Марат Закиров (1969)
Тормыш юлы
Марат Хәлил улы Закиров 1969 елның 27 апрелендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Дусай авылында туган[2][1]. Түбән Тәкәнеш авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1986 елда Казанга китә һәм Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Икенче курста укыганда Совет армиясенә чакырыла[2][1]. Үзбәкстан ССРның Термез шәһәрендә снайперлар мәктәбендә ярты еллык укулар узганнан соң Әфганстанга җибәрелә[2], анда 1988—1989 елларда рядовой булып хезмәт итә[3]. Совет һәм Әфган хәрби бүләкләренә лаек була[2].
1989 елда Казанга кайта һәм педагогика институтында укуын дәвам итә[2][1].
Журналистлык эшчәнлеге
Әфганстаннан кайткач, Закиров «Шәһри Казан» газетасының әдәби хезмәткәре булып эшли башлый[1]. Алга таба «Идел» журналында, «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли[1].
2001 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире була[1]. Соңрак «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире урынбасары вазифасын били[4], Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Р. Зәйдулла каршында татар әдәбияты буенча консультант булып эшли[5].
Иҗаты
Марат Закирның беренче әдәби басмалары 1983 елда балалар вакытлы матбугатында чыга башлый[1]. «Яшь ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында басылып чыга[6].
2001 елда «Казан утлары» журналында Мәгъсүм Хуҗинның кереш сүзе белән Марат Закирның «Ширт» хикәяләр тупланмасы басылып чыга[7]. «Канлы болыт» хикәясе 2003 елда «Татар хикәясе антологиясе»нә кертелә. Язучының ике хикәясе 2007 елда «Хәзерге татар прозасы» («Современная татарская проза») антологиясенә керә[1].
2005 елда Казанда «Кояшлы төн» шигырьләр җыентыгы басылып чыга (Татарстан китап нәшрияты, китапның күләме — 80 бит, тиражы — 2 мең данә)[1].
2024 елның апрелендә Азнакай районының Югары Эстәрле авыл китапханәсендә язучының 55 яшьлегенә багышланган «Марат Закиров — хәзерге заман язучысы» чарасы үткәрелә[6].
Библиографиясе
- Марат Закир. Кояшлы төн: шигырьләр. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. — 78 с. — ISBN 5298041000.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (1995)[8];
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе (2008)[9];
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2013)[10];
- «Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка» медале[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Закир Марат. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Даутов, Рахмани, 2009
- ↑ Аюпова и др., 2018
- ↑ Журнал «Tatarica». Выпуск № 7. Сведения об авторах. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2021. Архивировано 31 август 2021 года.
- ↑ Руководство Союза писателей РТ (рус.). Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2021. Архивировано 19 май 2021 года.
- ↑ 1 2 Марат Закиров — современный писатель (рус.). Культура.РФ (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
- ↑ Казан утлары. 2001. № 11. Казан утлары (2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
- ↑ Шәйхи Маннур исемендәге премия. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
- ↑ Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
- ↑ В Казани наградили победителей журналистского конкурса «Бэллур каләм — Хрустальное перо» (рус.). Татарстан Республикасы Хөкүмәте (17 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
Әдәбият
- Закир Марат // Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек / Р. Н. Даутов, Р. Ф. Рахмани. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. — Т. 1: А — К. — С. 521. — 750 с. — ISBN 9785298017541.
- Закиров Марат Хәлил улы (Марат Закир) — Закиров Марат Халилович (Марат Закир) // Татарстан язучылары — әдәби премия лауреатлары = Писатели Татарстана — лауреаты литературных премий / төз. һәм кереш сүз авт. Д. И. Фәйзуллина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. — С. 88. — 287 с. — ISBN 9785298019927.
- «Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Хәтер китабы (1979—1989)» биографик сүзлеге («Биографический словарь «Книга Памяти ветеранов боевых действий в Афганистане (1979—1989)»») / И. Х. Аюпова, Р. М. Вәлиев, Р. Б. Гайнетдинов һ. б. мөхәррирлегендә. — Казан: Республиканың «„Хәтер китабы“ редакциясе» дәүләт бюджет учреждениесе, 2018. — Т. 1. — 606 с. — ISBN 9785900018485.
Сылтамалар
- Закир Марат // Татарстан Республикасы Язучылар берлеге
- Марат Закиров — заманча язучы // Культура.РФ
- Шәйхи Маннур исемендәге премия // Татарстан Республикасы Язучылар берлеге
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия // Татарстан Республикасы Язучылар берлеге