Ирек Ризаев

Ирек Евгений улы Ризаев (Ирек Ризаев, рус. Ирек Евгеньевич Ризаев; 1 октябрь 1997, Казан) — Россия BMX-райдеры[1], халыкара[2] һәм Россия[3] ярышларында даими катнашучы, BMX-фристайл буенча ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе һәм призёры. BMX-фристайл буенча Россия җыелма командасы составына керә[4].

BMX-фристайл буенча Россия чемпионы (2016[5], 2017[6], 2019, 2020[7], 2021[8], 2022 [9]), 2024 [10]).

2017 елда Nitro Circus компаниясе оештырган BMX Nitro World Games ярышларында катнашкан беренче Россия спортчысы[11].

2021 елда Токиода (Япония) узган Олимпия уеннарында катнашучы[12].

Тормыш юлы

Ирек Ризаев 1997 елның 1 октябрендә Казанда туган. 2009 елда 12 яшендә BMXта йөри башлаган. 2010 елда беренче тапкыр Казанда BMX ярышларында катнаша, «талант өчен» призын ала. 2011 елдан Ирек Россия узышларында актив катнаша башлый, аерым алганда, ул Красноярскта BMX буенча беренче рәсми чемпионатта чыгыш ясый[13]. 2014 елдан башлап Simple Session, The Bowl һәм башка халыкара ярышларда катнаша.

Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) икътисад факультетын тәмамлый.

2017 елда Nitro World Games сайлау заездында икенче урын яулый[11].

2018 елда UCI BMX Freestyle Park and Flatland World Cup халыкара ярышларында катнаша һәм иң яхшы нәтиҗә күрсәткән биш спортчының берсе була. 2019 елда шул ук ярышта икенче урын ала.

2019 елда беренче тапкыр узган World Urban Games ярышларында BMX-фристайл категориясендә дүртенче урын ала. Турнир Будапештта (Венгрия) уза[14]. Almetyevsk contest халыкара BMX-велоспорт ярышларында җиңү яулый. Әлеге ярышлар Халыкара велосипедчылар берлегенең (UCI) рәсми календарена кертелгән һәм 2020 ел Олимпия уеннарына сайлап алу өчен рейтинглы булып тора[15].

2021 елда ул Токиода узган Олимпия уеннарында катнаша, анда BMX-фристайл беренче тапкыр төп программага кертелә. Ир-атлар арасында квалификацион заезда бишенче урынны яулый, ә төп заезда алтынчы урынны ала[12].

2024 елда ул Chain Crew командасы составында Казанда узган «Игры будущего» халыкара турнирының фиджитал-BMX дисциплинасында җиңү яулый. Шул ук елны Монпелье шәһәрендә (Франция) узган экстремаль спорт буенча иң зур халыкара ярышларның берсе — FISE турнирында өченче урын ала.

Экстрим парклар проектлау белән шөгылләнә. 2018 елда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка BMX-райдерлар һәм скейтбордчылар өчен экстрим-паркын төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә[16]. «Урам» паркы проектын булдыруда катнаша, һәм әлеге парк Россиядә BMX буенча олимпия җыелма командасы өчен беренче күнегү мәйданчыгына әйләнә[17]. 2025 елда Казан су алу (рус. Казанский водозабор) территориясендә экстрим-парк булдыруда, фигураларны проектлауда актив катнаша, паркның ачылу тантанасында чыгыш ясый[18].

Ирек Ризаев —  BMX белән шөгыльләнүчеләргә кирәкле җиһазларны сатучы RIZE bike shop интернет-кибете`һәм YAOK кием брендының хуҗасы[16].

Гаилә

Хатыны — Дарья Анишкина, спорт мастеры һәм карате буенча кара билбау иясе[19]. Ул Европа һәм дөнья беренчелекләрендә призёр була, ләкин умыртка баганасы җәрәхәте аркасында карьерасын тәмамлый һәм BMX спортына күчә. Ирек Ризаев һәм Дарья Анишкина 2017 елда танышалар, ә 2022 елда туйларын Казанның «Урам» паркында үткәрәләр[20].

Әнисе — Земфира Ризаева[16].

Шәхси рекордлар

Дөньяда беренче булып түбәндәге трюкларны ясый:

  • 360 WHIP TO BAR TO OPO WHIP

360 тейл вип на барспин на опозит тэйл вип — трюкларның катлаулы комбинациясе — 360 градуска борылыш вакытында райдер рамны үз күчәре тирәли әйләндерә, аны тота, үз күчәре тирәсендә рульне бора, шуннан соң рамны кире якка бора. Трюк 2016 елда ясалган.

Бишле тэйлвип — һавада велосипедның үз күчәре тирәсендә биш әйләнеше. Иреккә кадәр 4 тейлвиптагы рекорд 10 елга якын сакланган. Трюк 2017 елда ясалган.

Искәрмәләр

  1. «Больше всего мотивирует любовь к катанию». RedBull (12 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  2. Велоспорт-BMX в России демонстрирует впечатляющие темпы роста - чемпион России по BMX-фристайлу Ризаев. Интерфакс (22 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  3. Ирек Ризаев — Чемпион России по BMX Фристайлу 2016 г. в дисциплине парк. Федерация велосипедного спорта России (29 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  4. Велоспорт на оценку: ВМХ-фристайл дебютирует на Олимпиаде-2020 в Токио. Информационное агентство спортивных новостей Р-Спорт (24 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  5. Спортсмен из Казани Ирек Ризаев стал чемпионом России по BMX-фристайлу. Реальное время (29 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  6. Ризаев и Посадских победили в Сочи на чемпионате России по ВМХ-фристайлу. МИА «Россия сегодня» (24 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  7. Чемпионы России в BMX-фристайле — Ирек Ризаев и Екатерина Круглова. Федерация велосипедного спорта России (24 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  8. Ирек Ризаев чемпион России по BMX-фристайлу в Казани. Федерация велосипедного спорта России (6 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  9. Казанец Ирек Ризаев в 6-й раз стал чемпионом России по ВМХ-фристайлу. Бизнес Online (7 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  10. Ирек Ризаев – чемпион России по BMX-фристайлу в дисциплине «рампа». Центр спортивной подготовки сборных команд России (14 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  11. 1 2 Результаты квалификации Nitro World Games. bmx.ru (18 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  12. 1 2 Казанлы Ирек Ризаев Олимпиадада BMX-фристайлда бишенче нәтиҗәне күрсәттe. ИА «Татар-Информ» (31 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  13. Я буду долго гнать велосипед: в Красноярске прошел чемпионат России по велоспорту. Сибирское агентство новостей (31 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  14. Казанский BMX-фристайлер Ирек Ризаев занял четвертое место на World Urban Games. Реальное время (18 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  15. Татарстанец Ирек Ризаев одержал победу на Международных соревнованиях по велоспорту BMX. ИА «Татар-информ» (11 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  16. 1 2 3 Cтанислав Шемелов. «В 10 лет отвоевал велосипед у обидчика»: истории про Ирека Ризаева – надежду российского BMX в Токио. Бизнес Online (6 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  17. Анастасия Тонконог. Самый большой в России экстрим-парк «Урам» под Миллениумом. Enter (18 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  18. Арнольд Кабанов. BMX-райдер Ирек Ризаев устроил фристайл-шоу на Волге. Коммерсантъ (14 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  19. Соревнования по экстремальным видам спорта, Ирек Ризаев в свадебном костюме: чем запомнится открытие летнего сезона в УРАМе. Министерство по делам молодежи Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  20. После свадьбы — в URAM Park. Как Ирек Ризаев прожил год после дебюта на ОИ. Матч ТВ (24 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  21. QUINT WHIP. FUNBOX - Выпуск 41. TNT-Music. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә