Марат Бикмаев
Марат Рифкать улы Бикмаев (1986 елның 1 гыйнвары) — татар чыгышлы[2] Үзбәкстан футболчысы, Үзбәкстан милли футбол җыелмасы әгъзасы, Үзбәкстан (2002, 2003, 2004, 2016, 2017) һәм Казахстан (2013) чемпионы, Үзбәкстанның иң яхшы футболчысы (2017).
Тәрҗемәи хәле
Марат Бикмаев 1986 елның 1 гыйнварында Ташкентта туа. 2002 елда профессиональ карьерасын Ташкентның «Пахтакор» клубында башлаган. Өч сезон эчендә команда составында 39 очрашу уздыра һәм ундүрт туп кертә. «Пахтакор» белән бергә Бикмаев ил беренчелегендә өч тапкыр җиңүгә ирешз, шулай ук кубок иясе була.
2004 елда Марат Россиягә күчеп килә һәм Самарның «Крылья Советов» клубы белән контракт төзи[3]. Клуб составында Марат ил беренчелегендә нибары биш очрашу, шулай ук Кубокта ике уен үткәрә[4]. 2005/06 елгы УЕФА Кубогының икенче квалификация раундының беренче матчында катнаша.
2007 елда Казан «Рубин»ы сафларын тулыландыра. Клуб өчен бер матч та уйнамыйча, Бикмаев Казаннан китеп, Налчыкка күчә. Налчыкта җирле «Спартак» составында чыгыш ясый. Яңа командада дебют 2008 елның 15 мартында Раменскоеның «Сатурн» командасына каршы беренче тур матчында була[5]. 2010 елның җәендә Бикмаев «Сатурн» белән контрактны өзә һәм Владикавказның «Алания»сенә күчә[6]. Яңа клуб өчен 2010 елның 15 августында Пермьнең «Амкар» командасына каршы матчта дебют ясый[7].
2011/12 сезоны тәмамлангач, футболчы белән контракт озайтылмый һәм Марат, «Актобе» уенчысы булып, Казахстанга китә[8]. Ике сезон эчендә клуб составында ил чемпионатында 21 матч, шулай ук Кубокта алты очрашу уздыра. Клуб белән берлектә, 2013 елда Казахстан чемпионы була. 5 майда «Тобол» белән уенда имгәнү алган, озак торгызылган һәм ел азагында клубтан киткән[9].
2014 елның 7 гыйнварында Ташкентның «Локомотив» командасы белән ике еллык контракт төзи[10]. 2014 елның 1 октябрендә яңа клуб өчен дебют ясый[11]. «Локомотив» өчен тагын 4 сезон уйный һәм аның белән өч тапкыр рәттән Үзбәкстан чемпионы була. 2019 елның 23 гыйнварында «Пахтакор»га әйләнеп кайта[12].
Җыелма команда составында
Милли җыелма команда составында 2004 елның 31 мартында Тайвань җыелма командасына каршы 2006 елгы Дөнья чемпионатына сайлап алу матчында дебют ясый[13]. Җыелма команда өчен беренче голны Бикмаев Фәлистыйнга каршы матчта кертә[14].
Казанышлар
- Үзбәкстан Чемпионы(4): 2002, 2003, 2004, 2019
- Үзбәкстан Кубогы иясе(4): 2002, 2003, 2004, 2019
- Азия чемпионнары лигасы ярымфиналчы (2): 2003, 2004.
- Россия Кубогы финалчысы: 2010/11
- ФНЛ көмеш призеры: 2011/12.
- Казахстан Чемпионы (1): 2013.
- Үзбәкстан Чемпионы (3): 2016, 2017, 2018
- Үзбәкстан чемпионатының көмеш призеры: 2014
- Үзбәкстан Кубогы иясе (3): 2014, 2016, 2017
- Үзбәкстан Суперкубогы иясе (2015)
Шәхси
- Үзбәкстанда елның иң яхшы футболчысы (1): 2017
Искәрмәләр
- ↑ MARAT BIKMAEV // Base de Datos del Fútbol Argentino (исп.)
- ↑ Марат Бикмаев – игрок "Актобе"
- ↑ «Крылья Советов» закончили дозаявочную компанию. Официальный сайт ФК «Крылья Советов» (31 август 2004).
- ↑ Марат Бикмаев. Чемпионат России по футболу 2005. Статистика. Официальный сайт РФПЛ. Архивировано 14 июнь 2013 года.
- ↑ Чемпионат России по футболу. Протокол матча «Спартак» (Нальчик) — «Сатурн» (Раменское) 2:1. Официальный сайт РФПЛ (15 март 2008). Архивировано 14 июнь 2013 года.
- ↑ Бикмаев перешел в «Аланию». Сайт болельщиков ПФК «Спартак-Нальчик» (со ссылкой на «Спорт-Экспресс») (10 август 2010). Архивировано 14 июнь 2013 года.
- ↑ Чемпионат России по футболу. Протокол матча «Амкар» (Пермь) — «Алания» (Владикавказ) 1:0. Официальный сайт РФПЛ (15 август 2010). Архивировано 14 июнь 2013 года.
- ↑ Состав «Актобе» пополнил ещё один новичок. Официальный сайт ФК «Актобе» (20 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2012. Архивировано из оригинала 25 июнь 2012 года.
- ↑ Марат Бикмаев покинул «Актобе»
- ↑ «Локомотив» подписал контракт с Маратом Бикмаевым. Официальный сайт ФК «Локомотив» (Ташкент) (7 гыйнвар 2014). Архивировано из оригинала 7 гыйнвар 2014 года.
- ↑ Чемпионат Узбекистана по футболу. Протокол матча «Локомотив» (Ташкент) — «Машъал» (Мубарек) 3:1 (ингл.). Soccerway.com (1 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2021. Архивировано 7 июль 2022 года.
- ↑ Ташкентский «Пахтакор» пополнился двумя игроками сборной Узбекистана
- ↑ Протокол матча. Сборная Тайваня — Сборная Узбекистана 0:1 (нем.). Weltfussball.de (31 март 2004). Архивировано 19 август 2013 года.
- ↑ Протокол матча. Сборная Палестины — Сборная Узбекистана 0:3 (нем.). Weltfussball.de (8 сентябрь 2004). Архивировано 19 август 2013 года.