Иван Алиев

Иван Михайлович Алиев (Иван Әлиев; 19 октябрь 1892, Буйнакск, Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d]11 февраль 1964, Волгоград) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1943).

Тормыш юлы

1892 елның 19 октябрендә Тимер-Хан-Шура (хәзерге Дагыстан, Буйнакск) шәһәрендә туган[1][2].

Хәрби хезмәт

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары

1913 елда Рус император армиясе сафларына чакырыла. 1916 елда Петроградтагы Павловск хәрби училищесын тәмамлый[3]. Прапорщик чинында Румыния фронтында җәяүле разведка командасы башлыгы вазифасында Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1917 елның июненнән Алиев Одессада Кызыл гвардия отряды инструкторы, 1918 елның августыннан РККА сафларында хезмәт итә.

Гражданнар сугышы вакытында Көньяк һәм Көнчыгыш фронтлардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1918 елның августыннан Украинада Шестопаловның партизан отряды адъютанты һәм башлыгы, ноябрьдән — Кызыл Армиянең Курск коммунистик ротасы өлкән разведчигы, аннары аерым Курск батальонында батальон адъютанты, гренадерлар командасы башлыгы, аерым Курск марш батальоны командиры вазифаларында хезмәт итә.

1919 елның апреленнән — 5 армиянең (Көнчыгыш фронт) запас полкында гренадерлар командасы башлыгы, техник рота командиры, аерым сапер ротасы командиры һәм полкның хәрби-фатир комиссиясе башлыгы.

1920 елның апрелендә Одесса комсостав курслары ротасы командиры вазифасына билгеләнә, августтан Кара диңгез ярын саклау штабы разведкасы мөдире ярдәмчесе һәм мөдир вазифаларын вакытлыча башкаручы булып хезмәт итә, ә октябрьдән — 41 укчылар дивизиясе (14 армия) штабы разведкасы башлыгы ярдәмчесе һәм башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы вазифасында[3].

Сугышара чор

1921 елның июлендә Алиев ВЧКның Киев округы чикләрен саклау буенча махсус бүлегенең оператив бүлеге разведка бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе вазифасына билгеләнә, сентябрьдә — 194 чик буе батальоны ротасы командиры вазифасына, 1922 елның гыйнварында — ВЧК гаскәрләренең 112 аерым батальоны, 2 һәм 5 махсус бүлекләренең аерым роталары командиры вазифасына, ә 1922 елның маенда — шунда ук ГПУ гаскәрләренең 113 нче аерым батальоны командиры вазифасына билгеләнә.

1922 елның августыннан Украина хәрби округында 67 укчылар полкы (23 укчылар дивизиясе) командиры ярдәмчесе вазифасын башкара, аннары 51 Перекоп һәм 15 укчылар дивизияләрендәге батальоннар белән җитәкчелек итә.

1924 елда Харьков комсостав югары кабатлау курсларының әзерлек бүлеген, ә 1925 елда — ЭККАның Югары хәрби-педагогик курсларын тәмамлый.

1925 елның августыннан Алиев Берләштерелгән Урта Азия милли хәрби мәктәбендә укытучы, аннары тактика буенча баш җитәкче булып эшли, ә 1927 елның октябреннән — Идел буе хәрби округының Саратов запас комсоставын яңадан әзерләү мәктәбендә ату-тактик әзерлек җитәкчесе, аннары укытучы. 1929 елда хуҗалык бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнә, ә 1930 елның июленнән кабат шул мәктәптә укытучы булып эшли.

1930 елның октябрендә Алиев 23 нче укчылар дивизиясенең (Төньяк Кавказ хәрби округы) 66 укчылар полкы командирының хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе вазифасына билгеләнә.

1933 елның ноябрендә Иван Михайлович Алиев СССР ИХШ боерыгы белән запаска чыгарыла, ләкин 1940 елның гыйнварында яңадан ЭККА сафларына алына һәм Урал ХО запастагы команда составын камилләштерү буенча Магнитогорск курсларының тактик әзерлек буенча батальон командиры ярдәмчесе вазыйфасына билгеләнә, февральдән әлеге курсларның тактика җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкара. 1941 елның февралендә шул ук округның сәяси состав курсларының уку-укыту бүлеге башлыгы вазыйфасына билгеләнә.

Бөек Ватан сугышы

1941 елның июленнән Ижевск шәһәрендә (Урал хәрби округы) формалаштырылучы 313 укчылар дивизиясенең 1068-нче укчылар полкы белән җитәкчелек итә, формалашу тәмамлангач, дивизия 1941 елның сентябрендә Карелия фронтына күчерелә һәм 7 армия составына кертелә. Петрозаводск һәм Кондопогага һөҗүм итүче дошманга каршы саклану сугышлары алып бара. Октябрь уртасында дивизия Медвежьегорск оператив төркеме составына кертелә һәм Медвежьегорсктан көньяктарак саклануны тота. Декабрь башында дошман оборонаны өзә, Пиндуши һәм Медвежьегорскны яулап ала һәм дивизиянең чигенү юлларын кисә, ләкин 8 декабрьдә ул Повенец култыгы аша камалыштан чыга. 1941 елның октябрендә 37 укчылар дивизиясенең 52-нче укчылар полкы командованиесен кабул итә, ләкин 27 октябрьдә үк яралана, шуннан соң госпитальдә дәвалана һәм савыккач, 1941 елның 25 декабрьендә 131-нче армия запас укчылар полкы командиры итеп билгеләнә, ә 1942 елның августында 314 укчылар дивизиясе командиры итеп куела. Сентябрь ахырында бу дивизия Волхов фронтының 2 удар армиясе составына кертелә һәм Синявино һөҗүм операциясендә катнаша, 1943 елның гыйнварыннан мартына кадәр шул ук армия составында Ленинград камалышын өзү максатын куйган «Искра» операциясендә катнаша. Операция барышында дивизия фронтның удар төркеменең флангын тәэмин итә. Тиздән Алиев җитәкчелегендәге 314 укчылар дивизиясе 2 удар һәм 67 армияләр составында Мга, Красносельский-Ропша, Ленинград-Новгород һөҗүм операцияләрендә, шулай ук Кингисепп шәһәрен азат итүдә катнаша. Югары Башкомандование боерыгы белән 314 укчылар дивизиясенә «Кингисепп» дигән мактаулы исем бирелә, ә Иван Михайлович Алиев Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1944 елның мартыннан — 108-нче укчылар корпусы командиры урынбасары. 1944 елның июленнән октябренә кадәр — 268-нче укчылар дивизиясе командиры.

1944 елның октябрендә генерал-майор Алиев 124 укчылар корпусы командиры итеп билгеләнә, аның җитәкчелегендә корпус Балтыйк буе һәм Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Корпусның сугышчан хәрәкәтләрен оста оештырган һәм дөрес җитәкчелек иткән, куелган сугышчан бурычларны уңышлы үтәгән, шулай ук бу вакытта батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен генерал-майор Иван Михайлович Алиев 2-нче дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң

Сугыштан соң — ДонХО җәяүле гаскәр офицерларын камилләштерү курслары башлыгы, аннары Львов урман-техник институтының хәрби кафедрасы башлыгы. 1946 елның июнендә отставкага чыга[3].

1964 елның 11 февральендә Волгоградта вафат була.

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь (под общей редакцией М.Г. Вожакина. М.: Жуковский; Кучково поле, 2006.-Т.1.-672 с.
  2. Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь (под общей редакцией М. Г. Вожакина. М.: Жуковский; Кучково поле, 2006.-Т.1. 672 с.
  3. 1 2 3 Вожакин Г. М. (ред.) (2006). Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь. 1. М.: Кучково поле. pp. 28—29. ISBN 5-901679-08-3. 
  4. Алиев Иван Михайлович (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.

Чыганаклар

  1. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. Казан утлары, 2015, № 5;
  2. Джесси Рассел. Алиев, Иван Михайлович. Издательство VSD, 2013 ISBN 978-5-5099-3180-2;
  3. Коллектив авторов. Великая Отечественная: Комкоры. Военный биографический словарь / Под общей редакцией М. Г. Вожакина. — М.; Жуковский: Кучково поле, 2006. — Т. 1. — С. 34—35. — ISBN 5-901679-08-3;
  4. Великая Отечественная. Комдивы : военный биографический словарь / [Д. А. Цапаев и др. ; под общ. ред. В. П. Горемыкина] ; М-во обороны Российской Федерации, Гл. упр. кадров, Гл. упр. по работе с личным составом, Ин-т военной истории Военной акад. Генерального штаба, Центральный архив. — М. : Кучково поле, 2014. — Т. III. Командиры стрелковых, горнострелковых дивизий, крымских, полярных, петрозаводских дивизий, дивизий ребольского направления, истребительных дивизий (Абакумов — Зюванов). — С. 56—58. — 1102 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-9950-0382-3.

Сылтамалар