Марк Тёмкин
Марк Тёмкин (1895, Козелец, Чернигов губернасы, Рәсәй империясе[1]—1980, Мәскәү, ССРБ) — совет дәүләт эшлеклесе, Рәсәй ватандашлар һәм алман-совет сугышларында катнашучы.
Украина К(б)Ф Чернигов губерна комитеты җаваплы сәркатибе (1921), Украина К(б)Ф Бердичев округ комитеты җаваплы сәркатибе (1925-1927), БК(б)Ф Югары Чулман округ комитеты җаваплы сәркатибе (1927-1929), БК(б)Ф Вот өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1930-1933), БК(б)Ф ҮК каршындагы фирка контроле комиссиясе авыл хуҗалыгы төркеме башлыгы (1934-1937), ФКК Донецк өлкәсе буенча вәкаләтлесе (1937-?), ССРБ КК трофейләр идарәсе демонтаж бүлеге башлыгы (?-1947).