Казан каймасы
Казан каймасы (рус. Казанский обвод) — СССР Дәүләт Оборона Комитетының 1941 елның 13 октябрендәге Карары нигезендә Казанны немец-фашист гаскәрләре һөҗүменнән саклау максатыннан төзелгән инженерлык ныгытмалары системасы[1]. Корылма танк һөҗүме куркынычы туган юнәлешләрдә уңышлы оборона тоту мөмкинлеген бирә. Кайма, танкларга каршы тору өчен, 331 чакрым окоптан, 392 күзәтү пунктыннан, 98 яшерен ут ноктасыннан, 56 еракка ата торган зенит ноктасыннан, 419 җир-йорттан гыйбарәт[2].
Чикләре
Татарстан территориясендә саклык корылмалары Казан тирәли ярым боҗра булып урнаша (исеме дә шуннан — Казан каймасы) һәм Татарстан, Мари Иле, Чуашия республикалары, ә Казанны саклау трассасы исә Идел буендагы Покровское авылыннан Апас, Кайбыч, Чуашиядәге Урмары станциясе, Мари Илнең Звенигово авылы аша уза. Шулай ук Яшел Үзәнгә, элеккеге район үзәге Норлат җирләренә барып җитә[1][3].
Аның озынлыгы 331 чакрым тәшкил итә, шул исәптән 151 чакрымы ― танкка каршы чокырлар, 79,61 чакрымы ― эскарплар, 1,96 чакрымы — контрэскарплар[1].
392 команда һәм команда-күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 45 мм танкка каршы ату туплары өчен 44 дзот һәм 76 мм туплар өчен 12 дзот, 419 җир-йорт төзелә[1].
Төзелеш тарихы
1941 елның 13 октябрендә, Мәскәү янында килеп туган куркыныч хәлгә бәйле, СССР Оборона халык комиссариаты каршындагы Дәүләт оборона комитеты (ГКО) карары белән Оборона төзелеше баш идарәсе (ГУОБР) оештырыла. 1941 елның 16 октябрендә ГКО Идел буе төбәгендә, шул исәптән Татарстан территориясендә дә, дошманның тирән тылга керүен чикләү өчен, оборона чикләрен төзү турында Карар кабул итә. ГКО раслаган сызым буенча 350 чакрым озынлыктагы чик трассасы өч автономияле республика — Татарстан, Мари Иле һәм Чуашстан республикалары аша узарга тиеш була[3].
Идел оборона чикләре төзелешен Лаврентий Берия җитәкчелегендәге Дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссариаты контрольдә тота[2]. Төзелеш белән турыдан-туры җитәкчелек итү өчен, Оборона халык комиссариатының 1941 елның 29 октябрендәге 012 номерлы боерыгы белән 11 армия оборона төзелеше идарәсе (УОС) төзелә. Барлыгы 10 хәрби-кыр төзелеше оештырыла (ВПС), шуларның бишесе Татарстан АССР, өчесе Чуаш АССР, икесе Мари АССР территориясендә урнаша[3].
Оборона корылмасын төзү өстенлекле бурычларның берсе була. Казан оборона комитеты карары белән, 1941 елның 25 октябреннән Казан каймасын төзү өчен халыкны мобилизацияләү башлана. ВКП(б) Өлкә комитеты һәм ТАССР Халык комиссарлары Советы предприятиеләргә, оешмаларга һәм районнарга разнарядка үтәү буенча директивалар җибәрә. Беренче чиратта Казан һәм саклану чикләре узган район җирлекләре халкы җәлеп ителә. Болар ― Олы Тархан, Апас, Кайбыч, Буа, Тәтеш районнары[3].
Буа районынан — 10 мең, Кайбыч районыннан — 9300, Балтач районыннан — 3 мең, Чепья, Столбище, Биектау районнарыннан — 2 шәр мең, Югары Ослан районы 3800 кешесен, Нурлат (Яшел Үзән районы), Теләче, Азнакай районнарыннан меңләгән кеше катнаша. Эшкә барлыгы 37 район һәм шәһәрдән 282,5 мең кеше җәлеп ителә. Казан 83,5 мең эшчесен мобилизацияләргә тиеш була. Шулай ук авто- һәм атлы транспорттан 12 660 ат, 162 трактор, 71 йөк машинасы мобилизацияләнә[4].
Районнар аерым хәрби-кыр төзелешенә (ВПС) беркетеләләр. Казан барлык 5 хәрби-кыр төзелешенә дә кешеләрен җибәрә. Эшкә интеллигенция вәкилләре, хезмәткәрләр, йорт хуҗабикәләре, студентлар, мәктәпләрдән югары сыйныф укучылары мобилизацияләнә. Казанның территориясендә Казан университеты һәм берничә институт тупланган бер районы гына да 4300 студент һәм укытучыны җибәрергә йөкләмә ала. Казан шәһәренең Ленин районы 633 фабри-завод уку-өйрәтү укучысын җибәрергә тиеш була[4].
Барлык сәнәгать предприятиеләренә дә нәрәт төшерелә. «Спартак» комбинаты — 700, Ленин исемендәге завод — 400, җитен комбинаты 625 кеше җибәрергә тиеш була[2].
Казу эшләре һәм шартлары
1941 елның 3 ноябренә Казаннан һәм районнардан якынча 78 571 кеше китерелә. Казан буенча гына да тиешле халыкның яртысы да булмый. Республика районнарында да шул ук хәл күзәтелә. Эшче көчнең төп өлешен (гомуми санның 70-75 % ы) хатын-кызлар тәшкил итә[4].
Төзелештә эшләү шартлары кыен була. Әлеге эш тиз һәм ашыгыч хәл ителү сәбәпле, җитен комбинатыннан 673 эшченең ике генә көрәк белән китүе билгеле. Эш нормасы бер кешегә 1,6-1,7 кубометр грунт тәшкил итә. Эш башында механикалаштырылган техника да бик аз була, ә туңган җирне шартлату өчен шартлаткыч эш ахырында гына кулланыла башлый. Җир казуда, нигездә, мобилизацияләнүчеләр үзләре белән алып килгән эш кораллары: көрәк, кәйлә, кувалда, лом, пычкылар кулланыла. Төзелеш көзге-кышкы чорга туры килү сәбәпле, өс һәм аяк киеменең һава шартларына туры килмәве проблема тудыра. Ярымялангач, начар аяк киеме кигән кешеләр утыз градуслы суыкта эшләргә мәҗбүр була. Көннәр салкынаеп, җир каткач, эшләр тагы да авырлаша: кәйлә, лом белән чокып алган туфрак чикләвек зурлыгыннан артмый. Туң җирне учак ягып эретәләр, ә утынны колхозларның алмагач бакчаларын кисеп әзерлиләр. 1941 елгы кыш бик салкын була, уртача температура 30 градуска җитә, 40 градуслы һәм аннан да салкынрак көннәр була. Шулай да салкын дип эштән калу катгый тыела[5].
Эшчеләрне ашату мәсьәләсе дә җайга салынмый: эшләүчеләргә көнгә 600 г икмәк, бераз он, ярма бирелә. Әмма аш белән тәэмин итү зур өзеклекләр белән бара, икмәк вакытында китерелми, су җитми. Кешеләр еш авырыйлар, төрле җәрәхәтләр алалар.
Бу җәһәттән Казан Дәүләт университеты студентлары ВКП(б) үзәк комитеты секретаре А. М. Алемасовка 1941 елның 10 декабрендә хат язалар. Алар хезмәт фронтында унар сәгать эшләүләре, ачлы-туклы яшәүләре, бетләүләре, киемнәренең тузуы, кайбер иптәшләрнең үлүе турында ачынып язалар. Үзләрен өйгә кайтаруны, алмашка башкаларны җибәрүне үтенәләр[6].
Артык киеренке, каторга хезмәтенә бөтен кеше дә түзә алмый. Дезертирлык очраклары да була. Мондый гамәлләрне тыю белән дәүләт куркынычсызлыгы системасы хезмәткәрләре шөгыльләнә, дезертирларны сугыш вакыты законнар буенча хөкем итәләр[3].
1942 елның 11 февралендә Казан каймасы Дәүләт кабул итү комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Ул, Мәскәү янында алман-фашист гаскәрләре җиңелгәннән соң (1941—1942), консервацияләнә. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә[1][7].
Окоп тасвиры
Окоп-ныгытмалар дүрт рәттән тора. Дошман килү юнәлешендә аралары бик ерак булмаган окоп-ячейкалар, икенче сызык ― җәяүле гаскәргә (пехотага) каршы окоплар. Алар тоташ, тирәнлеге кеше биеклеге була. Аннан ары — танкка каршы окоплар казыла. Аларның тирәнлеге ― 1,5 метр, киңлеге 4-5 метрны тәшкил итә. Дошман килгән якны сөзәк, икенче ягын текә итеп эшлиләр. Ә тау өстендә җир-йорт рәвешендә дотлар, дзотлар төзелә, алар имән бурадан җиргә күмеп ясалалар.
Идел аръягындагы окоп эзләрен ХХ гасырның 60-70 нче елларында бульдозерлар белән эттереп тигезләтәләр.
Хәтер
2014 елның 13 октябрендә Болгар шәһәрендә Казан каймасы истәлегенә таш куела. Һәйкәл Бөек Ватан сугышы вакытында, дошманның Иделгә үтеп чыгу мөмкин булуын искә алып, Казан һәм Яшел Үзәнне ярымай формасында каймалап алган Казан каймасы ныгытылган районын төзүдә көчләрен кызганмаган тыл хезмәтчәннәренә багышлана[8][9].
2014 елның 9 маенда Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Казан каймасына һәйкәл ачыла (скульпторлары — РФ атказанган архитекторы Г. А. Бакулин, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты — Ә. М. Миңнуллина)[4].
2020 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында Казан каймасы һәйкәле ачыла. Идел төбәге районнарында оборона чикләре төзелеше шушы авыл кырларыннан башланган. Окоп казучыларның үзәк-штабы да шушы авыл мәктәбенә урнашкан була[10].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Телишев, В.Ф. Казанский обвод. www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 Кабирова А.Ш., Кривоножкина Е.Г., Бушуев А.С. Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.). — Казань: Фолиант, 2016. — С.248 с.
- ↑ 1 2 3 4 5 Казанский обвод: как студенты, колхозники и рабочие в 40-градусные морозы рыли сотни километров рва. www.realnoevremya.ru (5 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2024.
- ↑ 1 2 3 4 Иванов А.А. Герои тыла Республики Татарстан. Вводный том. — Казань: Книга Памяти, 2015. — С.67-71 с.
- ↑ Кабирова А. Ш. Комиссия принимает строительные работы рубежа «Казанский обвод» с оценкой «хорошо» (Строительство Волжского оборонительного рубежа на территории ТАССР) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2016. № ½. С. 109
- ↑ Гасырлар авазы. 1995. № 1. Б. 12
- ↑ Халитова, И. В середине октябре 1941 года. www.history-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2024.
- ↑ Бөек Ватан сугышы мемориалы
- ↑ Оборонительный рубеж "Казанский обвод". www.kremnik.ru (16 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2024.
- ↑ Иске Чәчкаб авылында "Казан каймасы" һәйкәле ачылды. www.kaibicy.ru (20 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2024.
Әдәбият
- А. А. Иванов. Строительство Казанского обвода // Герои тыла Республики Татарстан. Казань: Книга Памяти, 2015. С. 67-71.
- Кабирова А. Ш., Кривоножкина Е. Г., Бушуев А. С. Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941—1945 гг.) / Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ. Казань: Фолиант, 2016. 248 с.
- Кабирова А. Ш. Комиссия принимает строительные работы рубежа «Казанский обвод» с оценкой «хорошо» (Строительство Волжского оборонительного рубежа на территории ТАССР) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2016. № ½.
