Зәйтүнә Яруллина
Зәйтүнә Яруллина - нәфис сүз остасы
Тәрҗемәи хәле
Яруллина Зәйтүнә Әсәдулла кызы 1946 елның 9 гыйнварында ТАССРның Әлки районы Үрбәгәр авылында дөньяга килгән.
1969 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Аннары иҗади эшчәнлеген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров концерт бригадасында нәфис сүз остасы буларак башлый. Шул ук елны филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов аны бертөркем филармония артистлары белән Мәскәүгә Эстрада сәнгате Бөтенроссия иҗат остаханәсенә белем эстәргә җибәрә. Ул анда өч ел дәвамында Р. Сибгатуллина, В. Шәрәфетдинов, М. Вәлиева, Э. Закирова, Р. Ибраһимова, З. Нурмөхәммәтов, К. Хәйретдинова, Т. Романова һ.б.талантлы артистлар белән бергә укый.
Зәйтүнә Әсәдулла кызы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә утыз елга якын эшли. Бу дәвердә Р. Сибгатуллина, Р. Ибраһимова, И. Биктаһиров, Ф. Сәлахов, И. Бәдретдинова, З.Басыйрова, Г. Рәхимкулов, Ә. Авзалова, Ф. Сөләйманова, Т. Якупов, һ.б. сәхнә осталарының концертларын алып бара. Илебезнең барлык төбәкләрендә дә гастрольләрдә була. Аның репертуарында М. Җәлил, Х. Такташ, Ф. Кәрим һ.б. күренекле татар әдипләренең үлемсез әсәрләре, Л. Шакирҗанова, Г. Мөхәммәтшин һ.б. шагыйрьләрнең лирик шигырьләре урын алган.
Бүләкләре
Татарстанның атказанган артисты
Чыганак
https://tatfil.ru/tt/about/names/yarullina-z-yt-n-s-dulla-kyzy/ 2021 елның 11 май көнендә архивланган.