Засечное

ЗасечноеПенза өлкәсе, Пенза районындагы авыл. 17 гасырда нигезләнгән. 5,5 мең кеше, 1300 татар яши.

1978 елда Пенза сусаклагычын төзү сәбәпле түбән урнашкан авылларны Засечноега күчерә башлаганнар. Шул исәптән Оз авылының 200 гаиләсе яңа урынга күчә. Засечное үзе Сырының югарырак урынында урнашкан, Пензадан 4 км гына, аэропорт янында. Татарлар намаз укыр өчен фатирларга җыелалар. 1981 елны зиратлык урын бирелә. 1993-94 елларда халык төзелеше ысулы белән авылда мәчет төзелә.[2]

Татарлар бик динле. 2008 елны район мәгариф бүлеге «православие мәдәнияте нигезләре» предметы астында рус динен кертә башлагач, ата-аналар бу карарны прокуратура аша гамәлдән чыгарттылар. [3]

Искәрмәләр