Касыйм Тәхау
Касыйм Тәхау (1925) — татар язучысы, фронтовик, журналист.
Тәрҗемәи хәл
Касыйм Нуриәхмәт улы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак (Тукмак-Чишмә) авылында алты балалы гаиләдә үскән. Иске Шөгер мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда – 1943 елның 6 гыйнварында армиягә алына. Моңарчы Кытай Республикасының бер өлкәсе дип саналган Маньчжуриягә җибәрелә. Чик буенда, хәрби бурычын үтәп, япон самурайларын тыеп тора. 1945 елның июнендә исә, комиссия узгач, минометчы Касыйм Өркет хәрби авиация механиклары мәктәбендә укырга яраклы дип табыла. 1947 елда таныклык алып, Украинаның Чугуевтагы хәрби авиация училищесында механик вазифасында хезмәт итә. Иртәдән кичкә кадәр һавага күтәрелгән истребительләрнең төзеклеген кайгырта. Эшен тиешенчә башкаргач, ялга җибәрелә. Тукмактан әйләнеп килгәч исә, юлдагы солдатның киңәшенә колак салып, Казанга хат җибәрә. Үтенеч, ул еллардагы тәртип буенча, Гали Динмөхәммәтовка тапшырыла. Югары Совет Рәисе аның күчермәсен Мәскәүгә – СССР хәрби көчләр министры Александр Василевскийга юллый. Нәтиҗәдә шигырьләрен, язмаларын татар матбугатында бастырырга хыялланучы лейтенант К.Тәхаветдинов 1949 елның августында Казанга – хәрби авиатехниклар училищесына күчерелә.
Журналист булу хыялына ирешү өчен, хәрби хезмәттән аерылмыйча, кичке урта мәктәп тәмамлый. Күп тапкырлар рапорт яза торгач, 1956 елда хәрби хезмәттән җибәрелә. Әмма газета редакцияләрендә эш табылмый. Танышлар ярдәме белән Калинин исемендәге заводка (Точмаш) станокчы булып урнаша. Монда сигез ай буе снаряд ясый. Озакламый Казан дәүләт университетында, кешеләр һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына өлкән препаратор урын табыла, аңа медицина җиһазларын төзәтү, камилләштерү, яңаларын ясау бурычы куела.
Яңа урыннан файдаланап, тарих-филология факультетының татар теле бүлегенә читтән торып укырга керә. Кулына диплом алгач, 1962 елның җәендә, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. 1990 елга кадәр әдәбият, сәнгать һәм уку йортлары, партия, совет, сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлекләрендә эшли, җаваплы сәркатип урынбасары була. 1990-1995 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә өлкән хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип урынбасары вазифаларын башкара. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Тәхаутдинов 2018 елның 5 ноябрендә вафат була[1].
Иҗаты
Касыйм Тәхау – 19 китап нәшер иткән каләм әһеле. Аларның җидесе – “Ай артыннан ай туа” (1977), “Табигать мизгелләре” (1982), “Каләмне штыкка тиңләп” (1990) , “Куян күмәче” (1997), “Кырмыска улы Кырмыскак маҗаралары” (2007), “Кондызлар илендә” (2010), “Өч әкият” (2015) Татарстан китап нәшриятында басыла. Калган уникесе авторның үз хисабына “Школа” басмаханәсендә дөнья күрә. Утызлап шигыренә композиторлар тарафыннан җыр языла: алар арасында Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Заһит Хәбибуллин да бар. Шушы табышлары өчен аңа Татарстан Язучылар берлегенең “Шәрәфле язучы” таныклыгы тапшырыла.
Дәүләт бүләкләре һәм казанышлары
- СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дипломы иясе (1973),
- Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты (1976),
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986),
- Президент Минтимер Шәймиев тарафыннан автомобиль белән бүләкләнә (2008);
- Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле язучы,
- Бөек Ватан сугышы ветераны,
- «Батырлык өчен» медале иясе.
==Чыганаклар==