Магадан

Магадан (рус. Магадан) — Россиядә шәһәр, Магадан өлкәсе үзәге.

Халык саны — 95 925 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 102 603 кеше.[3]

2021 елның 21 маеннан ― Хезмәт даны шәһәре.[4]

География

Магадан мәңгелек туңлык зонасында, Охота диңгезенең Тауй култыгында, Мәскәүдән 7110 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Магаданнан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Сусуман ~ 581 км Анадыр ~ 1494 км
(һава буенча)
Якутск ~ 1724 км
Мәскәү ~ 9709 км
Җилләр розасы
Петропавловск-
-Камчатский
~ 866 км
(һава буенча)
Иркутск ~ 4610 км Хабарау ~ 4102 км

Климат

  • Уртача еллык температура — —1,3 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,6 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 72%
Магадан климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 2,4 2,5 5,5 8,0 22,3 24,5 26,0 25,5 20,2 13,8 6,6 3,3 26,0
Уртача максимум, °C −14,2 −12,5 −8 −1,6 4,9 11,3 14,8 15,0 10,4 1,7 −7,4 −12,8 0,1
Уртача температура, °C −16,5 −15,4 −11,4 −4,6 1,8 7,8 11,8 12,0 7,5 −0,9 −9,8 −14,9 −2,7
Уртача минимум, °C −18,5 −17,8 −14,4 −7,5 −0,5 5,2 9,6 9,7 5,1 −3,1 −12 −17 −5,1
Абсолют минимум, °C −34,6 −33,3 −30,8 −23,5 −10,8 −3 2,0 −1 −6,3 −21,6 −26,9 −30,7 −34,6
Чыганак: Погода и климат ЕСИМО

Сәгать поясы

Магадан Владивосток вакыты (Vladivostok Time Zone, VLAT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +10:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +7 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+7 итеп күрсәтелә.

Тарих

Магадан 1929 елда ССРБ төньяк-көнбатышының табигать байлыклары үзләштерү аркасында нигезләнә.

1930—1931 елларда — Охот-Эвен милли округының үзәге.

1920-1950-елларда Магаданда ССРБ Эчке Эшләр Халык Комиссариатының Төньяк-Көнбатыш хезмәт белән төзәтү лагерьларның идарәсе урнашкан.

1954 елдан — Магадан өлкәсе үзәге.

2000—2002 елларда шәһәр составына Армань һәм Ола шәһәр тибындагы бистәләр булганнар.

Халык

1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[3]
~27 000 62 225 92 105 121 250 151 652 99 399 95 925

Милли состав (2002): руслар — 83,2%, украиннар — 8,9%, белоруслар — 1,2%, татарлар — 1,1%, Төньяк милләтләре (ительменнар, коряклар, юкагирлар, камчадаллар, эвеннар, чукчалар) — барлыгы 1,0%.[11]

Икътисад

Механика заводы, агач эшкәртү комбинаты, шиналар ремонтлау заводы, сөт заводы, икмәк заводы, балык заводы.

Транспорт

М56 «Колыма» (Якутск — Магадан) автоюлның башлангыч пункты.

Амур-Якутия тимер юл магистралеьне Магаданга кадәр озайту планнары бар[12]; 1950-1956 елларда Магадан — Палатка тар эзәкле тимер юл эшләгән.[13]

«Сокол» халыкара аэропорты.

Диңгез порты.

Югары уку йортлары

Шәхесләр

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ ОКТМО. 185/2016. Дальневосточный ФО
  2. ↑ 1 2 Федеральный закон от 05.04.2016 № 87-ФЗ (рус.) — 2016.
  3. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-12-16 
  4. ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20.05.2021 № 304 «О присвоении почетного звания Российской Федерации „Город трудовой доблести“». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2021. Архивировано 21 май 2021 года.
  5. ↑ http://www.mojgorod.ru/magadan_obl/magadan/
  6. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-09-13 
  12. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-01, retrieved 2012-12-16 
  13. ↑ http://sbchf.narod.ru/uzk49.html(үле сылтама)