Дмитрий Сергеев

Дмитрий Степанович Серге́ев (Дмитрий Серге́ев, 30 октябрь 1922, Анински, Уфа кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР[d]13 март 2003, Уфа, Башкортстан, Россия) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1 нче Белоруссия фронты 8 нче гвардия армиясе 74 нче гвардия укчы дивизиясе 157 нче гвардия артиллерия полкының орудие командиры, гвардия сержанты, Советлар Союзы Герое (1945).

Тормыш юлы

Сергеев Дмитрий Степанович Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Уфа кантоны Анненский бистәсендә (хәзер Башкортстан Республикасы Благовещен районы Аннинская авылы) крестьян гаиләсендә туган. Милләте буенча рус[1].

1943 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы. Мәктәпнең 8 сыйныфын һәм Юматов зоотехникумының ике курсын тәмамлый. Иске Надеждин авыл клубы мөдире булып эшли[2].

Кызыл Армиягә 1941 елда Башкорт АССРның Благовещен район хәрби комиссариаты тарафыннан җибәрелә. Ульяновск хәрби авиация пилотлар мәктәбендә укый[2].

Бөек Ватан сугышы фронтында 1942 елның октябреннән була. 157 нче гвардия артиллерия полкының (74 нче гвардия укчы дивизиясе, 8 нче гвардия армиясе, 1 нче Белоруссия фронты) орудие командиры гвардия сержанты Дмитрий Сергеев Польшаның Познань шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.

undefined

1945 елдан лейтенант Д. С. Сергеев запаска чыга. Туган ягы Башкортстанга кайта.

1948 елда Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының өч курсын, 1964 елда — Уфа авиация техникумын тәмамлый[1].

Уфа районының Подымалово җиде еллык мәктәбендә директор, партия оешмасы секретаре һәм Уфа районының «Шемяк» совхозы директоры урынбасары, инженер-технолог, Уфа шәһәрендәге 210 нче заводта сату бүлеге җитәкчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы элемтә аппаратурасы  [рус.] заводында (алга таба «Прогресс» җитештерү берләшмәсе) хезмәт буенча өлкән икътисадчы булып эшли.

2003 елның 13 мартында вафат була[1]. Уфа шәһәренең Көньяк зиратында җирләнгән[2][3].

Батырлыгы

1945 елның 2 февраленә каршы төндә 1 нче Белоруссия фронты 8 нче гвардия армиясе 74 нче гвардия укчы дивизиясе 157 нче гвардия артиллерия полкының орудие командиры гвардия сержанты Д. С. Сергеев Познань шәһәрендә дошманның терәк пунктына әйләндерелгән бинага каршы орудияне яшерен урнаштыра һәм таң атуга ут ача, бу укчы бүлекчәгә бинаны басып алырга мөмкинлек бирә.

1945 елның 20 февралендә Сергеев беренчеләрдән булып шәһәргә бәреп керә һәм дошманның ут нокталарын баса.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 31 маендагы Указы белән командованиеның  [рус.] заданиеләрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм немец-фашист илбасарлары белән сугышта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия сержанты Сергеев Дмитрий Степановичка, Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 6852) тапшырыла һәм «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[4].

Д. С. Сергеевның бүләкләү кәгазеннән:

« Сталинград шәһәреннән Днестр елгасына кадәр орудие наводчигы булып эшләүче иптәш Сергеевның хәрби исәбендә 3 бәреп төшерелгән танк, 3 «фердинанд» тибындагы үзйөрешле орудие, 5 бронетранспортёр  [рус.], 11 автомашина, 2 артиллерия батареясы, 3 миномёт батареясы, 14 пулемет, ул 300 якын гитлерчыны юк итә. Днестр елгасыннан Познань шәһәренә кадәр орудие командиры булып хезхмәт итә, пехотаның хәрби сафларында турыдан-туры төбәп, ата, 3 бронетранспортер, 2 артиллерия батареясы, 1 зенит батареясы, 13 пулемет һәм дошманның 100 гә якын солдатын һәм офицерын юк итте, 4 танкны бәрдерә[5]. »

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Хәтер

  • 2022 елның 22 августында Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 481 нче Карары белән Советлар Союзы Герое Дмитрий Степанович Сергеев исеме Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шәһәр округының 4 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[6].
  • Познань шәһәрендә (Польша) «Цитадель» крепосте стенасында Д. С. Сергеевның батырлыгы хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган.
  • 2025 елның июнендә Благовещен районының Бедеева Поляна авылында Дмитрий Сергеев хөрмәтенә мемориаль такта ачыла, ул җирле мәктәп бинасының стенасына беркетелгән[7].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 И. Г. Каримова. Сергеев Дмитрий Степанович (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (6 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
  2. 1 2 3 Н. В. Уфаркин. Сергеев Дмитрий Степанович (рус.). Международный патриотический интернет-портал «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026. [рус.]
  3. Участники войны. Сергеев Дмитрий Степанович (рус.). Сайт pomnim.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026. [рус.]
  4. Сергеев Дмитрий Степанович. МБУК Централизованная система массовых библиотек городского округа город Уфа. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
  5. Сергеев Дмитрий Степанович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
  6. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 23 августа 2022 года № 481 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан и об установке мемориальных досок на фасадах зданий общеобразовательных организаций Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (23 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026. [рус.]
  7. В Благовещенском открыли мемориальную доску Героя Советского Союза Дмитрия Сергеева (рус.). Муниципальный район Благовещенский район Республики Башкортостан. Официальный сайт (11 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026. [рус.]

Әдәбият

  • Сергеев Дмитрий Степанович // Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.;
  • Несокрушимые. — Уфа, 1985. — С. 174—204.;
  • Славные сыны Башкирии. — Уфа, 1979. — С. 31—34..

Сылтамалар