрәшче. Авыр үлчәүдә Bellator элеккеге чемпионы. Авыр үлчәүдә M-1 Challenge чемпионы.

2025 елның октябренә ул авыр үлчәмдә UFC-ның рәсми рейтингында икенче урында тора[1].

Тормыш юлы

Александр Волков 1988 елның 24 октябрендә Мәскәүдә туган. Көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнә. Балачактан кёкусин, асихара-каратэ, бокс, кул сугышы һәм кикбоксинг буенча ярышларда катнаша. Башта спортны хобби буларак кына кабул иткән[2].

2011 елда Н. Э. Бауман исемендәге МДТУның «Ракеталар һәм космик аппаратларның динамикасы һәм очыш белән идарә итү» (СМ3) кафедрасын тәмамлый.

Strela Team  [рус.] клубы сугышчыларының төп составына керә, тренеры —Тарас Кияшко.

Спорт карьерасы

ММА һәм М-1 да карьера башы

Александр карьерасын катнаш сугышларда башлый, үзен ММА кагыйдәләре буенча сугышларда сынап карарга тели. Спортчы фикеренчә, чикләүләр артык күп булган көрәшләрнең башка төрләреннән аермалы буларак, ММА реаль көрәш шартларына максималь якын. Үзенең беренче рейтинг көрәшен Волков Санкт-Петербургта, M-1 Selection икенче турында уздыра. Көндәше Николай Плешаков аңа тиз арада нокаут белән оттыра.

Bellator белән контракт

2012 елда Бөтен дөнья буенча ММАның иң яхшы сугышчыларын тәкъдим итә торган Bellator Америка промоушны белән килешү имзалый. Bellator да 9 сугыш уздыра, шуларның 6 сында җиңү яулый.

2012 елның декабрендә авыр үлчәүдә Bellator Гран-при финал бәйгесе вакытында Америка сугышчысы Ричард Хейл белән очраша. Волков белән командасы сугыш өчен төгәл тактик план төзи. Александр бу көрәшне үзәк контроленнән төзи, даими хәрәкәт итә; көндәшен даими рәвештә үз һөҗүме вариантларын эзләргә мәҗбүр итеп, һөҗүм юнәлешен үзгәртә. Көндәше көч һәм вакыт сарыф итә. Драго биш раунд дәвамында көндәшенә уңышлы һөҗүм һәм бик яхшы контрһөҗүм ясый. Нәтиҗә буларак, судьялар җиңүне Волковка бирә.

2015 елда Bellator белән контракт туктатыла.

М-1 белән контракт

undefined

2015 елда, ирекле агент буларак, Александр яңадан М-1 Global оешмасы белән контракт төзи. 19 февральдә Мәскәүдә беренче сугыш уза, анда Волков авыр үлчәмдә М-1 вакантлы чемпион титулына эстонлы сугышчы Денис Смолдарев белән каршы чыга. Сугыш Александрның 3 раунд башында буу алымы (өчпочмак) ярдәмендә җиңүе белән тәмамлана.

2016 елның июнендә узган Аттила Вейга каршы көрәштә авыр үлчәмдә М-1 чемпионы титулына кабаттан ия була.

UFC та чыгышлары

2016 елның сентябрендә UFC белән контракт имзалый һәм 2016 елның 19 ноябрендә Белфастта америкалы Тимоти Джонсонга каршы беренче сугышын уздыра. Бу сугышта Александр судьяларның аерым карары белән җиңү яулый.

Икенче сугышны 2017 елның 15 апрелендә UFC on Fox 24 Johnson vs. Reis турнирында үткәрә, көндәше америкалы Рой Нельсон була. Волков, судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән, ышанычлы җиңү яулый.

Үзенең өченче сугышын 2017 елның 2 сентябрендә Роттердамда (Голландия) уздыра, көндәше голландияле Стефан Стрюве була. Александр карьерасында беренче тапкыр UFC турнирын җитәкли, ул UFC Fight Night 115: Volkov vs. Struve исемен ала. UFC ның иң гәүдәле ике сугышчысының әлеге көрәшендә 3 нче раундта техник нокаут (сугулар) белән Александр Волков җиңү яулый һәм кич сугышы өчен бонус ала[3].

2018 елның 17 мартында UFC Fight Night 127: Werdum vs. Volkov төп сугышында Фабрисио Вердумны җиңә. Александр дүртенче раундта бразилиялене нокаутка җибәрә[4] һәм чыгышы өчен бонус ала[5]. Бу Җиңү Волков өчен UFCта рәттән дүртенче җиңү була.

2018 елның 6 октябрендә UFC 229 кысаларында америкалы Деррик Льюис белән очраша. Волков очколар буенча бөтен сугыш дәвамында диярлек алда бара, ләкин йомгаклау раунды ахырында уң яктан авыр йодрыкны уздыра һәм чемпион титулы өчен көрәштән төшеп кала.

2019 елның ноябрендә Мәскәүдә UFC турнирында аның көндәше бразилияле Жуниор дус Сантус булырга тиеш була, әмма нәтиҗәдә ул авыру аркасында көрәштән баш тарта һәм америкалы Грег Харди белән алмаша. Волков, көндәшен дистанциядә бүлдереп, чиста сугыша һәм, судьяларның бертавыштан кабул ителгән ышанычлы карары белән, җиңү яулый, өч судья да җиңүне Александрга 30-27 исәбе белән бирә[6][7]. Имеш-мимешләргә караганда, сугышчының Харди белән көрәш өчен гонорары якынча $200 мең булырга мөмкин[8].

2020 елның 20 июнендә UFC Vegas 3 турнирының төп сугышында америкалы Кёртис Блейдска каршы чыга. Сугыш биш раунд дәвам итә. Сугулар буенча Волков көндәшен узуга карамастан, россияле Блейдска партерда берни дә каршы куя алмый, ә көндәшенең ударлары сугышны вакытыннан алда тәмамлау өчен җитәрлек дәрәҗәдә төгәл булмый. Нәтиҗәдә, Волков судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән оттыра[9].

2020 елның 24 октябрендә, UFC 254 турнирында, үзенең туган көнендә, Уолт Харрис белән очраша. Икенче раундта Волков төгәл фронт-кик ясый, бу — көндәшен читлеккә чигенергә мәҗбүр итә, ә Александр ударларын ахырына җиткерә. Нәтиҗә буларак, икенче раундта техник нокаут белән җиңү яулый[10][11]. Турнир алдыннан үлчәүдә Волков үзе өчен рекордлы 120,2 кг күрсәтә[12].

2021 елның 6 февралендә UFC Fight Night: Оверим vs. Волков Алистар Оверим белән очраша[13]. Волков икенче раундта техник нокаут белән җиңү яулый һәм кичә чыгышы өчен бонус ала[14].

2021 елның 26 июнендә UFC Fight Night: Ган vs. Волков та француз авыр үлчәмле Сирил Ган белән сугыш үткәрә. Судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары буенча көндәшенә оттыра[15].

2021 елның 30 октябрендә UFC 267 дә Марчин Тыбура белән очраша. Волков Тыбураның тейкдаун ясау омтылышларына ышанычлы каршы тора, шулай ук көндәшен дистанцияләрдә һәм алмашуларда бүлдерә. Нәтиҗәдә, көрәш бөтен дистанция дәвам итә һәм судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән Александрның җиңүе белән тәмамлана[16].

Том Аспинэлл белән сугыш

2022 елның 19 мартында Лондонда узган UFC Fight Night Волков vs. Аспиналлда кичнең төп сугышы вакытында 11 нче номерлы Том Аспиналлга (11-2) беренче раундта кулына авыртулы алым белән оттыра. Британияле сугышны кискен һәм агрессив башлый һәм беренче минутта ук Александрны партерга күчерә, анда ул кимуру ясарга омтыла. Волков, авыр ударларны үткәреп җибәрсә дә, аягына баса ала. Раунд конына минут ярым кала, британияле яңадан Волковны күчерүгә ирешә һәм анда, терсәкләре белән эшләп, авыртулы алым — кимуруны куллануга ирешә[17].

Жаирзиньо Розенстрайк белән сугыш

2022 елның 4 июнендә UFC Fight Night: Волков vs. Розенстрайк киченең төп сугышында беренче раундта Суринам нокаутёры Жаирзиньо Розенстрайкны техник нокаут белән җиңә (12-3)[18]. Волков разведкасыз, фронт-кик һәм хай-кик алымнарын кулланып, оппонентка ташлана, уңнан эләктереп ала һәм көчле икеле ясый, бу удардан көндәшнең капасы очып чыга, нәтиҗәдә, рефери сугышны туктата. Суринамлы мондый нәтиҗәдән канәгать булмый[19].

Александр Романов белән сугыш

2023 елның 11 мартында узган UFC Fight Night: Ян vs. Двалишвилиның кичке сугышында беренче раундта техник нокаут белән Александр Романовны (16-1) җиңә. Раундның беренче секундларыннан ук Молдавия сугышчысы шунда ук алга омтыла һәм көндәшен сеткага кыса башлый, ләкин аска күчерә алмый. Стойкада Романов, авыртулы сугуларга дучар булып, партерга кысрыклана һәм ике яклап сугучы Волковка аркасын бирә. Рефери техник нокаут теркәп, сугышны туктата[20].

Тай Туиваса белән сугыш

2023 елның 9 сентябрендә Сиднейда UFC 293 турнирында җирле көрәшче, рейтингның 6 нчы уенчысы Тай Туиваса (14-5) белән очраша. Рейтингның җиденче номеры Волков, стойкада төгәлрәк булып, беренче раундны ота. Туиваса икенче раунды яхшы башлый, ләкин раунд ахырына якынлашканда, йодрыкларны уздырып, икенче тапкыр аста кала. Уен ахырына 30 секунд кала Волков, иезекиль буу алымын кулланып, көндәшен бирелергә мәҗбүр итә[21].

Сергей Павлович белән сугыш

2024 елның 22 июнендә Эр-Риядта (Согуд Гарәбстаны) узган UFC өчен дебют турнирда башка россияле, авыр үлчәүдәге танылган спортчы Сергей Павлович белән очраша. Көрәш UFC on ABC: Уиттакер vs. Алискеров турнирының әһәмиятлелеге буенча икенче вакыйгасы була[22]. Судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары нигезендә Волков җиңү яулый[23].

АКШка күченүе

2024 елның 19 июнендә Волков, спорт карьерасына уңай йогынты ясавын белдереп, үзенең АКШка күченүе турында игълан итә[24]:

« UFC тренировка үзәгенә якынрак торам. Монда даими рәвештә тәҗрибә уртаклашырга, бергә шөгыльләнергә мөмкин булган сугышчылар килә. Гел ниндидер яңалык булып тора, яңа белем алу мөмкинлеге бар. »

Волков карьерасының мәңге дәвам итмәячәген, аның азагына ул чит ил коллегаларыннан мөмкин кадәр күбрәк тәҗрибә туплап калырга теләвен белдерә[25].

Жаилтон Алмейда белән сугыш

Александр Волков 2025 елның 25 октябрендә Абу-Дабида «Этихад Арена»да UFC 321 турниры кысаларында бразилияле Жаилтон Алмейда белән көрәшә. Волков судьяларның аерым карары нигезендә җиңү яулый[26].

Грэпплинг

Көрәшче 2025 елның декабрендә Мәскәүдә узган ACBJJ 20 профессиональ турнирында авыр үлчәмдә ACA оешмасының элеккеге чемпионы Евгений Гончаров белән очраша һәм аны судьялар карары белән җиңә[27].

Шәхси тормышы

Александр өйләнгән, парның Мирослав исемле уллары бар[28]. Хатыны Вита Волкова — Dental Volk Technologies һәм VICARE брендларына нигез салучыларның берсе.

2025 елның июнендә Волков «Что было дальше?» шоунда кунак була[29].

Титуллары һәм казанышлары

  • Карате буенча Мәскәү чемпионы;
  • панкратион буенча 3 тапкыр Мәскәү чемпионы;
  • «M-1» версиясе буенча Россия команда чемпионаты финалисты (2009 ел);
  • авыр үлчәүдә ике Grand Prix Bellator Fighting Championships җиңүчесе (2012, 2014). Авыр үлчәмдә Bellator  [рус.] чемпионы;
  • авыр үлчәүдә Grand Prix М1 Selection 2016 финалисты. Авыр үлчәүдә M-1 Challenge  [рус.] чемпионы;
  • UFC турнирында кичәнең иң яхшы сугышы өчен бонус иясе (бер тапкыр);
  • UFC турнирында чыгыш ясаган өчен бонус иясе (ике тапкыр);
  • Микс-файт Цу Син Гэн кара билбау;
  • Кёкусинкай буенча көрән пояс;
  • Бразилия джиу-джитсуы буенча кара пояс;
  • Асихара-карате буенча кара пояс.

Ultimate Fighting Championship

  • Стефан Струвега каршы сугышта «Кичәнең иң яхшы сугышы» премиясе иясе (бер тапкыр);
  • Фабрисиу Вердум һәм Алистар Оверимга каршы сугышта «Кичә чыгышы» премиясе иясе (ике тапкыр) .

Сугышлар исемлеге

Катнаш көрәш

Нәтиҗә Рекорд Көндәш Ысул Турнир Дата Раунд Вакыт Урын Искәрмә
Победа 39-11 Бразилия байрагы Жаилтон Алмейда Карар UFC 321 25 октябрь 2025 3 5:00 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Әбу-Даби, БГӘ
Җиңелү 38-11 Франция байрагы Сирил Ган Карар UFC 310 7 декабрь 2024 3 5:00 АКШ байрагы Парадайс
Җиңү 38-10 Россия байрагы Сергей Павлович Бердәм карар UFC on ABC: Уиттакер vs. Алискеров 22 июнь 2024 3 5:00 Согуд Гарәбстаны байрагы Эр-Рияд
Җиңү 37-10 Яңа Зеландия байрагы Тай Туиваса Сдача (иезекииля буу) UFC 293 9 сентябрь 2023 2 4:37 Аустралия байрагы Сидней
Җиңү 36-10 Молдавия байрагы Александр Романов техник нокаут (ударлар) UFC Fight Night: Ян vs. Двалишвили 11 март 2023 1 2:16 АКШ байрагы Лас-Вегас
Җиңү 35-10 Суринам байрагы Жаирзиньо Розенстрайк техник нокаут (ударлар) UFC Fight Night: Волков vs. Розенстрайк 4 июнь 2022 1 2:12 АКШ байрагы Лас-Вегас
Җиңелү 34-10 Англия байрагы Том Аспиналл Сдача (кимура) UFC Fight Night: Волков vs. Аспиналл 19 март 2022 1 3:45 Бөек Британия байрагы Лондон
Җиңү 34-9 Польша байрагы Марчин Тыбура Бердәм карар UFC 267 30 октябрь 2021 3 5:00 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Әбу-Даби
Җиңелү 33-9 Франция байрагы Сирил Ган Бердәм карар UFC Fight Night: Ган vs. Волков 26 июнь 2021 5 5:00 АКШ байрагы Лас-Вегас
Җиңү 33-8 Нидерландлар байрагы Алистар Оверим TKO (ударлар) UFC Fight Night: Оверим vs. Волков 6 февраль 2021 2 2:06 АКШ байрагы Лас-Вегас Кичә чыгышы
Җиңү 32-8 АКШ байрагы Уолт Харрис TKO (корпуска аяк белән тибү һәм куллар белән бирү) UFC 254 24 октябрь 2020 2 1:15 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы Әбу-Даби
Җиңелү 31-8 АКШ байрагы Кёртис Блейдс Бердәм карар UFC on ESPN: Blaydes vs. Volkov 20 июнь 2020 5 5:00 АКШ байрагы Лас-Вегас
Җиңү 31-7 АКШ байрагы Грег Харди Бердәм карар UFC Fight Night: Zabit vs. Kattar 11 ноябрь 2019 3 5:00 Россия байрагы Мәскәү
Җиңелү 30-7 АКШ байрагы Деррик Льюис KO (ударлар) UFC 229 6 октябрь 2018 3 4:49 АКШ байрагы Лас-Вегас
Җиңү 30-6 Бразилия байрагы Фабрисиу Вердум KO (ударлар) UFC Fight Night: Werdum vs. Volkov 17 март 2018 4 1:38 Бөек Британия байрагы Лондон Кичә чыгышы
Җиңү 29-6 Нидерландлар байрагы Стефан Стрюве TKO (ударлар) UFC Fight Night: Volkov vs. Struve 2 сентябрь 2017 3 3:30 Нидерландлар байрагы Роттердам Кичә сугышы
Җиңү 28-6 АКШ байрагы Рой Нельсон Бердәм карар UFC on Fox: Johnson vs. Reis 15 апрель 2017 3 5:00 АКШ байрагы Канзас-Сити
Җиңү 27-6 АКШ байрагы Тимоти Джонсон Аерым карар UFC Fight Night: Mousasi vs. Hall 2 19 ноябрь 2016 3 5:00 Төньяк Ирландия байрагы Белфаст UFCта дебют
Җиңү 26-6 Словакия байрагы Аттила Вег KO (ударлар) M-1 Challenge 68 16 июнь 2016 1 2:38 Россия байрагы Санкт-Петербург Авыр үлчәмдә M-1 Global чемпионы титулын яклый
Җиңү 25-6 Эстония байрагы Денис Смолдарев Сдача (өчпочмак) M-1 Challenge 64 19 февраль 2016 3 0:41 Россия байрагы Мәскәү Авыр үлчәүдә M-1 Global чемпионы титулын яулый
Җиңелү 24-6 Франция байрагы Чейк Конго Бердәм карар Bellator 139 26 июнь 2015 3 5:00 АКШ байрагы Малвейн
Җиңелү 24-5 АКШ байрагы Тони Джонсон Аерым карар Bellator 136 10 апрель 2015 3 5:00 АКШ байрагы Ирвайн
Җиңү 24-4 Белорусия байрагы Алексей Кудин Бердәм карар Union MMA Pro 21 февраль 2015 3 5:00 Россия байрагы Краснодар
Җиңү 23-4 АКШ байрагы Рой Боутон TKO (ударлар) Tech-Krep FC: Battle of Heroes 12 декабрь 2014 1 0:40 Россия байрагы Санкт-Петербург
Җиңү 22-4 Болгария байрагы Благой Иванов Сдача (арттан буу) Bellator 120 17 май 2014 2 1:08 АКШ байрагы Саутавен Авыр үлчәүдәге гран-при финалы
Җиңү 21-4 Америка Самоасы байрагы Майти Мо KO (башка аяк белән тибү) Bellator 116 11 апрель 2014 1 2:44 АКШ байрагы Темекьюла авыр үлчәүдәге 1/2 гран-при
Җиңү 20-4 АКШ байрагы Марк Холата ТKO (ударлар) Bellator 111 7 март 2014 1 1:21 АКШ байрагы Такервилл авыр үлчәүдәге 1/4 гран-при
Җиңелү 19-4 Россия байрагы Виталий Минаков TKO (ударлар) Bellator 108 15 ноябрь 2013 1 2:57 АКШ байрагы Атлантик-Сити Авыр үлчәүдәге Bellator чемпионы титулын югалта
Җиңү 19-3 АКШ байрагы Ричард Хейл Бердәм карар Bellator 84 14 декабрь 2012 5 5:00 АКШ байрагы Хаммонд Авыр үлчәүдәге Гран-при финалы.
Авыр үлчәүдә Bellator чемпионы титулын яулый
Җиңү 18-3 Бразилия байрагы Винисиус Кейрус TKO (ударлар) Bellator 80 9 ноябрь 2012 2 4:59 АКШ байрагы Холливуд Авыр үлчәүдә 1/2 гран-при
Җиңү 17-3 АКШ байрагы Бретт Роджерс Bellator 75 5 октябрь 2012 3 5:00 АКШ байрагы Хаммонд Авыр үлчәүдә 1/4 гран-при
Җиңү 16-3 Сербия байрагы Стефан Станкович TKO (ударлар) FEFoMP: Mayor Cup 2012 26 май 2012 1 4:27 Россия байрагы Хабаровск
Җиңү 15-3 АКШ байрагы Рикко Родригес Бердәм карар BF: Baltic Challenge 3 23 февраль 2012 3 5:00 Россия байрагы Калининград
Җиңү 14-3 Россия байрагы Арсен Абдулкиримов TKO (ударлар) M-1 Global: Fedor vs. Monson 20 ноябрь 2011 1 0:26 Россия байрагы Мәскәү
Җиңү 13-3 Үзбәкстан байрагы Баходир Ибраһимов TKO (ударлар) MMA Corona Cup 1 7 октябрь 2011 2 2:22 Россия байрагы Мәскәү
Җиңү 12-3 Болгария байрагы Недьялко Караджов TKO (ударлар) League-70: Russia vs. Brazil 5 август 2011 1 2:41 Россия байрагы Сочи
Җиңү 11-3 Россия байрагы Денис Гольцов TKO (ударлар) M-1 Challenge 25: Zavurov vs. Enomoto 28 апрель 2011 2 3:05 Россия байрагы Санкт-Петербург
Җиңү 10-3 Россия байрагы Руслан Чапко TKO (ударлар) Mix Fight Tournament 15 гыйнвар 2011 1 Россия байрагы Воронеж
Җиңелү 9-3 АКШ байрагы Патрик Беннет Бердәм карар M-1 Challenge 22: Narkun vs. Vasilevsky 10 декабрь 2010 4 5:00 Россия байрагы Мәскәү
Җиңү 9-2 Россия байрагы Евгений Бабич TKO (ударлар) LM: Tournament 3 18 сентябрь 2010 1 2:10 Россия байрагы Липецк
Җиңү 8-2 Россия байрагы Эльдар Ягудин TKO (ударлар) Ratnoe Pole 7 август 2010 1 4:34 Россия байрагы Рязань
Җиңелү 7-2 Россия байрагы Максим Гришин Сдача (арттан буу) M-1 Selection 2010: Eastern Europe Finals 22 июль 2010 1 1:39 Россия байрагы Мәскәү Көнчыгыш Европа чемпионаты финалы
Җиңү 7-1 Украина байрагы Александр Ромащенко Сдача (арттан буу) M-1 Selection 2010: Eastern Europe Round 3 28 май 2010 1 2:59 Украина байрагы Киев Көнчыгыш Европа чемпионатының 1/2
Җиңү 6-1 Россия байрагы Виталий Яловенко TKO (табиб туктатуы буенча) M-1 Selection 2010: Eastern Europe Round 2 10 апрель 2010 2 1:05 Украина байрагы Киев Көнчыгыш Европа чемпионатының 1/4 өлеше
Җиңү 5-1 Россия байрагы Ибраһим Магомедов Бердәм карар M-1 Challenge 20: 2009 Finals 3 декабрь 2009 3 5:00 Россия байрагы Санкт-Петербург Россия команда чемпионаты финалы
Җиңү 4-1 Әрмәнстан байрагы Смбат Закарян TKO (ударлар) ProFC: Union Nation Cup 3 30 октябрь 2009 1 4:20 Россия байрагы Ростов-на-Дону Көнчыгыш Европа чемпионатының 3 нче этабы
Җиңү 3-1 Россия байрагы Абдулхалик Магомедов TKO (ударлар) M-1 Challenge: 2009 Selections 8 4 октябрь 2009 1 4:43 Россия байрагы Мәскәү Россия команда чемпионатының 8 нче этабы
Җиңелү 2-1 Россия байрагы Әхмәт Солтанов Сдача (терсәк рычагы) M-1 Challenge: 2009 Selections 4 24 июнь 2009 1 2:50 Россия байрагы Санкт-Петербург Россия команда чемпионатының 4 нче этабы
Җиңү 2-0 Россия байрагы Адам Алиханов TKO (ударлар) M-1 Challenge: 2009 Selections 3 28 май 2009 1 0:20 Россия байрагы Санкт-Петербург Россия команда чемпионатының 3 нче этабы
Җиңү 1-0 Россия байрагы Николай Плешаков TKO (ударлар) M-1 Challenge: 2009 Selections 2 19 апрель 2009 1 1:20 Россия байрагы Санкт-Петербург Россия команда чемпионатының 2 нче этабы

Искәрмәләр

  1. UFC Rankings. ufc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 октябрь 2025. Архивировано 5 октябрь 2025 года.
  2. Анастасия Рацкевич. Биография Александра Волкова: жизнь и спортивная карьера российского бойца UFC. Спорт-Экспресс (7 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2024.
  3. Волков и Штруве получили бонус по $ 50 тыс. на турнире UFC Fight Night 115. 5 август 2025 тикшерелде.
  4. UFC Fight Night 128. Волков нокаутировал Вердума, Манува проиграл Блаховичу и другие результаты турнира, Sports.ru. 5 август 2025 тикшерелде.
  5. Результаты UFC Fight Night 127: Вердум - Волков - Cageside.ru  [рус.], Cageside.ru - Смешанные единоборства MMA, UFC, миксфайт, бои без правил (2018-03-18). 5 август 2025 тикшерелде.
  6. Волков победил Харди на турнире UFC в Москве. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2025.
  7. Александр Волков победил Грега Харди решением судей (рус.). AllBoxing.ru - Все новости бокса, MMA, бои на видео (10 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2025.
  8. MMA/Единоборства. СМИ узнали гонорар Волкова за победу на турнире UFC в Москве (рус.). news.sportbox.ru (11 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2025.
  9. Вячеслав Моренко. Волков уступил Блейдсу единогласным решением судей в главном бою турнира UFC Вегас 3 (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  10. FightTime. Александр Волков нокаутировал Уолта Харриса на UFC 254 в Абу-Даби (рус.). fighttime.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  11. Волков нокаутировал Харриса на UFC 254. lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  12. Вадим Тихомиров. MMA/Единоборства. Волков показал самый большой вес в карьере перед UFC 254 (рус.). news.sportbox.ru (23 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  13. Tudor leonte. Alistair Overeem headlines feb. 6 UFC Fight Night event against Alexander Volkov (ингл.). sherdog (12 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  14. Александр Кожевников. Волков получил бонус «Выступление вечера» за победу над Оверимом (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  15. Волков проиграл Гану в главном поединке турнира UFC в Лас-Вегасе (рус.). Российская газета (27 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  16. Александр Кожевников. Александр Волков единогласным решением судей победил Марчина Тыбуру на турнире UFC 267 (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  17. Катастрофа Волкова. Аспиналл не оставил ему ни шанса (рус.). sport-express.ru (20 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  18. Александр Волков нокаутировал Жаирзиньо Розенстрайка в первом раунде. Sports.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  19. Жаирзиньо Розенструйк: Я разочарован остановкой боя (рус.). AllBoxing.ru - все новости бокса и ММА (MMA) (6 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  20. Сергей Сорокин. Как вам борьба Саши? Волков завалил и разбил огромного Кинг-Конга. Видео (рус.). www.championat.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  21. Александр Волков победил Тая Туивасу удушающим приемом (рус.). AllBoxing.ru - все новости бокса и ММА (MMA) (10 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  22. Чимаев и Уиттакер определят претендента. Павлович и Волков в со-главном событии. vringe.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  23. Волков побил Павловича в Саудовской Аравии. vringe.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  24. Российский боец UFC Александр Волков объявил о переезде в США. РБК (19 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  25. Российский боец UFC Волков рассказал о переезде в США. ТАСС (19 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  26. Лучший российский тяжеловес в UFC одержал победу на турнире в Абу-Даби. РБК (25 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2025.
  27. Яхья Гасанов. Волков веселится в России. Заборол опаснейшего соперника и ждёт титульник в UFC. championat.com. Чемпионат (18 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2025.
  28. Никита Горшенин. «Пару раз я выкидывала кольцо». Александр Волков не сразу понравился будущей жене — был младше и не носил костюмы. Спорт-Экспресс (12 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2025.
  29. Боец UFC Волков стал гостем шоу «Что было дальше?» - Sport24. 26 июнь 2025 тикшерелде.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә