Мостай Кәрим

Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы — 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) — башкорт, татар шагыйре, язучы, драматург. Социалистик Хезмәт Герое (1979), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Башкорт АССРның халык шагыйре (1963). Ике Ленин ордены кавалеры (1967, 1979). 1940 елдан СССР Язучылар берлеге, 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы. Бөек Ватан сугышында катнашучы.

undefined
undefined

Тәрҗемәи хәле

1919 елның 20 октябрендә Уфа губернасының Керәш авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте — татар[2], әмма соңрак милләтен «алыштыра».

1941 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә, элемтәчеләр һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта күкрәгенә мина ярчыгы эләгеп, авыр яралана.

Госпитальдә дәваланганнан соң, Воронеж фронтында башкорт телендә чыгачак газетага эшкә җибәрелә. Әмма бу басма оештырылмагач, шул ук фронтның «За честь Родины» («Ватан намусы өчен») рус газетасында хәрби хәбәрче булып эшли башлый. Алгы сызыкта булып, мәкаләләр, очерклар һәм новеллалар яза. Биредә ул «Ватан намусы өчен» газетасының татар редакциясендә эшләүче язучылар Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи һәм Риза Ишморат белән таныша, алар белән дуслыгы гомер буена сузыла.

Башкорт газетасын чыгару проекты туктатылгач, 1943 елда Баш сәяси идарә (Главпур) аны III Украина фронтының «Советский воин» («Совет сугышчысы») газетасының татар редакциясенә махсус хәбәрче итеп күчерә. Бу редакциядә (мөхәррире — капитан Мәхмүд Максуд) ике елга якын хезмәт итә[5][6].

Сугыштан соң үзен тулысынча иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеккә багышлый.

Әдәби иҗатка 1930 елларда килә. Беренче шигырьләре Чишмә районының «Сталинчы» (хәзерге «Чишмә») газетасында татар телендә басылып чыга[7].

Башкорт телендә «Отряд кузгалды» (1938) һәм «Язгы тавышлар» (1941) исемле шигырь китаплары дөнья күрә. Гомумән, ул — 100дән артык шигъри һәм проза әсәрләреннән торган китап, 10 нан артык пьеса авторы.

Вафа булуы

Мостай Кәрим 2005 елның 21 сентябрендә, ике инфаркт кичергәннән соң, Уфадагы Республика кардиология диспансерында вафат була. Уфаның Мөселман зиратына җирләнгән[8].

Иҗаты

Мостай Кәрим — 100 дән артык шигъри һәм чәчмә әсәрләр җыентыгы, 10 нан артык драма әсәре авторы.

Аның «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманнар» исемле шигырь һәм поэма җыентыклары; «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә», «Салават. Өн аралаш җиде төш», «Ташлама утны, Прометей!» пьесалары; «Безнең йортның яме», «Өчтаган», «Ярлыкау», «Озын-озак балачак», «Авыл адвокатлары» («Дружба народов» журналы, 1988, № 8) повестьлары киң танылган.

Мостай Кәрим әсәрләре Россия һәм дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителгән. 1978 елда Свердловск киностудиясе «Ай тотылган төндә» пьесасы буенча шул ук исемдәге фильм төшерә.

2019 елның 19 сентябрендә, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан, режиссёр Александр Галибин төшергән «Сестрёнка» исемле тулы метражлы Россия фильмы прокатка чыга. Фильм Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повестенә нигезләнгән.

«Озын-озак балачак» повесте 2004 елда «Башкортостан» киностудиясендә режиссёр-куючы Булат Йосыпов тарафыннан экранлаштырылган. 2023 елның маенда Кәримнең шул ук исемдәге повесте буенча режиссёр Айнур Әскаров төшергән «Ярлыкау» хәрби драмасы прокатка чыга[9].

Гаиләсе

Хатыны — Рауза.
Улы — Илгиз Кәримов (19422019), язучы, тәрҗемәче. Аның хатыны — Нәзифә Кәримова (1947), язучы, журналист. Балалары — Айгөл, Нияз.

Кызы — Әлфия Кәримова (Балабан); аның улы — эшмәкәр, миллиардер Тимербулат Кәримов (Балабан; 1974 елда туган). Тимербулатның хатыны — Инга (1982), «Роснефть» ширкәте башлыгы Игорь Сечинның кызы.

2013 елда язучының улы, кызы һәм оныгы Мостай Кәрим исемендәге Фондны оештыра. Аның төп бурычларының берсе — башкорт теле һәм әдәбиятына ярдәм итү.

Фонд мәктәпләрдә (шул исәптән авыл җирлегендә дә) башкорт телен өйрәнүгә, шулай ук югары уку йортларында башкорт теле һәм әдәбиятын, туган якны өйрәнүне, Башкортстан тарихын тикшерү буенча академик программаларга да булышлык итә[10].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • Социалистик Хезмәт Герое (19.10.1979);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (9.11.2004) — ил әдәбиятын үстерүгә керткән күренекле өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[11];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (28.04.1995) — дәүләт алдындагы хезмәтләре, хезмәттә, фәндә, мәдәнияттә, сәнгатьтә ирешкән уңышлары, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен[12];
  • ике Ленин ордены (28.10.1967; 19.10.1979);
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.03.1985);
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (17.07.1945);
  • ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (8.06.1955; 28.11.1969);
  • Халыклар дуслыгы ордены (16.12.1984);
  • Кызыл Йолдыз ордены (25.09.1944);
  • «Хөрмәт, илгесе» ордены (22.03.1949);
  • медальләр;
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982);
  • Башкорт АССРның халык шагыйре (1963);
  • Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1992);
  • Ленин премиясе (1984) — «Ташлама утны, Прометей!» трагедиясе һәм «Озын-озак балачак» повесте өчен;
  • СССР Дәүләт премиясе (1972) — «Еллар артыннан» (1971) шигырьләр җыентыгы өчен;
  • К. С. Станиславский исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1967) — Башкорт академия драма театры сәхнәсендә куелган «Ай тотылган төндә» пьесасы өчен;
  • Салават Юлаев исемендәге республика премиясе (1967) — "Сайланма әсәрләр"нең 1 нче томы өчен;
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә М. А. Шолохов исемендәге халыкара премия (1999);
  • Х. К. Андерсен исемендәге халыкара жюриның Мактаулы дипломы (1978) — «Хәбәр көтәм» китабы өчен.

Исемен мәңгеләштерү

  • Мостай Кәрим исемендәге урамнар Мәскәү[13], Уфа, Казан[14], Алматы[15], Екатеринбург[16] шәһәрләрендә, шулай ук Башкортстанның күп торак пунктларында: Бөре, Нефтекама, Яңавыл шәһәрләрендә, Жуков, Иглин, Кармаскалы, Кляшево, Красная Горка, Кушнаренко, Чесноковка, Шамонин авылларында һәм Чишмә бистәсендә бар[17].
  • Уфадагы 158 нче Башкорт гимназиясенә[18] һәм Башкортстанның Чишмә районы Кенәш авылындагы урта мәктәпкә Мостай Кәрим исеме бирелә[19]
  • Башкорт композиторы Фәнил Ибраһимов шагыйрьнең «Озын-озак балачак» повестена нигезләнеп, ике музыкаль әсәр иҗат итә: кыллы квартет өчен «Канон» һәм «Морагыйм белән Акйолдызның аерылышу күренеше».
  • Уфаның Энгельс урамында Мостай Кәрим 1999—2005 елларда яшәгән йорт диварына истәлек тактасы эленгән[20].
  • 2013 елның 10 октябрендә Уфада, Профсоюзлар йорты бинасы каршында, Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла[21]. Һәйкәлнең биеклеге — 6 метр, озынлыгы — 15 метр[22][23]. Авторы — Россия сәнгать академиясенең академигы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук.
  • 1990 елда Башкортстанның Мәчетле районы үзәге Олы Ыктамагы авылында, үзәк район китапханәсе каршында Мостай Кәримгә бюст куелган[24].
  • Башкорт дәүләт университеты филология факультетының сәләтле студентлары өчен Мостай Кәрим исемендәге еллык стипендия булдырыла[25].
  • 2017 елның көзендә «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Sukhoi Superjet 100 пассажир очкычларының берсенә Башкорт АССРның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме бирелә[26]. 2019 елның 5 маенда очкыч Шереметьево аэропортына төшеп утырганда һәлакәткә очрый һәм яна башлый[27].
  • 2017 елның 20 октябрендә Уфада, Мостай Кәрим укыган Башкорт дәүләт университетының баш корпусы фасадына истәлекле такта куела. Авторы — Россия Сәнгать академиясенең академигы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук[28].
  • 2017 елның 20 октябрендә Уфада Башкорт дәүләт университетында Мостай Кәрим исемендәге иҗат остаханәсе — башкорт теле һәм әдәбиятын өйрәнү үзәге ачыла[29][30]. «Мостай Кәрим» — 2020 елда Түбән Новгородның «Красное Сормово» заводында PV300 проекты буенча төзелгән дүрт палубалы теплоход, «Водоходъ» компаниясенең иң яңа круиз лайнеры[31][32].
  • 2019 елның 15 маенда Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан почта маркасы әйләнешкә чыгарыла[33][34]. 2019 елның 31 маенда Уфа халыкара аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелә[35].
  • 2019 елның 5 сентябрендә Россия Банкы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгара. Тәңкәнең тиражы — 3 мең данә, номиналы — 2 сум[36]. 2019 елның 19 сентябрендә Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сестрёнка» нәфис фильмы прокатка чыга[37][38]. Фильмның прокатчысы — Walt Disney ширкәте[39]. Саида Медведеваның «Мастерская» кинокомпаниясе төшергән «Мостай» документаль фильмының премьерасы 2019 елның 12 октябрендә Мәскәүдә, 19 октябрендә Уфада уза[40][41].
  • 2019 елның 18 октябрендә Уфада Мостай Кәримнең «Таганок» повесте мотивлары буенча төшерелгән «Таганок отряды» фильмы күрсәтелә[42]. 2019 елның 18 октябрендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында Мостай Кәрим исемендәге аудитория[43] һәм шагыйрьнең бюсты ачыла[44]. 2019 елның 19 октябрендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан аның исемендәге Башкортстан Республикасының Милли яшьләр театрында Иосиф Кобзонга һәм Андрей Дементьевка мемориаль такталар куела[45]. 2019 елның 20 октябрендә Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее кысаларында шагыйрьнең кече ватанында, Башкортстан Республикасының Чишмә районы Кенәш авылында, Мәдәният йорты ачыла һәм Мостай Кәрим исемендәге мәктәп ишегалдында исемле агачлар утыртыла[46][47].
  • Язучыга Уфада (2013) һәм Казанда (2020)[48] һәйкәл куела.
  • Уфаның Милли яшьләр театрына исеме бирелә.
  • 2019 елда Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Уфа халыкара аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелә[49].
  • «Мостай Кәрим» — 2019 елда Түбән Новгородның «Кызыл Сормово» заводында төзелгән биш йолдызлы круиз лайнеры. Идел елгасы буйлап сәяхәтләр өчен файдаланыла[50].
  • 2023 елда «Мотор фильм студия» кинокомпаниясе, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән, Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повесте нигезендә «Помилование» («Ярлыкау») исемле хәрби драма төшерә. Фильмның сценарий авторы — Айдар Акманов, режиссеры — Айнур Әскаров, продюсерлары — Михаил Курбатов, Тимербулат Кәримов һәм Дмитрий Фикс. Төп рольне Александр Новиков башкара[51][52].
  • 2023 елның 29 июнендә Кавказда, Кабарда-Балкариядәге исемсез тау түбәсенә исеме бирелгән. Түбәнең биеклеге — 3703 метр[53].
  • 2026 елның 26 февралендә Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла[54].

Искәрмәләр

  1. Нәфис сәнгать архивы — 2003.
  2. 1 2 Автор - Җиһат Солтанов. Мостай Кәрим башкортмы, татармы? // Кызыл таң. 07.05.2013
  3. Рузилә Мөхәммәтова, Рәмис Латыйпов. Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе. Интертат (2020 елның 10 апрель). Мөрәҗәгать итү датасы: 2022 елның 7 февраль.
  4. http://pomnipro.ru/memorypage41475/biography(үле сылтама)
  5. Мустай КАРИМ: «Мы с вами из одного аула…» Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2012. Архивировано из оригинала 19 октябрь 2013 года.
  6. Мустай Карим. Мгновения жизни. Главы из книги. //Дружба народов. 2003. № 11. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2012. Архивировано 6 июнь 2019 года.
  7. [1] 2017 елның 5 апрель көнендә архивланган.«Чишмә» гәҗите сайты
  8. Могила Мустая Карима на Мусульманском кладбище. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2019. Архивировано 13 июнь 2020 года.
  9. Военная драма "Помилование" по повести Мустая Карима выйдет в прокат 4 мая. Российская газета (30 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2023. Архивировано 13 ноябрь 2024 года.
  10. Фонд имени Мустая Карима. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2018. Архивировано 13 июнь 2020 года.
  11. Указ президента РФ от 9 ноября 2004 г. № 1424
  12. Указ президента РФ от 28 апреля 1995 г. № 420
  13. Улица Мустая Карима появилась в Москве  [рус.]. 2 октябрь 2017 тикшерелде.
  14. Улицу в Казани назовут именем Мустая Карима. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2019. Архивировано 7 октябрь 2019 года.
  15. Улица в Алматы названа именем Мустая Карима  [рус.]. 2019-28-01 тикшерелде.
  16. Официальный портал Екатеринбурга. Официальный портал Екатеринбурга. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2020. Архивировано 23 март 2020 года.
  17. Яндекс-карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2018. Архивировано 9 октябрь 2018 года.
  18. Муниципальное общеобразовательное учреждение Башкирская Гимназия № 158 имени Мустая Карима Кировского района городского округа город Уфа. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 14 сентябрь 2012 года.
  19. Средняя общеобразовательная школа имени Мустая Карима с. Кляшево района Чишминский. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2018. Архивировано 13 июнь 2020 года.
  20. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2013. Архивировано 4 март 2016 года.
  21. Ольга Муртазина. В Уфе открыли памятник Мустаю Кариму // ИА «Башинформ». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013. Архивировано 26 май 2019 года.
  22. Грандиозный бронзовый монумент Мустаю Кариму будет установлен в Уфе | Башкирское спутниковое телевидение. 4 май 2013 тикшерелде.
  23. В Уфе установят памятник поэту Мустаю Кариму. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2013. Архивировано из оригинала 17 октябрь 2013 года.
  24. Марат Гафаров. Памятника достоин // Край мой родимый — Мечетлинский. Сборник статей и очерков. — Уфа: Мир печати, 2010. — 272 с.
  25. Лучшие студенты будут получать стипендию имени народного поэта Башкирской АССР Мустая Карима, ИА «Башинформ» (2006-04-09). 5 май 2019 тикшерелде.
  26. Эльмира Сабирова. В небе над Россией будет летать самолёт имени народного поэта Башкирии Мустая Карима, ИА «Башинформ» (2017-10-01). 5 май 2019 тикшерелде.
  27. В московском аэропорту Шереметьево при аварийной посадке сгорел самолёт им. Мустая Карима, ИА «Башинформ» (2019-05-05). 5 май 2019 тикшерелде.
  28. На здании Башкирского государственного университета появилась мемориальная доска Мустаю Кариму (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2018. Архивировано 5 октябрь 2018 года.
  29. В Башкирском государственном университете открылась творческая мастерская имени Мустая Карима. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2018. Архивировано 9 октябрь 2018 года.
  30. Радость нашего дома: как в Уфе отметили день рождения Мустая Карима  [рус.]. 9 октябрь 2018 тикшерелде.
  31. ГТРК «Башкортостан». Новейшему российскому круизному лайнеру присвоят имя Мустая Карима (рус.). ГТРК «Башкортостан» (11 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019. Архивировано 3 июнь 2019 года.
  32. Круизное судно «Мустай Карим» выйдет в первый рейс в мае 2020 года (рус.). www.bashinform.ru (17 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019. Архивировано 28 май 2019 года.
  33. В Уфе и Москве состоялось торжественное гашение марки к 100-летию Мустая Карима (рус.). www.bashinform.ru (15 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
  34. В России выпустили в обращение почтовую марку в честь 100-летия Мустая Карима. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019. Архивировано 19 май 2019 года.
  35. Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июнь 2019. Архивировано 3 июнь 2019 года.
  36. Выпускаются новые памятные монеты | Банк России. www.cbr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2019. Архивировано 2 гыйнвар 2020 года.
  37. В Башкирии Александр Галибин снимает фильм «Сестрёнка» по повести Мустая Карима (рус.). www.bashinform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2018. Архивировано 9 октябрь 2018 года.
  38. Фильм по повести Мустая Карима «Радость нашего дома» выйдет в прокат к 100-летию писателя. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2018. Архивировано 1 август 2019 года.
  39. Сестрёнка - Впереди - WDSSPR. wdsspr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2019. Архивировано 1 август 2019 года.
  40. В Москве состоялась премьера документального фильма «Мустай» (рус.). www.bashinform.ru (14 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 22 октябрь 2019 года.
  41. В Уфе состоялся торжественный вечер к 100-летию Мустая Карима. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 15 ноябрь 2019 года.
  42. Фильм «Отряд Таганок» стал ещё одним подарком к 100-летию Мустая Карима (рус.). www.bashinform.ru (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 20 октябрь 2019 года.
  43. В Башкирском педагогическом университете открыли именную аудиторию Мустая Карима. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 15 ноябрь 2019 года.
  44. В Башкирском педуниверситете открыли бюст Мустаю Кариму (рус.). www.bashinform.ru (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 20 октябрь 2019 года.
  45. В Уфе открыли мемориальные доски Иосифу Кобзону и Андрею Дементьеву. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 15 ноябрь 2019 года.
  46. В Кляшево отметили 100-летие Мустая Карима. mustai.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 15 ноябрь 2019 года.
  47. Притяжение силы: на малой родине Мустая Карима появился новый очаг культуры | Mkset.ru (рус.). mkset.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 15 ноябрь 2019 года.
  48. Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. 2021 елның 22 июнь көнендә архивланган. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020
  49. «Уфа» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде. «Башинформ» МА, 31.05.2019
  50. Нижгарда Мостай Кәрим лайнерын суга төшерделәр. «Башинформ» МА, 12.09.2019
  51. Мәскәүдә Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильм премьерасы булды. Татар-информ, 24.04.2023
  52. Лейла Аралбаева. В российский прокат выйдет военная драма «Помилование» по повести Мустая Карима. Башинформ, 30.03.2024
  53. Кавказ тауҙарының бер түбәһенә Мостай Кәримдең исеме бирелде. Башинформ, 30.06.2023 [башк.]
  54. Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. shahrikazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2026.

Төркемнәр