Евгений Бусыгин

Евгений Прокопий улы Бусыгин (Бусыгин, Евгений Прокопьевич; 22 декабрь 1913(1913-12-22) яки 1914[1], Казан, Россия империясе — 15 февраль 2008, 2008) — совет һәм Россия этнографы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, музыкант. Фәнни кызыксыну өлкәләре — Урта Иделнең рус традицион мәдәнияте, Урта Иделдәге этник процесслар, төбәкне өйрәнү, этнография һәм география тарихы. Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе (1984), Рус география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (1972) һәм Россия Федерациясенең (1997) атказанган фән эшлеклесе. Казан дәүләт университетының атказанган профессоры.

Тәрҗемәи хәле

Евгений Бусыгин 1913 елның 22 декабрендә Казан шәһәрендә туа.

Әти-әнисе халык көйләрен тыңларга һәм җырларга яраталар (әтисе, Прокопий Илларион улы Бусыгин (1880—1967), балалайкада һәм гармунда уйный), шуңа күрә Евгений кечкенәдән җырлар, көйләр тыңлап үсә.

Казанның 4 нче җидееллык мәктәбендә укый[2]. 1920 елларда ул балалар халык уен кораллары оркестрында уйный, 1929 елда скрипка сыйныфы буенча Рудольф Август улы Гуммерт исемендәге музыка мәктәбен тәмамлый. 1929—1932 елларда Көнчыгыш музыка техникумында (хәзерге Казан музыка көллияте) укый. Музыка училищесын тәмамлагач, 1932—1935 елларда Казан механика-технология техникумына укырга керә, уку йортын «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.

1934 елдан профессиональ музыкант булып эшли. «Республика радиокомитетының халык уен кораллары кече оркестрында» (Виталий Игорь улы Суслин җитәкчелегендә) дүрт кыллы думбырада, «Республика радиокомитетының кече симфоник оркестрында» скрипкада һәм альтта, 1937—1939 елларда Татар дәүләт драма театры оркестрында (дирижёры Салих Сәйдәшев) һәм бер үк вакытта Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестрында (дирижёры Арий Моисей улы Пазовский) уйный. 1939 елдан Татар академия дәүләт опера һәм балет театры оркестрында уйный. Параллель рәвештә опера театры оркестрыннан камера квартетында альтчы буларак чыгыш ясый.

Бөек Ватан сугышы еллары

1940 елның ноябрендә Евгений Бусыгин Казанның Молотов районы хәрби комиссариатыннан армиягә алына, Бөек Ватан сугышына чакырыла һәм 93 нче укчы дивизиягә (Чита өлкәсе) җибәрелә. Анда ул музыка взводында хезмәт итә, быргыда уйный. 1941 елда 93 нче дивизия составында Мәскәү өчен сугышта катнаша. Музыкантлар курьер, адъютант, кайчакта санитар вазифаларын башкарып, дивизия штабына беркетеләләр. 1942 елның февралендә Евгений Бусыгин Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе сафларына алына. Малоярославец янында башы яралана һәм сырхауханәгә җибәрелә. Дәваланып чыккач, 20 нче армиянең җыр һәм бию ансамбленә беркетелә. Ансамбль артистлары фронт бригадалары өчен чыгыш ясый. Ул күп гастрольләрдә була.

« Латвия халкы Кызыл Армия сугышчыларын шатланып каршы алды дип әйтә алмыйм. Очрашулар дусларча булмады... Хуҗа хатын бик үк ачык күңел белән каршы алмады, шулай да өйгә чакырды... Өстәл янына хуҗабикәнең кызы һәм бик караңгы чырайлы олы яшьтәге бер ир кеше чыкты, ул бер сүз дә дәшми һәм ниндидер киеренкелек тудыра иде. Мин Бетховенның портретына игътибар иткәнче, әңгәмәбез бик киеренке барды. Людвиг ван Бетховен хатынның яраткан композиторы булып чыкты. Сүз җанланып китте, музыка турында сөйләшә башладык, хуҗа хатынның кызының пианинода яхшы уйнавы ачыкланды... Мин шатланып смычокта уйный башладым, кыз миңа пианинода аккомпаниаторлык итте. Аралашуыбыз җанланып китте. Могҗиза! Сүзсез генә утырган караңгы чырайлы хуҗаның да күзләре ялтырап китте һәм ул хәтта елмайды да шикелле. Музыка үзенең бөек эшен эшләде, —
дип искә ала Евгений Бусыгин үз китабында[2]
»
Сугыштан соңгы эшчәнлеге

1945 елның 22 октябрендә демобилизацияләнә. 1945 елның 1 ноябреннән геология-география факультетына профессор Николай Иосиф улы Воробьев ассистенты итеп эшкә алына, бер үк вакытта опера театры оркестрында эшли башлый. Укыту һәм фәнни эшне профессиональ музыка белән бергә алып бару мөмкин булмау сәбәпле, 1947 елда оркестрдан китә.

Университетта Евгений Прокопий улы этнография музеен торгыза, әмма музей бинасында 1941 елда Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) Фәннәр академиясенең Казанга эвакуацияләнгән физика лабораториясе урнашу сәбәпле юкка чыгарыла. Университет биналары буенча таралган экспонатларны эзләргә, инвентарь исемлеген яңадан төзергә һәм экспозиция булдырырга туры килә. Әлеге эшләр 9 айга якын вакытны ала. 1946 елның 1 сентябрендә музей ачыла, анда гомуми этнография курслары эшли. Университетта лекцияләренең саны күп булуга бәйле, 1953 елда Евгений Бусыгин музейдан эштән китә.

1946 елда галим Татарстанның Кама аръягы районнарында беренче этнографик экспедицияләрдә катнаша. Икенче экспедициясе — 1947 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының рус халкына багышлана. Экспедицияләр 1952 елга кадәр ел саен уздырыла.

1956 елдан экспедицияләрнең үткәрү методикасы үзгәртелеп, яңадан торгызыла: өч экспедицион маршрут эшләнә, бу Урта Идел тарихи-этнографик районының чикләрен билгеләргә мөмкинлек бирә.

1960—1961 елларда Евгений Бусыгин этнографлар кадрларын әзерләү өчен Вьетнамга командировкага җибәрелә. Ул Ханой университетында гомуми этнография буенча лекцияләр укый, шулай ук тау кабиләләренә дүрт ай барган экспедициядә катнаша. Аның этнография буенча дәреслеге Вьетнам телендә басылып чыга.

Фәнни-укыту эшчәнлеге

1952 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Этнография институтында «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы рус авыл халкының матди мәдәнияте» темасына кандидатлык диссертациясе, 1963 елда Мәскәүдә «Урта Идел буеның рус халкы (матди мәдәниятне тарихи-этнографик тикшерү)» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1968 елда Евгений Бусыгин Токиода VIII Халыкара антропология һәм этнография фәннәре конгрессында, 1973 елда Чикагода IX Конгресста катнаша.

1946—1988 елларда Казан дәүләт университетының география факультетында эшли: 1953 елдан — доцент, 1966 елдан — профессор. 1988 елда тарих факультетында этнография кафедрасын оештыра, аның беренче мөдире.

2 фән докторы һәм 22 фән кандидаты җитәкчесе.

Хезмәтләре

Галим 300 дән артык басма хезмәт, шул исәптән 10 монография, 4 дәреслек авторы.

1960 — «Этнография нигезләре» (Вьетнам телендә дәреслек).

1966 — «Урта Идел буе рус халкы. Матди мәдәниятне тарихи-этнографик тикшерү».

1973 — «Урта Идел буе рус авыл халкының иҗтимагый һәм гаилә көнкүреше» (авторлыкта).

1984 — «Идел буе халыкларының этнографиясе» (уку әсбабы, авторлыкта).

1986 — «Гаилә һәм иҗтимагый тормышта авыл хатын-кызы» (авторлыкта).

1986 — «Казан Идел буенда авыл йортын декоратив бизәү» (авторлыкта).

1991 — «Казан Идел буенда этнодемографик процесслар» (авторлыкта).

1998 — «География тарихы» (әсбап).

2001 — «Гомуми этнология» (әсбап).

2002 — «Казан университетында этнография тарихы» (авторлыкта).

Бүләкләре

1942 — Кызыл Йолдыз ордены[3].

1972 — Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

1984 — Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе.

1985 — II дәрәҗә Ватан сугышы ордены[3].

Авторы һәм мөхәррире булган «Статистик этнография очерклары» җыентыгы өчен беренче дәрәҗә Казан дәүләт университеты премиясенә лаек була. 1974 елда галим Университет премиясе лауреаты.

1997 — Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе.

Вьетнамның «Дуслык» ордены[4].

Рус география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Казан дәүләт университетының атказанган профессоры.

Юбилей медальләре.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Busygin, Jevgenij Prokop‘jevič // Чешская национальная авторитетная база данных
  2. 1 2 Елена Гущина, Виктор Туманин. «Научный полк»: ветеран, этнограф и музыкант. Дзен.
  3. 1 2 Бусыгин Евгений Прокофьевич. Память народа.
  4. Нина Рыкова. Бусыгин Евгений Прокопьевич. К 100-летию образования Татарской АССР.

Әдәбият

  • В. И. Яковлев. Евгений Прокопьевич Бусыгин. Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2003. (На с. 30 — 35 подробная библиография Е. П. Бусыгина).

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә