Заһир Вәлитов

Заһир Вәлитов, Заһир Суфиян улы Вәлитов (баш. Заһир Суфиян улы Вәлитов, 1940 елның 1 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Йомагуҗа районы, Вәлит2019 елның 17 феврале, РФ, БР, Уфа) — драма артисты, Гафури театрының (Уфа) әйдәүче артисты, РФ (2000) һәм БАССР (1984) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1981). ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1966 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 1 ноябренда БАССР Йомагуҗа (хәзерге БР Күгәрчен) районы Вәлит авылында туган. Уфа сәнгать укуханәсен (Г. Гыйләҗев сыйныфы, 1964), Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Гыйләҗев курсы, 1987) тәмамлаган.

2019 елның 17 февраленда Уфа шәһәрендә вафат[1].

Хезмәт юлы

1964 елдан Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театры (Сибай) артисты.

1970 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры (Уфа) артисты.

Иҗаты

Күпкырлы талантка ия актёр. Сәхнәдә уйнаган каһарманнарына драматизм, тирән кичерешләр хас. Классик драматургияне уйнаганда чорны һәм авторларның стилен тирән аңлап, чагу образлар тудыра.

Уйнаган рольләре

Сибай театры
Гафури театры
  • Тимергали «Янбикә» Р. Сафин.
  • Шагыйрь «Язмышлардан узмыш бар!..» М.КәримР. Исрафилов.
  • Дәрвиш «Ай тотылган төндә» М.Кәрим.
  • Чебутыкин «Апалы-сеңелле өчәү» (Три сестры) А.П. Чехов.
  • Доменико Сориано «Елый белмәгән хатын» (Филумена Мартурано) Э. Де Филиппо.
  • Нароков «Ак канатлы хыялым» (Таланты и поклонники) А.Н. Островский.
  • Сәгъдиев «Ун өченче рәис» — «Соңгы узаман» А. Абдуллин.

Хәзерге репертуар

Куйган спектакльләре

  • 1995 — «Сөйгәнем» Р. Байбулатов.
  • 2000 — «Акъял батыр» халык әкияте.

Фильмографиясе

  • 2001 — «Ай кызы» (Дочь луны), «Башкортстан» ДТРК — Карт.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. Башҡортостандың халыҡ артисы Заһир Вәлитов донъянан китте 2019 елның 21 февраль көнендә архивланган.. Гафури театры сайты, 17.02.2019 [башк.]