Илгиз Кадергулов

Илгиз Кадергулов, Илгиз Раян улы Кадергулов (баш. Илгиз Раян улы Ҡәҙерғолов, шулай ук Ҡыҙырғолов[1], 1976 елның 4 ноябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Байгуҗа) — физика галиме, физика-математика фәннәре докторы (2014), БР Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры (2017 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1976 елның 4 ноябрендә БАССР Ишембай районы Байгуҗа авылында туган. Ишембай районы Кинҗәбулат урта мәктәбен (1993), «физика» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетының физика факультетын (1998, аерым билгеле дипломга), БДУ аспирантурасын (2001) тәмамлый. Физика-математика фәннәре кандидатлыгына (2000, вакытыннан алда) һәм докторлыгына (2014) диссертацияләр яклый.

Хезмәт юлы

1998 елдан — Молекула һәм кристаллар физикасы институтында стажер инженер-тикшерүче.

2001 елдан — Башкорт дәүләт университетында: теоретик физика кафедрасы ассистенты, өлкән укытучысы, 2005 — 2006 елларда — доцент.

2006 елда БР хөкүмәте аппаратының мәгариф һәм фән бүлегенә баш белгеч итеп чакырыла.

2006 елдан — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә: 2006 — 2009 елларда — уку эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча проректор.

2009 — 2010 елларда — БР мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү идарәсе башлыгы[2].

2010 — 2011 елларда — БДУның Стәрлетамак филиалы директоры.

2011 — 2012 елларда — Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе ректоры (академия БДУга кушылганчы).

2012 елдан янәдән БДУда: 2012 — 2013 елларда — тәрбия эшләре буенча проректор, 2013 — 2015 елларда — уку эшләре буенча проректор, дәүләт идарәсе Кече академиясе директоры.

2015 — 2017 елларда — БДУның Нефтекамадагы филиалы (452681 БР, Нефтекама, Тракт урамы, 1) директоры.

2017 елның февраленнән — БР Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе (рус. БАГСУ) ректоры [3].

Гыйльми эзләнүләр өлкәсе

Теоретик физика. Антисегнетоантиферромагнетикларда магнитоэлектрик дулкыннар. 156 фәнни хезмәт һәм укыту-методик әсбап авторы.

Гаиләсе

Өйләнгән, өч баласы бар.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ «Башинформ» МА, 22.02.2017
  2. ↑ Ильгиз Раянович Кызыргулов. «Образование: путь к успеху» газетасы, 02.02.2010
  3. ↑ Әлим Фәезов. Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясендә — яңа ректор.  [башк.] «Башинформ» МА, 22.02.2017