Иван Князев
Иван Николаевич Князев (12 июль 1924, Уфа, Уфа кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР — 13 ноябрь 1999, Светлоград, Ставрополь крае) — совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1943 елда 13 нче армиянең 8 нче укчылар дивизиясе 310 нчы укчылар полкында бронебойщик булып хезмәт итә. Десна һәм Днепр елгаларын кичеп чыкканда күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (1943). 1946 елда кече лейтенант дәрәҗәсендә армиядән азат ителә[1].
Тормыш юлы
Сугышка кадәр
1924 елның 12 июлендә Уфада (башка чыганаклар буенча Князево авылында) эшче гаиләсендә туа. Башлангыч белем ала, армиягә чакырылганчы Уфада арматурачы-бетончы булып эшли[1][2][3].
Хәрби хезмәте
1942 елда БАССРның Кушнаренко район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл армия сафларына чакырыла. 1943 елның мартыннан фронтта. 13 нче армиянең 8 нче укчылар дивизиясе 310 нчы укчылар полкында рядовой, бронебойщик булып хезмәт итә[2].
1943 елның сентябрь — октябрь айларында Десна, Днепр һәм Припять елгаларын кичеп чыккандагы сугышларда катнаша. Десна елгасын кичеп чыкканнан соң, Князев танкка каршы мылтыгын юл читенә урнаштыра һәм дошман һөҗүмен кире какканда бер танкны сафтан чыгара. Днепрның уң ярында Чикаловичи авылы янындагы сугышларда дошманның ике бронемашинасын бәреп вата[1][2].
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 16 октябрендәге Указы белән Князевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә[1].
Сугыштан соң
Сугыштан соң, 1946 елның августында кече лейтенант И. Н. Князев инвалидлык буенча хәрби хезмәттән сафларыннан азат ителә. 1946—1949 елларда Кушнаренко районында эшли, 1949—1952 елларда Краснодарда, ә 1952 елдан 1999 елга кадәр Ставрополь краеның Светлоград шәһәрендә яши[1][4].
1999 елның 13 ноябрендә шунда вафат була[1].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Герое («Алтын Йолдыз» медале (№ 7613) һәм Ленин ордены; 1943 елның 16 октябре)[1];
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[1].
Хәтер
- Кушнаренко районының Кушнаренко авылында бер урамга Иван Князев исеме бирелгән, Җиңү паркында аңа бюст куелган, Светлоградтагы Дан аллеясында — аның барельефы урнаштырылган[4].
- Светлоградта И. Н. Князев яшәгән йортта (Пушкин урамы, 12) мемориаль такта урнаштырылган[5][6].
- И. М. Солодилов исемендәге Светлоград тарих-туган якны өйрәнү музеенда геройның портреты һәм фотосурәтләре саклана[7][8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Князев Иван Николаевич (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2026.
- ↑ 1 2 3 Низаева Ф. Подвиг героев в наших сердцах (рус.). Авангард (9 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2026.
- ↑ Герои Советского Союза Кушнаренковского района (рус.). Кушнаренковский историко-краеведческий музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2026.
- ↑ 1 2 И. Г. Каримова. Князев Иван Николаевич (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (17 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Мемориальная доска на доме, в котором жил Герой Советского Союза И. Н. Князев. Яндекс Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Стела у дома Героя Советского Союза Князева Ивана Николаевича. Яндекс Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Фотография с открытия мемориальной доски на доме, где жил Герой Советского Союза И. Н. Князев. Госкаталог Музейного фонда РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
- ↑ Портрет И. Н. Князева в военной гимнастерке. Госкаталог Музейного фонда РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2026.
Әдәбият
- Славные сыны Башкирии: очерки о Героях Советского Союза. 3-нче китап / төз. А. Ерошин, С. Саитов. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1968.
- Подвиги их — бессмертны: справочник о Героях Советского Союза и полных кавалерах ордена Славы из Республики Башкортостан / төз. Р. А. Валишин һ. б. — Уфа: Китап, 2000. — ISBN 5-295-02704-2.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Иван Князев