Клара Новикова
Клара Новикова, Клара Борис кызы Новикова (кыз фамилиясе Һерцер, рус. Клара Борисовна Новикова (Һерцер), 1946 елның 12 декабре, ССРБ, Украина ССР, Киев) — совет һәм РФ эстрада артисты, юмор остасы, РФ халык артисты (1997). РФ яһүдләре конгрессының иҗтимагый шурасы әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 12 декабрендә Украина ССР башкаласы Киевта аяк киеме кибете мөдире Борис Зиновий улы Һерцер (1914-2004) гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук көлкеле рольләрне оста башкара торган була. Киевта эстрада-цирк сәнгате студиясен, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган.
1974 елда эстрадада беренче адымын ясый — эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып, лауреат исемен ала. Призны Аркадий Райкин тапшыра.
1976 елдан «Москонцерт» оешмасында эшли.
1992 елдан Михаил Жванецкий җитәкчелегендәге миниатюралар театрында (Мәскәү, Беренче Тверская-Ямская урамы, 16/23)[2]. Россия, Украина, Беларус, АКШ, Исраил, Австралия һ. б. илләрдә гастрольләре үтә.
РФ телевидениесенең «Аншлаг» тапшыруындагы Соня түтәй (рус. Тётя Соня) монологлары белән киң танылу ала. Монологның беренче авторы — Марьян Беленький (1950 елда Киевта туган).
2010 елда «Соңарган мәхәббәт» (рус. Поздняя любовь, Валерий Мухарьямов пьесасы буенча) драмасында төп рольне башкара.
Фильмография
Библиография
- «Моя история». 2001. ISBN 5-04-006691-0
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1974 — эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты.
- 1992 — «Алтын Остап» фестивале (Санкт-Петербург) премиясе (беренче лауреат, Ефим Шифрин белән бергә).
- 1992 — РФ атказанган артисты.
- 1995 — Халыкара «MORE SMEHA» фестивале (Рига) — Аркадий Райкин кубогы.
- 1997 — РФ халык артисты.
Гаилә хәле
Әдәбият
- Декабрьдә кабынган йолдызлар. Клара Новикова. «Сөембикә», 1996 ел, декабрь, 63нче бит.
Сылтамалар
- Клара Новикова. 2019 елның 6 гыйнвар көнендә архивланган. Рәсми сайт
- Клара Новикова. Юмор осталары берлеге сайты
Искәрмәләр
- ↑ Российский еврейский конгресс. Структура, archived from the original on 2017-05-15, retrieved 2018-05-04
- ↑ Офис. Театр миниатюр под рук. М. М. Жванецкого(үле сылтама)